ТАНСЫК «РАМАЗАН БӘЙРӘМЕ»

шәһәре Филармония концертлар залында «Рамазан бәйрәме» исемле кичә узды. «Дин сәнгатьне инкарь итә, милли үзенчәлекләрне танымый» ише фикерне сеңдерергә омтылучылар җәмгыятьтә, кызганыч, үз урынын таба шикелле. Бу моңсыз яши алмаган халыкны диннән читләштерүгә китерә, ди психологлар. Бәйрәм чарасы әлеге стереотипларга күпмедер дәрәҗәдә ачыклык бирде.

МӨСЕЛМАНЧА КОНЦЕРТ-ТАМАША

«Рамазан бәйрәме» идеясен Хәлим Нәзир улы, иң элек Илдус хәзрәт Фәиз белән фикерләшкәч, җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткән. Диния нәзарәте бу фикерне күтәреп алган. Ә Хәлим әфәнде Филармония концертлар залын бушлай биргән. Программасын Фердинанд Хафиз һәм Алмаз Хәмзин төзегән. Фердинанд Хафиз бу кичәне Инсаф Абдулла белән бергә алып барды.

Бүгенге тамашалары башка телдәгеләреннән татарча булуы белән генә аерылып тора. Зур масштабта мөселманча концерт-тамашага күпләр сусаган иде. Казанда мондый чараның соңгы тапкыр кайчан узуын хәтерләмим инде. Мөселман тамашасы ниндирәк булырга тиеш?

Тансык «Рамазан бәйрәме» иң элек Коръән моңы — азан әйтү белән башланып китте. Аннан мөнәҗәтләр, җыр, биюләр башкарылды. Әйтергә кирәк, Татарстанның дәүләт фольклор ансамбле бу кичәгә үзеннән зур өлеш кертте. Биредә профессиональ артистлар — Миңгол Галиев, Рәшит Сөләйманов, Рәсим Низамов, Асаф Вәлиев, Ренат Вәлиев һәм шулай ук башка сәләтле яшь җәүһәрләребез чыгыш ясады. Һәр тамаша имамның үтемле вәгазе белән үрелеп барды. Мөфти Госман хәзрәт Исхакый хәер-фатихасын бирсә, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Мәрҗани мәчете имамы Илфар хәзрәт, Буа мөхтәсибе Илнур хәзрәт Сабирҗанов дәвам итте. Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин исә үгет-нәсыйхәт сөйләүне тәмамлады. Биредә шулай ук Төркиядән килгән 7 имам да катнашты. Алар Рамазан ае буе җирлеген карап йөрде, төрле чараларда катнашты. Истанбулдан килгән Коръән-хафиз Әмәр хәзрәт Җиһангир исә, Төркия кардәшләреннән Татарстандагы туганнарга кайнар сәлам җиткерде, Коръән укыды.

Мөфти Госман хәзрәт сүзләренчә, дин дәүләттән аерылган булса да, җәмгыятьтән аерылмаган икәнлеге бу кичәдә күренеп тора. «Без, дин әһелләренең, халыкка ят, чит кеше түгел икәнен күрсәтә бу. Дистә еллар белән бүгенгене чагыштырсак — җир белән күк аермасын күрәбез. Болай дәвам иткәндә, киләчәктә дә безне шундый ачылышлар, зур хикмәтләр көтә», — диде ул үз чыгышында.

ДИН СӘНГАТЬКӘ НИЧЕК КАРЫЙ?

Бүгенге болгавыр заманда сәнгать турында дин тарафдарларының төрле фикере бар. Безнең җирлектән аерылмаган, традицион мөселманнар моң, бию һәм башка милли үзенчәлекләргә каршы чыкмый. Киресенчә, халыкка шул юнәлешләрдә динне дәгъват кылырга кирәк дигән карашта. Шул ук вакытта башка мохиттә тәрбияләнгән, шул җирлеккә уңайлы тәгълимат белән яшәүче мөселманнар, музыка, биюне шайтаннан килүче юл дип тәкрарлый. Татар булсалар да, аларга гасырлар буена калыплашкан моңың да кирәкми, кем булуың да мөһим түгел.

«Рамазан бәйрәме» кичәсе чынбарлыкны ачып салуга юл бирде. Госман хәзрәт һәм башка күренекле дин әһелләренең биредә чыгыш ясавы, тамаша кылуы шул хакта сөйли. Танылган имам, күп китаплар авторы, “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, мондый кичәләр дин ягыннан рөхсәт ителә, ди. «Мәдәни яктан караганда, кешенең тәрәккыятен, рухи тәрбиясен үстерә торган кораллар бар. Дин буенча иң зур корал ул – дин үзе, дини ритуаллар, — ди Мәхмүт хәзрәт. — Музыка, бию мәсьәләсендә дә дин галимнәренең төрле фикере бар, әлбәттә. Күпчелек галимнәр, бигрәк тә танылган галимнәр тарафыннан чыгарылган бер кагыйдә бар. Җыр һәм бию кешене гөнаһлы эшләргә чакырмый, күңелдә гөнаһлы фикерләр уятмый икән, билгеле бер чикләрдә кулланыла ала. Киресенчә икән, алар тыела». Аның фикеренчә, кагыйдә аша музыка һәм башка сәнгать төрләренә бәя бирә алабыз дигән сүз.

ИМАМНАР АРТИСТЛЫККА ДӘГЪВА ИТӘ АЛАМЫ?

Гөнаһ эш башкарам дип уйласам да, сәхнәдә сүз тоткан имамнар чыгышыннан соң, бернинди икеләнүсез хәзрәтләргә артистлыкка бер адым гына калган, дигән фикерне белдерәсем килә. Сәхнәдә үзләрен җиңел тотуын, халыкны мәзәк әйтеп көлдерүен яки шунда ук күңелен өшетерлек кыйсса сөйләвен башкача бәяләп булмастыр. Бу – бер. Икенче яктан, көр тавыш, кулларны селти-селти сүз тоту… Нәфис сүз осталары номинациясендә Инсаф Абдулладан да калышмаслар иде. Әлбәттә, бу шаяру, ләкин анда да хаклык бар диләр бит.

ДИН ҺӘМ ТЕАТР

Биредәге сәхнәләштерелгән күренештә шәкертнең ураза вакытында ашыйсы килә. Ул гөнаһлы гамәл башкаруына төшенмичә, караңгы бүлмәгә керә дә йомырка пешереп ашамакчы була. Сәхнәдә шайтан образы да тәкъдим ителә. Бөтен явызлыклар шуннан, янәсе. Кеше күрмәгәндә генә тамак ялгамакчы булса да, эше пешми. Мулла күрә. Шуннан башлана инде хәлләр…

Мондый кыйссалар ак белән караны аерырга өйрәтә, ниндидер сабак алырлык гыйбрәт була ала икән, аның нинди зыяны булсын?! «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре дә заманында спектакльләр куя торган булган.

ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ (С.Г.В.) СӘНГАТЬНЕ ТЫЙМАГАН

Бары изге, матур, үрнәк гамәлләребез белән генә башка кешеләрне Исламга чакыра алабыз. Шул рәвешле мөселманнар күңел ачты, бәйрәм итте. Биредә намаз укымаучылар да утыра иде. Халык кызыксына, тартыла. Ә инде «Казан егетләре» халык җыры «Җомга»ны ак яулыклы әби-апаларыбыз белән бергә башкарды. Бәйрәм тәкъбир әйтү белән тәмамланды.

…Исламга кадәр гарәпләрдә шигырь сәнгате киң колач җәйгән булган. Коръән дә шигъри формада иңдерелгән. Бу үзе илаһи сәнгать. Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисенә күз төшерик. Бервакыт сәхабәләрнең берсе — Әбү Бәкер, Мөхәммәд (с.г.в.) өенә аяк атлагач, ике хезмәтченең флейтада уйнап җырлавын күреп аптырый һәм дәшми кала алмый. «Раббым илчесе өендә шайтан уен коралы уйный?» – дип гаҗәпләнә ул. Аңа җавап итеп Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Калдыр аларны, чынлыкта, бүген бездә бәйрәм көн. Биредә музыка начар максатта файдаланылмый», — ди. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күңел ачуны тыймаган, ул бары урынлы булырга тиеш, дип искәрткән. Бу очракта, «Рамазан бәйрәмен» дә инкарь итеп булмый.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии