- 23.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Иманга юл
Ант итеп әйтәмен ки, Габделваһһаб беркем түгел, мәгәр Мөхәммәд исемле гыйлем иясенең әтисе генә булды. Габделваһһаб улы Мөхәммәд Аллаһының рәхмәте белән хакыйкый гыйлем иясе булды һәм үз халкын Коръән һәм Сөннәт кушканча яшәргә, бидгать гамәлләрдән арынырга чакырды.
Аның турында Муса Бигиев менә нәрсә язып калдырган: «Ваһһабилык фикеренең иң әүвәлге нигез салучысы, Һиҗри белән XIII гасырның бөек мөҗтәһиде, XIII йөзнең гүзәл мөҗәддиде (яңартучы) Мөхәммәд бин Габделваһһаб 1700нче еллар тирәсендә Нәҗедтә, мәдәният дөньясының бозыклыкларыннан ерак булган Гарәбстан чүлендә туды. Ул башкалардан аерылмый торган, гади генә, дөнья белән иркәләнүдән һәм наздан азат булган гаилә баласы иде. Гакыйдәсе, тормышы азмы-күпме чиста булган бәдәвият дөньясында үсте. Гыйлем юлында, әдәп юлында тәрбияләнеп; бөек теләк белән гыйлем эстәү юлларында йөреп, иҗтиһад (гыйлем юлында бөеклеккә ирешеп, галимнең диндә үз карашын белдерә алуы) дәрәҗәләренә дә иреште. Мәдәният дөньясының куәтләреннән тәмам мәхрүм булган ислам дөньясы ул чакта һәр яктан: дөнья ягыннан да, дин ягыннан да, рухи яктан да артта калган иде. Ислам милләтләрен хәят юлларына, һидәят юлларына чакыру азаны белән, исламны бидгатьләрдән, ялган гакыйдәләрдән пакьләү нияте белән Мөхәммәд бин Габделваһһаб хәзрәтләре җиһад юлларына алынып, гыйлем бирү вазифаларын, өйрәтү һәм аңлату вазифаларын көчле бер иман белән, шундый бер вакытта башлап җибәргән иде. Мөхәммәд ибн Габделваһһаб хәзрәтләре көчле газимәт (омтылыш) белән тырышлык күрсәтеп, Гарәбстанны иңләп-буйлап гизеп чыкты. Аның иҗтиһады (тырышлыгы) кыска вакыт эчендә бөек нәтиҗәләр бирде, ул әйдәгән юл Гарәбстанда таралып, кабул итеп алынды. Соңрак шушы юл Сәгуд кабиләсенең рәисе, бөтен Нәҗеднең бөек хакиме булган Габдулла ибн Сәгудны да үзенә җәлеп итте. Рухи көче өстенә бөек куәт иясе дә булды. Шушы вакыйгадан соң Мөхәммәд ибн Габдулваһһаб, Габдулла ибн Сәгуд куәте белән, Нәҗедтә бер хөкүмәт тәшкил итте. Нәҗед өлкәсендә Мөхәммәд ибн Габделваһһабның һиммәте (тырышлыгы) белән нигез салынган хөкүмәт тугры хәлифәләр вакытындагы хөкүмәт үрнәгендә булды».
Карагыз, җәмәгать, Аллаһы Тәгалә, бидгать сазлыгына кереп чумган гарәпләрне Коръән һәм Сөннәт юлына чыгаруны да Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) исемен йөрткән икенче бер Мөхәммәд ибн Габделваһһабка йөкли. Аңлый белгән кешеләр өчен монда да хикмәт ята. Аллаһы Тәгаләнең «иминлек йорты» дип аталган Мәккә шәһәрендә дә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) мәчете урнашкан Мәдинәдә дә бидгать гамәлләр бетерелеп, Коръән һәм Сөннәт юлы торгызыла.
Мөхәммәд ибн Габделваһһабның тырышлыгы юкка чыкмыйча, гарәп ярымутравының бер өлешендә бидгать гамәлләрдән азат булган ил төзелгәч, ислам дошманнары – Иблис тарафдарлары куркуга калдылар, «әгәр дөньяның мөселманнар яшәгән өлкәләрендә Коръән һәм Сөннәт юлы торгызылса, бөтендөнья мөселманнары берләшеп куюлары бар», дигән уй тынгы бирми. Шуның өчен Аллаһы юлында яшәргә тырышкан мөселманнарга берәр начар мәгънә салынган ярлык тагу турында кайгырттылар. Мөселманнарны бидгать гамәлләрдән арындыручы галим исемен кулланып, Мөхәммәдиләр, дип атарлар иде, Пәйгамбәребез (с.г.в.) исеме дә Мөхәммәд булгач зур уңышка ирешә алмаячакларын аңладылар һәм атасының исеме белән Ваһһабилар дип атарга булдылар.
