- 23.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №42 (24 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә – бөтен галәмне юктан бар итүче, җан өрүче, яратучы, ризыкландыручы. Аның серләренә бөтен кешелек дөньясы әле дә төшенеп бетә алмый. Бу мәңгелек сер, мәңгелек юл. Шул юлда адашмас өчен, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә, инсаннарга нигъмәт итеп, Коръән Кәримне иңдерә. Ислам дине, пәйгамбәрләр белән нигъмәтли. Кешене акыл белән зиннәтли, табигатьтән гүзәл сыйфатлар белән бизи. Ихтыяр көче, сайлап алу мөмкинлеге, теләгәненә ирешә алу чарасы бирә.
Кешелек дөньясының табигый максаты бер – Аллаһының ризалыгына ирешү – Аның хозурына иман, изге гамәл белән кайту, аңа якын булу. Корбан чалу – шул олы максатыбызның бер изге гамәле. Корбан сүзе гарәп телендә, асылда, якын булу сүзеннән тәшкил булган сүз.
Кешеләр кемгә якын булырга омтыла? Әлбәттә, үзенә кадерле, якын булган кешегә. Әти-әнисенә, туганнарына, сөйгән яры, балаларына, начальнигына… Бу дөньявихаләт. Ләкин бу эшләр асыл халәтебез булган Аллаһыга якын булуны, гыйбадәтебезне оныттырмаска тиеш.
Кешелек дөньясына пәйгамбәрләр иңүе – Аллаһыдан булган олы нигъмәт. Ибраһим галәйһи вә сәллам дә олуг пәйгамбәрләрдән булып, һәрдаим Аллаһыга якын булырга омтыла. Потларын ваткан өчен кешеләр аңа җәза бирә, дөрләп янган утка салалар. Ибраһим (г.с.) утның эчендә була, ялкын аның гәүдәсен ялап-ялап ала, ләкин Аллаһы Тәгалә Ибраһим гәләйһи вә сәлламне күңеле, рухы, иманы өчен үзенә якын итә. Ялкын аңа зыян салмый, Ибраһим гәләйһи вә сәллам һәрвакытта өстен була.
Һәрбер ата-ана балалары булуны өмет итә. Балаларын сөеп, аларны үстереп, Аллаһы юлына басуларын, тәүфыйклы, шәфкатьле булып, үзләренә юаныч вә таяныч итеп үсүләрен тели. Ибраһим (г.с.) дә балалары булып, аларның Аллаһ юлында булачагын өмет итә. Ләкин ул олы яшькә җитсә дә, балалары булмый. Өметтә, догада, сабырлыкта була Ибраһим (г.с.). Дога кылып, Аллаһыдан, хәерле бала насыйп итүен сорый. Бервакыт Ибраһим (г.с.), баласы булса, Аллаһының ризалыгы өчен аны корбан итәчәкмен дип, нәзер әйтә. Шушы вакыйгадан соң озак та үтми, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, якты дөньяга Ибраһимның (г.с.) малае туа. Аңа Исмәгыйль дип исем бирәләр. Ул бик тәүфыйклы, шәфкатьле, итагатьле бала булып үсә.
Вакыт үтә, Исмәгыйль балигъ бала була, үсеп җитә. Аллаһы Тәгалә Ибраһимга (г.с.) вәгъдәсен – Исмәгыйльне корбан итеп Аллаһыга якын булырга теләвен исенә төшерә. Ата кешегә бу хәлдә калуы ансат булган дип уйламыйм. Без, беренче чиратта, кешеләр. Һәркайсыбызның уй-фикерләре, тойгы-хисләребез бар, мәхәббәтебез бар. Илаһка булган мәхәббәтебез – иманнан, Пәйгамбәргә булган мәхәббәтебез – Исламнан, хәләлебезгә булган мәхәббәтебез – сөю сәгадәттән. Балаларыбызга булган мәхәббәтебез – табигатьтән. Бу очракта ир кешегә ничек табигатен басып, иман сынавын үтәргә?!
Бу Аллаһы Тәгалә каршында сыналу. Без күп вакытта, Аллаһы Тәгалә безне сыный, дип сөйләргә яратабыз. Аллаһы Тәгаләгә безне сынау кирәк түгел, чөнки ул белүче. Тормышыбызда булган мәсьәләләрне кемгә таянып башкарырбыз, чишәрбез: Аллаһы Тәгалә кушканга буйсыныпмы яисә шайтан вәсвәсәсенә бирелепме? Ибраһим (г.с.) иманы кушканча башкарырга тәвәккәлли. Улы Исмәгыйльгә: «Әйдә, улым, бер йөреп кайтабыз», – ди. Үзе елый-елый алдан бара. Шайтан да үз эшен башкара. Исмәгыйльгә килеп: «Атаң сине чалырга алып бара», – дип әйтә. Исмәгыйль аны таш атып куа, ләкин ул икенче, өченче тапкыр да үзенең мәкерен кабатлый. Ник мәкер, мәкер түгел бит бу очракта: шайтан дөресен әйтә – хаклыкны ача, ә Исмәгыйль аны куа. Чөнки ул атасы артыннан бара, чөнки ул бала, атасы белән, намазда тора.
Атаның олы бәхете – улы белән намазда иңгә-иң торуда. Илахка гыйбадәттә, әти-әнигә итагатьтә булуда. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Ата-анага «уф» дип тә әйтмәгез», – ди. Шайтанның олы максатларының берсе – гаиләне таркату, ир белән хатын арасын бозу. Шайтан Ибраһим галәйһиссәлам хатыны Хәҗәргә дә барып иренең ниятен әйтә, Хәҗәр дә монда Аллаһыга таяна, шайтан хатынны үз артына бастыра алмый. Әлхәмдүлилләһ, билгеләнгән урынга барып җиткәч, Ибраһим (г.с.) Исмәгыйльгә хәлне аңлатып бирә. Аллаһының хәбәрен, үзенең вәгъдәсен, ниятен бәян итә.
Исмәгыйль (г.с.) исә: «Әтием, минем бер үтенечем бар, кул-аякларымны бәйләмә, мине сабырлардан табарсың», – ди. Аллаһының әмеренә буйсына. Әтисенең сүзенә ышана. «Аллаһыга кирәк икән – разый», – ди. Ләкин Аллаһы Тәгаләгә кеше каны кирәкме? Аллаһы Тәгалә җан кыюны вазифабыз иттеме?! Ул өстебезгә мондый авырлык салдымы? Юк. Үти алмады Ибраһим (г.с.) ниятен, Исмәгыйльне корбан итә алмады, чөнки Аллаһы аңа корбан итеп чалырга сарык җибәрде. Ә менә тәкъвалыгы белән, әманәтенә, әйткән сүзенә тугрылыгы белән Аңа якын булды ул. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сез чалган корбаннарыгызның ите дә, тиресе дә миңа түгел, тәкъвалыгыгыз миңа», – ди.
Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 286 аятендә:
– Мин сезгә күтәрә алмаслык авырлык бирмәдем, – ди. Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясына бу галәмдә матур-тату яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырган. Күрә, файдалана белергә, гыйбадәттә булырга кирәк. Кемнең үз баласын чаласы килә? Алла сакласын мондый шайтан вәсвәсәсеннән. Ибраһимның (г.с.) кулы Исмәгыйльне корбан итәргә дип күтәрелде, ләкин аның каны куй каны булып җиргә тамды. Аллаһы Тәгалә кеше канын коюны безгә хәрәм кылды. Пәйгамбәребез әйтте: «Инсан иң әүвәл Аллаһ каршына кайткач, койган каны өчен җавап тотачак», – диде. Хәтта чалган сарыгың каршында да: «Мин сине бисмилләһи Аллаһы әкбәр дип чалдым», – дип җавап бирә алмасаң, аның каны өстеңдә булыр. Кеше каны кою олы гөнаһлардан. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мәхшәр мәйданында үтерүчедән сорау булмас, чөнки аның урыны яман булыр». Үтерелгән кешедән Аллаһы Тәгалә: «Ни хак белән үтерделәр сине?» – дип сорар, ди. Чөнки ул хак Аллаһыда гына бар. Ул гына Терелтүче һәм Үтерүче. Ә Аллаһы сыйфатларына кул күтәргән кеше җәһәннәмдә булачак. Аллаһы Тәгалә Адәм гәләйһиссәлам заманыннан бирле Әбил белән Хабил мисалында кан кою, үтерүнең яманлыгын кисәтә. Ник гыйбрәт алмыйбыз, Тәүрәттә дә: «Бер кеше үтерү кешелекне үтерү белән бәрәбар», диелә, Инҗилдә дә: «Үтермә», дип әмер ителә бит. Коръәндә: «Бер кешене үтерү бөтен кешелек дөньясын үтерүгә тиң, бер кешене коткару бөтен кешелекне коткаруга тиң», диелгән. Бу китаплар бер нигездән, Аллаһының каләменнән, безне татулыкка өнди. Ә ник без дини таркаулыкта, милләтара дошманлыкта? Кеше үтереп, без бит шайтанга корбан чалабыз, аңа якын булабыз. Хәләл кәсеп, маңгай тирләребез белән тапкан акчаларыбызның күбесен мылтык, бомба, кеше үтерү өчен коралга ник тотабыз? Әгәр малаебыз булса, башта бисмилланы өйрәтү түгел, аның кулына мылтык тоттырып атарга өйрәтәбез. Бала әбисенә яисә бабасына, әнисенә төбәп «пух» дип уенчык мылтыктан ата. Әби-бабасы егылып китеп үлгән булып кылана. Әй шатлана инде карап торганнар, зур үскән, әбисен атып үтерде, дип көлешәләр. Бу хәлне күреп көләргә түгел, еларга кирәк. Сугыш бит ул балалар уены, ләкин балалар үсеп җитә, ир-егет була һәм аларның шул уеннарын дәвам итәсе килә. Аллаһы Тәгалә кешенең кан коясын «Бәкара» сүрәсе, 28нче аятьтә искәртте, һәм моннан арыну юлларын Ислам динендә күрсәтте. Ислам сүзе үк «тынычлык» дигән сүз. Без, мөселманнар, кан коеп кешеләрнең җирен, малын тартып алу өчен мөселман булмадык, ә кешеләрнең йөрәкләрен яулап алыр өчен Ислам байрагын күтәрдек. Мөселманның куенында бомба юк, аның йөрәгендә иман, сәлам, бөтен дөньяга карата мәхәббәт бар. Шул мәхәббәте белән ул бөтен дөньяга Аллаһ сүзен чәчеп, дөньяны гөлбакча итәргә теләүче зат. Без, мөселманнар, әлһәмдүлилләһ, беренче, икенче бөтендөнья сугышларын башламадык, Япониягә атом бомбасы ташламадык, водород, химик, нейтрон бомбалар уйлап тапмадык. Җирдәге, диңгездәге, космостагы коралларыбыз белән мактанмыйбыз. Безнең «бомбабыз», коралыбыз – Аллаһының сүзе, пәйгамбәребез сөннәте, максатыбыз – тынычлык, кардәшлек, Аллаһының ризалыгы.
Ибраһим галәйһи вә сәләм гыйбадәте безнеңтормышыбызда үрнәк булса иде. Бөтен кешелек дөньясы Әдәм галәйһи вә сәллам балалары, бертуганнар кебек. Аллаһы Тәгалә кануннарына таянып, татулыкта, тынычлыкта, тигезлектә яшәсәләр иде. Кеше каны коелмасын иде җир йөзенә.
Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛА.
Корбан гаете вәгазе ,

Комментарии