«Кыенлык килгәндә, Үзгәрергә кайчан да соң түгел...

Кайвакыт: «Эшлим дә эшлим, акча барыбер җитми, бер нәрсәгә өлгерә алмыйм, вакытның бер бәрәкәте дә калмады», – дип зарланучылар очрый. Андыйларга шундый киңәш бирер идем мин: бәлки, үзгәрергә кирәктер? Чөнки бер үк юлдан барып икенче торак пунктка җитеп булмаган кебек, әгәр дә беренче тапкыр эшләп, теләгән нәтиҗәгә ирешмәсәң, һаман бер үк гамәлне кылып, кирәкле нәтиҗәгә ирешеп булмый.

Әйдәгез, акча җитешмәүнең, бәрәкәт булмауның сәбәпләрен ачыклыйк. Эшлисең, эшлисең, акча җитми икән, димәк, малыңның бәрәкәте юк, дигән сүз. Моның сәбәбе кәсепнең харамлыгында булырга мөмкин яки кәсеп хәләл, әмма эшләп алган байлык дөрес юлда тотылмый. Вакыт җитми дибез, ә ул вакытыңда изгелек өчен урын бармы соң? Малың бәрәкәтле булсын өчен, зәкят бирәсеңме? Сәдакаларны, әз булса да, даими рәвештә биреп барасыңмы? Харам нәрсәләр сатып алмыйсыңмы? Гөнаһлы гамәлләргә тотмыйсыңмы акчаңны? Вакытта бәрәкәт булсын өчен, тәүлегеңдә биш вакыт намазга урын бармы? Вакытың бар нәрсәгә җитсен өчен, Раббыңның сүзләрен укырга, Коръән аятьләре турында фикерләргә вакыт бүләсеңме? Югыйсә, яхшы тормыш серләрен дә, тормышта ничек бәрәкәт табарга икәнлеген дә, нәрсә хәләл, нәрсә харам икәнен дә шул Коръәнне укып беләбез бит инде.

Намазга да басар идем, Коръән дә укый башлар идем, ләкин гөнаһ-хаталарым бик күп, оялам, шундый күп гөнаһлардан соң бер дә кичерелмәм кебек тоела, диючеләр дә очрый. Монысы инде шайтан вәсвәсе. Чөнки Раббыбыз әйтә: «Көннең ике тарафында намазларыңны укы, (ягъни таң, өйлә, икенде намазлары вә кичен — ахшам, йәстү намазларын укы!) Дөреслектә, изгелекләр, әлбәттә, явызлыкларны бетерерләр, югарыда сөйләнгән Аллаһ сүзләре, әлбәттә, вәгазьләнүчеләргә вәгазь нәсыйхәттер («Һүд» сүрәсе, 114нче аять)». Раббыбыз намаз укырга әмер итә, чөнки намаз иң зур изгелекләрнең берсе булып тора. Һәм игелекле гамәлләр кылу гөнаһлы гамәлләрнең гафу ителүенә дә сәбәп булып тора. Нинди генә явызлыклар кылган булсак та, әгәр җаныбыз тәнебездән чыкмаган икән, әле үзгәрергә соң түгел. Кылган гөнаһларыбыз өчен Аллаһтан гафу сорап иманга килсәк, намазларга басып башка төрле хәерле гамәлләр кыла башласак, кылган начарлыкларны изгелеккә алыштырмын, ди Раббыбыз, ягъни намазга басканчы кылган гөнаһларны гафу итәрмен ди: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды. Берәү тәүбә итеп изге гамәлләр кылса: ул кешенең изге гамәлләреннән Аллаһ риза булып һәм гөнаһлары гафу ителеп Аллаһка кайтыр («Фуркан» сүрәсе, 70-71нче аятьләр)».

Шуңа да үзгәрүдән курыкмыйк, чынлап торып Аллаһның сүзләренә ышаныйк, кешеләр сүзенә карамыйк, кеше һәрчак сөйләячәк, «Гомер буе эчеп, урлап, зина кылып йөрде дә хәзер намаз укып мәчеткә йөргән була, нинди чистарыну булсын инде аңа», – дип хөкем дә чыгарып куячаклар. Әмма Аллаһ Тәгалә кичерәм, гафу итәм, ди. Мескен адәм баласы Аллаһ исеменнән, Ул кичерми, дип сөйләп, күкрәк кага. Аллаһ һидәяткә күндерсен андыйларны. Кеше гөнаһларын калдырды икән, алар өчен шатланырга гына кирәк, киресенчә, андыйларга ярдәм кулы сузарга, намаз укырга, тәхәрәт алу тәртипләрен өйрәтергә, нинди догалар ятларга кирәклеген күрсәтергә кирәк. Кирәк түгел борын чөеп йөрергә. Үзебезне Аллаһ урынына куеп йөрмик, бу кешене кичерә, монысын гафу итми, дип. Бу безнең эш түгел, бары Аллаһ эше. Кешенең үзгәрергә, иманга килергә, намазга басарга теләге бар икән, аның өчен шатланып, ярдәмгә килергә омтылыйк.

Иманга килеп, намазга басып, хәләлне харамнан аерып, Коръән хөкемнәре белән яши башласак, һичшиксез, Раббыбыз малыбызга да, тормышыбызга да бәрәкәтен бирәчәк, яхшы тормышта яшәтәчәк. Ул әйтте: «Кем дә кем – ир кеше яки хатын-кыз булсын – Аллаһыга иман китергән хәлдә, игелекле гамәлләр кылса, аны Без яхшы тормыш белән яшәтәчәкбез, һәм әҗерләрен алар кыла торган гамәлләреннән яхшырак итеп кайтарачакбыз («Нәхел» сүрәсе, 97нче аять)». Әмма моның өчен яхшы якка үзгәрүдән курыкмаска кирәк. Үзебезне үзебез үзгәртмичә торып Раббыбыз безнең тормышыбызны үзгәртмәячәк. «Дөреслектә, Аллаһ бер кавемне дә (халыкны, җирлекне) үзгәртмәс, хәтта ул халык үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы» («Рагыд» сүрәсе, 11нче аять). Шуңа да яхшылыкка үзгәрүне иң беренче үзебездән башлыйк!

Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Балык Бистәсе районы

Комментарии