150 миллионлык сынау

150 миллионлык сынау

СССР таралган еллар. Минем 1989нчы елда Бохара мәдрәсәсен тәмамлап, үзебезнең Чаллы шәһәрендә мулла булып эшләп киткән вакытларым. Ул вакытларда исламга өндәүчеләр бармак белән генә санарлык иде. Русия кадәрле Русиядә бары тик 100 татар мәчете, Уфа шәһәренең Тукай урамындагы мәчетнең подвалында татар белән башкортлар өчен бердәнбер мәдрәсә бар иде. Мин дә, башка муллалар сыман, көн саен иртәдән кичкә кадәр эштә: яңа туган балаларга исем кушам, никах укыйм, җеназа үткәрәм, халыкка вәгазьләр сөйләп, аларны Коръән укырга өйрәтеп йөрим. Бу эшләр белән беррәттән, Тәүбә мәчетен салыр өчен халыктан акча җыеп, шул мәчетне салганда баш булып йөрдем. Вәгазь белән генә халыкны агартып булмаганны аңлагач, китаплар яза башладым. Иң беренче «Аллаһ бар һәм бер», аннан соң «Җәннәт һәм Җәһәннәм», Кыямәт көне», «Олы гөнаһлар», «Явызлыкларның анасы» (аракы хакында) турында китаплар язып, 100әр мең тираж белән ярты миллион китап чыгарып, халыкка тараттым. Ул вакытта гарәп иленнән килеп ярдәм итүчеләр юк иде әле. Мин ул китапларны бастырыр өчен акчаларның беразын сәүдә кылып тапсам, кайбер өлешен татар байларыннан сорадым. Миңа шул вакытта кайбер кешеләр: «Сатып, акчасын ал», – дип әйтсәләр дә, аларны тыңламадым.

Мәдрәсә ачу планым бар иде. Аны ачканда АПК генераль директоры Йолдыз Вәгыйз улы бик ярдәм итте. 1990нчы елларда мин аның янына күп мәртәбәләр кереп, аның белән киңәшләшеп чыга идем. Беренче елда «Березка» пионер лагерында укыттык. Аннан соң «КАМАЗ» заводының генераль директоры безгә мәдрәсә өчен зур бина бирде. Шулай итеп, Тәлгать Таҗетдин тарафыннан сайлап җибәрелгән 70 шәкертне 2 ел буена имамлыкка өйрәтеп, килгән җирләренә озатып җибәрдем. 1993нче елның август аенда гыйлемем җитмәгәнне аңлап, гарәп иленә укырга киттем. Мәдрәсәне мөфти Габдулла Сафа алып калды.

Мәчет салганда һәм китапларны бушлай таратканда кайберәүләр миңа «карак белән жулик» исеме тактылар. Мин бу кешеләрнең хата-гөнаһларын кичердем. Үч саклап, күңелдә йөртү нервларны какшатып чирләтә. Шуңа күрә беркемгә дә үч сакламыйм. Болар бит барысы да тәкъдиремдә язылган нәрсәләр. Димәк, шулай кирәк булган. Гөнаһ-хата кылучыларны кичерү ул пәйгамбәрләрнең сөннәте булып тора. Аллаһ Тәгалә Үз колларын ярата, әгәр берәү җир тулы гөнаһны кылган булса һәм Аллаһтан гафу үтенсә, Аллаһ Тәгалә аның гөнаһларын кичерә. Әй мөселманнар, сез дә бер-берегезнең гөнаһ хаталарын кичерегез. Без бит барыбыз да гөнаһлы һәм хаталы. Беркем дә үзенә-үзе, мин хатасыз түгел, дип әйтә алмый. Пәйгамбәребез (г.в.с.) бер хәдисендә: «Адәм баласының барысы да хаталы, шуларның иң хәерлесе – үз хаталарын танып, кичерүемне сораучылар», – диде. Мактанудан түгел, имам вазыйфаларын үтәгән чагымда, миңа бер егет килеп, кеше алдында: «Син эт, син ишәк», – дигән рәнҗетү, кимсетү сүзләрен әйтеп, куллары белән кабыргама төртте. Мин башта, ул кешене тәрбияләү нияте белән, сөйләшмичә йөрдем һәм башка мөселманнарга да аның белән сөйләшмәскә әйттем. Бераз вакытлар үткәч, мин аңа карата чыгарган карарымны боздым, ягъни мөселманнарга, аның белән сөйләшегез, дидем һәм ул үзе миннән: «Идрис хәзрәт, ялгышканмын икән, син мине гафу ит», – дип сорамаса да, аны Аллаһ ризалыгы өчен гафу иттем. Сез дә бер-берегезне гафу итешегез. Барыбыз да хаталы, барыбыз да гөнаһлы. Гөнаһсыз, хатасыз кешеләр дөньяда юк.