Инде мәшһүр галимебез Ризаэддин Фәхретдин хәзрәтләренең дә сүзләрен карап китик: «Ваһһабилар белән мисырлылар арасында булган низаг дини түгел, бәлки сәяси вә мәдәнидер. Ваһһаби сүзе безнең гасырда бер өлеш руханиларыбыз өчен «юнәлтү» коралы булды. Халыкларны шушы сүз белән тәрбия кылалар. Ләкин ваһһабилыкны тикшерү боларның башларына да керми. Башларына кергән сурәттә дә объектив бер юл сайлаячаклары шөбһәле. Боларның мәгълүматларының чыганагы һәм бөтен гакыйдәләренең хәзинәсе Дәхлән вә шуның юлын тоткан кемсәләрнең әсәрләредер. Хәлбуки, объективлык нигъмәте боларга насыйп булмады…
Халыкларны юнәлтүчеләр (ишаннар) ваһһаби исемен шул дәрәҗәдә начар күрсәтәләр вә шул дәрәҗәдә халыкларны нәфрәт иттерәләр ки, мөгамәләләренә караганда, хәтта фараз кылып Ахирәттә бөтен халык котылу тапса, бу нигъмәттән ялгыз ваһһабилар гына мәхрүм булачаклар кебек бер фикер килә. Болар карашында, үзләре кебек фикер йөртмәүчеләр һәм болар мөгамәләсе кебек мөгамәләдә булмаучыларның һәрберсе ваһһаби «вә күллү ваһһаби фин-нар» (һәм һәр ваһһаби да утта)дыр. Ашыкмасыннар! Мондый хөкемнәргә әле вакыт җитмәде. «Сәүфә тәра изәнҗәләл-губару ә фәрәсун тәхтәкә ам химару [тузан өере узып киткәч, астыңда атмы, ишәкме икәнен абайларсың]».
Мондый хәлләр әле бездә бүген дә кабатланып тора, хәтта яңа көч белән «чәчәк ата» башлады дисәк тә хата булмас.
Коммунистлар вакытында: «СССРда яшәүче барлык милләтләр дә тигез хокуклы булырга тиеш», – дип, үз милләтен башка милләтләр белән тигез күрергә теләгән кешеләргә милләтче ярлыгы тактылар. Хакимияттәге татарлар, үзләренең милләттәшләрен милләтче ярлыгы тагып зинданнарга ябып куеп, төрле дәрәҗәдәге орден-медальләр тагып куйдылар. Күп кенә татарларыбыз шул милләтче ярлыгыннан куркып, манкортларга әверелде, балаларына интернациональ исемнәр кушты, туган телләреннән ваз кичерде. Югыйсә, коммунистларның атасы Ленин үзенең «Национализация и автономизация страны» исемле хезмәтендә «Әгәр дә балада милли горурлык хисе булмаса, ул беркайчан да ватанпәрвәр (патриот) булмый» дип язган иде. Бүген милли мәктәпләрне бетереп, милли телләрне мәктәпләрдә укытуны тыя-тыя, балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү турында тузга язмаган сүз алып баралар. Бүген беркемгә дә ватанпәрвәрләр кирәк түгел, бары хуҗасына тугры булган эт кебек, анасын да атарга риза булырдай тыңлаучан, фәрманны сүзсез үтәүче манкортлар гына кирәк.
Вакытында милләтче ярлыгы тагып, милләтебездә иксез-чиксез манкортлар тәрбияләгән булсалар, хәзер инде исламга кайткан яшьләребезгә ваһһаби, террорчы ярлыклары тагып, мөселманнар арасында аңлашылмаучанлык, бер-берсенә карата нәфрәт уяталар. Бу өлкәдә элек ишаннар тырышкан булса, бүген динне кәсеп итеп алучы имамнар аеруча зур тырышлык куя. Аларга Аллаһы Тәгалә Коръәндә нәрсә әйткәне мөһим түгел, хакимияттәгеләр нәрсә әйтә, шунысы мөһимрәк. Шуның өчен исламга кайткан, намаз укый торган, әмма алар фикере белән килешмәгән яшьләргә ваһһаби ярлыгы тагып, төрле хөкем органнарына мөрәҗәгать итү аларга кыен түгел, «намус»лары каршы килми.
Аллаһы Тәгалә без – татарларга да хакыйкый исламга кайтып, Аның арканына тотынырга насыйп итсә иде.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии