«Аллаһ Тәгаләгә буйсынмыйча, сәламәт булам димә»

«Аллаһ Тәгаләгә буйсынмыйча, сәламәт булам димә»

Салкын тисә дә, баш авыртуына түзә алмый, караватта аунаган чакта да әбием: «Өшкерим әле сине, бар авыруың да юкка чыгар», – дип, өстемә берничә тапкыр төкереп китә торган иде. Шул гадәти «тьфү-тьфү»нең нинди зур сихәткә ия булуына аптырый идем. Эш төкерүдә түгел, доганың көчендә булган икән, югыйсә. Хәзер торган саен моңа төшенәбез. Ислам динендә сәламәтлекне саклауның нинди юллары бар? Намаз укуның сихәте һәм башка кызыклы сорауларга җавапны «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән бергәләп эзләдек.

– Ислам һәм сәламәтлекне тамырдаш сүзләр, диләр. Бу нигә шулай?

– Әйе, алар тамырдаш сүзләр. Ислам сүзе «әсләмә» дигән фигыльдән алынган, ул буйсыну дигәнне аңлата, сәламәтлек сүзе дә шушы фигыльдән ясалган. Ислам динендә сәламәтлек сүзен тар мәгънәдә карарга кирәкми, ул тән һәм җан сәламәтлеге дә. Ислам – гомумән, бөтен сәламәтлекне саклый торган дин. Тик Аллаһы Тәгаләгә буйсынмыйча сәламәт булып булмый. Кыямәт көнендә дә кешедән соралачак беренче нигъмәт – сәламәтлеге булачак. Аннан: «Мин синең тәнеңне сәламәт итмәдеммени?» – дип соралачак. Сәламәтлек дигәндә тәндә авыруларның юклыгы гына күздә тотылмый. Исламда сәламәтлек – ул күңел тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз. Болардан башка гаилә, җәмгыять, дөнья һәм ахирәт сихәтлеге була алмый.

– Динебез сәламәтлек саклауны нидә күрә?

Ислам дине буенча сәламәтлекне саклау фарыз гамәл. Әгәр дә без белә торып үзебезгә зыян китерәбез икән, димәк, без гөнаһ эшлибез. Раббыбыз Аллаһ безне мондый кырын эшләрдән сакласын. Кызганыч ки, безнең җәмгыятьтә бүген сәламәтлек тәндәге төрле авыруларны дәвалауга гына кайтып кала. Ә ислам дине сәламәтлек саклауны дөрес туклануда, хезмәт итүдә, киенүдә, йоклауда, ял итүдә, җенси мөнәсәбәтләрдә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәүдә күрә.

– Шәригать буенча кеше табын артыннан тамагы туймаган килеш китәргә тиеш. Бу шулай ук сәламәтлек саклау чарасымы?

– Әлбәттә. Хәтта табиблар да еш кына чирнең барлыкка килүен артык күп ашаудан күрә. «Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау чирдән коткарыр», – ди алар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә – аш, икенче өлешенә – су, өченче өлешенә – һава тутырсын». Бу кагыйдәне истә тотып эш йөртсәк, авырулар саны да азрак булыр иде, тик күпләр корсакның өч өлешен дә ризык белән генә тутыра. «Пәрдә» сүрәсенең 31нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллаһ исраф кылучыларны яратмый», – дигән. Бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау – исраф. Динебездә һәрбер исраф – хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә зыян китерергә мөмкин. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», – дигән.

– Һәр авыруга дәва бар, дибез. Чыннан да шулаймы?

Әйе, һәр авыруны да һәм аңа дәваны бирүче – Аллаһы Тәгалә. Ул бу турыда хәдис-шәрифләрендә дә әйткән. Һәрбер чир ул Алладан һәм аңарга каршы дәва да аннан. Дөнья үзгәреп тора, яңа авырулар барлыкка килә. Тик торганда җир астыннан авыру чыкмый. Аллаһының рөхсәте юк икән, берни булмый. Аның рәхмәте киң. Ул һәр авыруга дәва да биргән. Ләкин адәм баласы аны таба гына алмый. Менә яңа чир – коронавирус зәхмәтенә дә дәва таба алмыйлар. Галимнәр: «Әле дару табылмады», – дип чаң суга. Димәк, бу дәваны Аллаһы Тәгалә әле бирмәгән. Бирүче дә, алучы да бары Ул гына.

– Дару хәләл һәм хәрам була аламы?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), өстә әйткәнемчә, бер хәдис-шәрифендә: «Аллаһы Тәгалә бу дөньяга авыруны да, дәваны да бирә. Һәрбер авыруга Аллаһының дәвасы бар. Дәваланыгыз, әмма хәрам юл белән дәваланмагыз», – дигән. Һәркемгә дәвалану тиешле. Мөселман кешесе өчен хәләл ысуллар ярдәмендә дәвалану гына фарыз гамәлдән санала. Хәрам юл белән дәвалану гөнаһ булыр. Аллага шөкер, хәзерге чорда дарулар бик күп һәм һәр даруның алмашы бар. Әгәр дә табиб составында хәмер, йә дуңгыз мае булган дару яза икән, сез аны кулланырга тиеш түгел. Шуңа да табибка алдан ук үзегезнең мөселман булуыгызны, нәрсәнең хәрам һәм хәләл икәнлеген әйтеп куегыз. Дуңгыз маеннан ясалган, хәмердән ясалган һәр даруның да алмашы бар, моны күз уңында тотыгыз. Хәзерге вакытта мөселман дәүләтләре бик күп, шул ук Төркия, Гарәп илләрен генә мисал итеп алыйк. Аларда хәләл даруларны күпләп җитештерәләр.

– Өшкереп дәвалану турында ни дип әйтә аласыз?

Өшкерүчегә барып дәваланучылар арта. Без дә мәчеттә өшкерәбез. Теләгән кеше килеп, җан сихәте алып китә ала. «Гаилә» мәчете булгач, безгә күбрәк балалары булмаган гаиләләр мөрәҗәгать итә. Өшкерәбез, Ходай бала бирә. Тик бу очракта өшкерүне үзен генә карарга кирәкми. Гаилә табиблар белән дә киңәшләшсен, тиешле даруларын куллансын һәм мәчеткә дә йөрсен. Комплекс булганда гына эшнең нәтиҗәсе күренер. Теләсә кемнең өшкерә алмавын да ассызыкларга кирәк. Намазлы, уразалы кеше генә өшкерә ала. Ул да Коръәни Кәримнән алынган аңлаешлы догалар, аятьләр генә укырга тиеш. Ниндидер билгесез сихерчегә барып өшкертү шулай ук гөнаһ. Пәйгамбәребез: «Күрәзәчегә, сихерчегә барып, аңардан нәрсә турында булса да сорасагыз, 40 көн буе иманыгыз чыгар һәм намазыгыз кабул булмас», – дигән. Чирдән дәваланам дип, үзегезгә үк зыян салудан саклансак иде.

– Намазның сихәте нидә?

– Намазның иң беренче сихәте – җанны дәвалауда. Без намазлык өстенә басып, Аллаһы каршына киләбез, бу дөньядагы һәрнәрсәнең дә Аллаһы Тәгаләдән икәнен аңлыйбыз һәм күңелгә тынычлык килә. Рәсүлебез (с.г.в.), сәҗдә кылганда безнең бөтен тән әгъзалары да эшли, дигән. Бу фикерне галимнәр дә дәлилли. Әгәр кеше кечкенәдән намаз укый икән, ул бил авыртуларыннан интекмәс, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Гомумән, баш мие эшчәнлеген арттыру өчен сәҗдә кылудан да нәтиҗәле физик күнегү юк. Башны аска игәч, кан шунда йөгерә, басым арта, кан тамырлары киңәя. Күтәрелгәч, кан китә, кан тамырлары тарая. Шул рәвешле хәрәкәтләнеп, кан тамырларының эчке стеналары ныгый. Бу тромблар хасил булудан саклый. Бала җиде яшьтә намаз укыса, аның башында бернинди дә авырулар булмый. Кеше организмында 360 буын бар. Аларга тоз утыра. Намаз укыганда, без бу буыннарны селкетеп, шул тозны да таратабыз.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

БЕЛЕП ТОР

Сәламәтлекнең нигезе – дөрес туклану. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда менә нәрсәләр әйткән:

– Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.

– Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.

– Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.

– Артык туйганчы ашамагыз.

– Ашаган арада суны күп эчмәгез.

– Ялгыз гына ашамагыз.

– Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.

– Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез.

Комментарии