Менә әле тагын бер кардәшебезгә олы бәла килгән. «Хаҗ фонд» аркылы хаҗга барган һәм барырга ниятләп йөрүчеләр һәм аның аркасында бара алмыйча калганнар аны бик яхшы беләләр. Аның исеме – Таһир. Ул ислам динен яшьли тотучы егет, Мәдинә-Мөнәвәргә барып гыйлем алган кеше. Хаҗга барырга теләгәннәрне иң арзан бәядән хаҗга алып баручы. Шул рәвешле меңләгән кешеләргә хаҗ сәфәрен үтәргә ярдәм итте. Ә хәзер ул банкротка чыккан бер Аллаһ колы. Мин аның ничек банкротка калганын белмим. Бәлки, ул үзе гаепледер. Яисә аның белән килешү төзүчеләр гаепледер, прокурор да, хөкем итүче судья да түгелмен. Мин бары тик бәлагә тарган кеше белән кайгы-хәсрәтләрен уртаклашып, араларны төзәтергә тырышучы бер Аллаһ колы. Ни өчен араларны төзәтергә кирәк, дисәгез, мин сезгә аны Коръәнгә таянып әйтәм. Аллаһ Тәгалә аралары бозык булганнарга: «Араларыгызны төзәтегез», – дип әмер иткән. Ә төзәтә алмаган кешеләр өчен: «Әй мөселманнар, сез дә аларның араларын төзәтергә керешегез», – дип әмер биргән. Менә шул аятькә таянып, мин Таһир һәм аның белән хаҗга бара алмыйча калган мөселманнар арасында килеп туган бер мәкрүһ хәлне төзәтергә йөрим.

Әй, Таһир кардәш! Син яшь чагыңнан бирле Аллаһ юлында йөрисең. Ислам юлында йөрүчеләрне Аллаһ сыный. Аллаһ Тәгалә Ул рәсүлләрне дә, пәйгамбәрләрен дә, изге Салих бәндәләрне дә бик каты сынаган. Менә сине дә һәм синең белән хаҗга барырга теләгән мөселманнарны да бүген сыный. Мондый һәм моннан да катырак сынаулар дөньяда бик күп булган, булып тора һәм булачак та. Без дә, сез дә сынауларга сабыр итәргә тиешлебез. Сабыр итү ул – гыйбадәт. Аның өчен Аллаһ бик күп әҗерләр вәгъдә иткән. Аллаһ сабыр иткәннәрне ярата.

Әй Таһир кардәш, син изгелек эшлим дип, олы бәлагә төштең. Сиңа Аллаһтан сабырлык, көчле иман һәм бу бәладән котылуыңны сорап дога кылам. Син кайгырма. Аллаһ кайгырырга кушмый. Кайгырсаң – гөнаһлы булырсың, сабыр итсәң – әҗерле булырсың. Кайгыру урынына сабыр ит. Бурыч ул була да бетә. Аннан соң бу бит Аллаһ Тәгаләнең тәкъдире. Бу тәкъдир белән Аллаһ сине генә түгел, бәлкем, синең белән хаҗга бара алмаган хаҗиларны да сыный. Әгәр дә син язылган тәкъдиреңә сабыр итсәң, Раббың Аллаһ синең бурычларыңны түләп кенә калмаячак, бәлкем, ул сине бәхетле итә торган байлыкны да һәм ахирәттә җәннәтен дә бирер. Син бит изгелек эшләргә теләдең. Ләкин барып кына чыкмады. Барып чыкмаган икән, димәк, шулай язылган. Бу урында гарәпләрнең бер мәкален исеңә төшерергә телим: «Син телисең, мин телим, Аллаһ теләгән була».

Фатир белән машинаңны сатып, бурычыңның берникадәрен түләвең шәригатькә туры килә торган гамәл. Ә инде синең аркада хаҗга бара алмаган хаҗиларга килсәк… Алар да Аллаһ кармагына эләккәннәр. Аларга да сынау килгән. Аларның сынавы әле синекенә караганда күпкә җиңел. Алар 100 меңнәрен генә югалтканнар. Һәм бүген шул 100 мең белән сыналалар. Ә син 150 миллион белән сыналасың

Әй, Таһир аркасында хаҗга бара алмый калган мөселманнар. Мин сезгә дә, хаҗга бара алмаганыгызга бер генә дә кайгырмагыз, дип әйтәм. Сез генә түгел, рәсүлебез (г.в.с.) дә Мәккәнең үзенә кадәр барып җиткәч, гомрә хаҗын кыла алмыйча, Мәдинәгә кире кайтып китәргә мәҗбүр була. Мәккә мөшрикләре аны Мәккәгә кертмиләр. Әле бит аның белән 1400 кеше бара. Гомрәгә баручылар 400 чакрым ераклыкта булган Мәккәгә кадәр җәяү, кайберләре дөяләргә атланып, кояш астында тирләп-пешеп, тәүлекләр буена килә. Анда барып җиткәч, шәһәргә керә алмыйча, Мәккә капкасы төбендә ничә көннәр уттай кояш астында тирләп-пешеп көтеп торалар. Рәсүлебез һәм аның белән 1400 сәхәбә күпме җәфа чигеп, күпме мал-мөлкәт, акча туздырып, Мәдинәгә кире борылып кайтып китәргә мәҗбүр булалар.

Әй, хаҗга барырга теләп, бара алмаган мөселманнар! Сезгә минем берничә киңәшем бар.

Беренчедән. Сез Аллаһның тәкъдиренә ышанасызмы? Әлбәттә, ышанасыз. Әгәр сез моны Аллаһның тәкъдире дип белсәгез, тәкъдиргә разый булыгыз. Без бит тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Аллаһтан дип инандык.

Икенчедән. Сез хаҗга бара алмасагыз да, хаҗ әҗеренә ирештегез. Ләкин сез Аллаһның тәкъдиренә каршы булып, Таһирны тиргәп, аны сүксәгез, сез ул хаҗ әҗерегезне югалтып та куярга мөмкин икәнен оныта күрмәгез.

Өченчедән. Бара алмавыгызны Аллаһ тәкъдирегезгә язган булса, Таһир гына түгел, бәлкем Согуд Гәрабстаны белән Русия һәм дөньядагы барлык илләр үз самолетларын биреп, сезне хаҗга озатырга теләгән булсалар да, анда бара алмас идегез. Чөнки Аллаһ Тәгалә тәкъдирегездә быел хаҗга барырга язмаган. Шуның өчен сез Таһирны гаепләргә маташмагыз. Бу бит Аллаһ эше. Аллаһ эшенә тыгылмагыз.

Дүртенчедән. Сез Таһирга 100әр мең сум акчаларыгызны биреп, югалттыгыз, дип уйлыйсыз. Ә асылда ул акчаларны сезгә Аллаһ Тәгалә биргән иде һәм Ул аларны алды. Без сезнең белән малны бирүче дә, алучы да Аллаһ икәнен белеп, шуңа инанып яшибез. Әйе, Таһир акчагызны сездән алырга сәбәпче генә булды, әгәр сезнең малларыгызны Таһир җыеп алмаган булса, Аллаһ Тәгаләнең аны караклар, юлбасарлар аркылы алдырыруы да мөмкин иде, яисә өйләрегезгә күктән ут җибәреп, ул 100 меңегезне ут белән яндырыр иде. Чыккан малга көенеп утырмагыз.

Бишенчедән. Таһир бит сезгә ул акчаларны кайтармыйм дими. Ул инде фатирын һәм машинасын сатып, кайберәүләргә кайтарган. Аллаһ аңа мал-мөлкәтен күп иттереп бирсә, калганнарга да кайтарыр. Әгәр кайтара алмаса, ул гаепле булмас. Чөнки малны сезгә Аллаһ биргән шикелле, аңа да Аллаһ бирә. Сездән алган шикелле, аннан да ала.

Сез Әюб галәйһиссаләмне беләсезме? Аллаһ Тәгалә аның барлык малын алды, хайваннарын үтерде, җирләрендәге ашлыкларын яндырды, өйләрен иште, хатыннары белән балаларын тартып алды, алар барысы да үлеп беттеләр, үзен чирләтте, аның тәне череп, сасый башлагач, шәһәр халкы аңа: «Шәһәребезне сасытасың, синдә йогышлы авыру, чирең безгә йогар», – диеп, шәһәрдән куып чыгарды. Ул ризык таба алмыйча аптырап, шәһәр читендә агач куышында күпме еллар ачка киселеп яшәде. Аны Аллаһ никадәрле генә сынаса да, ул Раббысына бер начар сүз булса да каршы әйттеме? Юк, әйтмәде. Киресенчә, ул Раббысын бары тик мактады гына. Сез Раббыгыз акчагызны алганга Аны мактыйсызмы? Рәсүлебез (г.в.с) дә Мәккәдән Мәдинәгә күчкәндә туып-үскән ватанын һәм яшәгән өен мөшрикләргә калдырып китәргә мәҗбүр булды. Ул Мәдинәгә киткәч: «Йә, Раббым Аллаһ, Син минем Мәккәдәге өемне тартып алдың, Син аны миңа кире кайтар», – дип сорадымы? Инде Лут галәйһиссаләмгә карагыз. Аллаһ Тәгалә аңа 12 фәрештәне җибәрде. Ул фәрештәләр: «Әй Лут, без төнлә килеп син яшәгән шәһәрнең астын-өскә китереп, барлык халыкларны һәлак итәбез, син төнлә белән өеңнән чыгып кит», – дип әйткәч, ул нишләде? Үзенең өендә калдымы? Әллә үз куллары белән армый-талмый төзегән өен калдырып чыгып киттеме? Аллаһ Тәгалә Лут галәйһиссаләмнең өен дә ишәргә әмер итте. Фәрештәләр аныкын да иштеләр. Әй хаҗга бара алмаган мөселманнар, сезнең өйләрегезнең хәле ничек, фатирларыгыз төзекме? Әгәр Аллаһ Тәгалә сезгә биргән өйләрне кире алса, ташлап китәргә мәҗбүр итсә, нишләрсез? Әле Аллаһ сезгә ул 100 мең сум урынына хаҗ әҗерен бирде. Кемдер ул әҗерне әлсерәп йөреп алган булса, сез әлсерәмичә хаҗ әҗеренә ирештегез. Бу начармы? Сез бераз изгеләргә карап гыйбрәт алыгыз. Бервакыт дин өчен акча кирәк булгач, Әбү Бәкер Сиддыйкның өендәге барлык мал-мөлкәтен Аллаһ юлына кулланганын исегезгә төшерегез әле. Ул бит бик бай кеше иде. Аның байлыгы миллионлап иде. Әбү Бәкер бер тиенен дә калдырмыйча Аллаһ юлына бирде, бер дә саранланмады.

Алтынчыдан. Әй хаҗга бара алмыйча хаҗ әҗерен алган хаҗилар! Әгәр сез Таһирга: «Кардәш, мин синнән бернәрсә дә өмет итмим, мин бары тик Аллаһтан гына өмет итәм, мин сиңа биргән акчаларны гафу иттем, кичердем», – дип әйтеп кичерсәгез, монысы тагын да хәерле, нур өстенә нур булыр. Әнә карагыз әле Аллаһ Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд пәйгамбәргә. Ул Мәккә мөшрикләреннән күпме җәфалар күргән булса да, Таифтан таш белән кыйнап чыгарсалар да, барысын да кичерде. Берсеннән дә үч алмады. Йосыф галәйһиссаләм дә агалары тарафыннан күпме золымлык күргән булса да, үч алмады, ул да кичерде.

Җиденчедән. Сезнең барыгызга да сабырлык телим. Сабыр иткән – морадына ирешкән. Сабыр төбе – сары алтын. Фетнә чыгармыйча илдә матур гына яшәгез.

Идрис хәзрәт ГАЛӘВЕТДИН

150 миллионлык сынау, 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии