ХӘЗРӘТ ТАТАРЛАРНЫ РУСЧА АВЫЗ АЧАРГА ӨЙРӘТТЕ

телле аудиториядә русча авыз ачтыру була аламы? Була. Имам вәгазе кемгә юнәлергә тиеш? Имамның үзенә, әлбәттә. Шундый мантыйкка сыймый торган күренеш белән очрашырга туры килде. Узган җомгада дәүләт техник университетының (КАИ) 5нче тулай торагында ифтар ашы узды. Мирный бистәсе мәхәлләсеннән килгән Камил хәзрәт татар телле яшьләргә вәгазьне рус телендә алып барды.

Рамазан аеның соңгы 10 көне ут-җәһәннәмнән аерылу вакыты булып санала. Шушы 10 көндә «Зәкәт» фонды Казанның 9 югары уку йортында ифтарлар оештырды. Оештыручылар сүзенә караганда, «Зәкәт» фондына Казандагы рус телле мөселман яшьләре оешмасы «Сознание» һәм «Хәләл-продукт» компаниясе теләктәшлек белдергән. Шулай ук меценатлар ярдәме дә табынны аш-су, ризык белән баеткан.

КАИ тулай торагына килгәч, бары татар яшьләрен генә күреп, кайберәүләрнең «можно по-руски?» ише гозерен үтәү, үзебезгә ярык тагарак янында калу гадәте янамасмы, дип уйладым. Биредә әле беренче намазларын да укучылар бар иде. Бирсен Ходай, алар да киләчәктә мөэминнәр сафында булыр. Билгеләнгән имам мәҗлескә соңга калу сәбәпле, без, яшьләр, намазны үзебез генә укып куйдык. Утырыштык, авыз ачтык. Өстәлдә телне йотарлык тәгамнәрне татып, “бөке”гә тарыган имам турында бөтенләй оныттык.

Инде «көтелгән» имамыбыз да килеп җитте. Бераз капкалап алуга, безнең каты бәгырьле күңелләрне йомшартырга дип, сөйләргә кереште. Ләкин дип, хаталанам, ахры. Чын “проповедь” иде бу. Күз алдыгызга китергәнсездер. Ураза турында сөйләде дисәм — ялгышырмын. “Пост” хакында иде сүзе. Имам бары чиста рус телендә генә “проповедь” алып барган дип уйлыйсыздыр. Юк. Русча-гарәпчә! Халык аңламый торган гарәп төшенчәләрен кулланып, имам рәхәтләнеп сөйләде. Тик татар теленә үтеп кергән сүзләр: ураза, һәм башкалар гап-гади чиркәү сүзләренә — «пост», «проповедь»ка алышынды. Имамның тоткан “вәгазе” кемгә адресланганын аңлавы чишелмәс бирем иде.

Ярый, татар телен белмидер инде, дигән фикер күпләр башыннан йөгереп узды. Берәү юри генә: “Доганы ахырдан татарча кылып булмасмы?” – дип сорады. Менә әкәмәт! Имамыбыз белән рәхәтләнеп татарча дога кылдык. Шундый парадокс.

Парадокс кынамы соң? Чынлыкта мондый вакыйга хәлнең күпкә мөшкелрәк булуы хакында сөйли. Татар телен белмәсә –бер хәл. Аңлавымча, чыгышын рус телендә үз инициативасы белән башлады ул. Биредә бар да телен белгән татар булгач, чыгыш нинди телдә барырга тиешлеге билгеле иде. Йә булмаса, ул халыктан нинди телдә сөйләргә кирәк дип сорарга тиештер бит?

Имам кем белән эшли? Халык белән. Халыктан җитезрәк иде шул ул, тел ягыннан да, мизгел эчендә юкка чыгу буенча да. Югыйсә “Пост-Праздник” белән котларга “желание”се зур иде.

Милләтчелектә гаепләрләр мине. Милли телләр, бигрәк тә азчылык тәшкил иткән халыкның теле үскән саен, җәмгыятьтә ислам радикализмы бермә-бер кими. Шуңа төшенмибезме? Йә булмаса, максатыбыз Хак динне халык аңлаган телдә җиткерү кирәклеген аңламыйбызмы? Татар булу инде дин әһелләре өчен дә дәрәҗә түгелме? Бигрәк тә беренче тапкыр килгән кардәшләр жәл. Мондый хәлләр дә була икән, дин бик катлаулы икән, дип утырганнардыр… Җитте, Тукайның кайбер бисмилла каракларына әйткән ачулы сүзләренә кушылам: «үзеңез, сүзеңез белән халыкны биздергәч… әбәү мәхәббәтсезләр, ырррый! ырррый!»

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии