Акъярда иман куәтле

Акъярда иман куәтле

Авыл халкы, кайткан кунаклар ташкыны тәгъбир әйтеп яңа мәчеткә агылганда, мәчет манарасыннан беренче азан аваз салганда, мәчет тулы халык беренче мәчет нәфел һәм өйлә намазын укыганда, кем ничектер, минем күңел йөрәк урнашкан күкрәкләргә сыешмый, хисләр ташкыны күпләр өчен дәрьяларны да көнләштерерлек була торгандыр. Миңа әнә шундый искиткеч вакыйганың шаһиты булырга насыйп булды. Яңа Чишмә районының Акъяр авылында мәһабәт бина – яңа мәчет ачылды.

Мин үзем имансызлык азу ярган чор, дин искелек калдыгы, дип баш миләребезгә сеңдерелгән буын вәкиле. Мәктәпне тәмамлап укырга китеп, зур тормыш сукмагына аяк атлагач, татарларыбызның бер вәкиле – мишәрләр белән аралашырга, дуслашырга насыйп булды. Шунда аларның иманлырак булуларына, безнең кебек үк мәчетсез авылларда туып үсүләренә карамастан, гөнаһның ни икәнен аңлауларына шаклар каткан идем, шулардан күп нәрсәгә өйрәндем, аңладым.

Мәчет манараларын кисү Акъяр авылын да әйләнеп узмаган. 2 мәчетле авыл булган бит ул. Инде менә яңа мәчет торгызыла. Мәчет каршындагы мәйдан шыгрым тулы. Чын бәйрәм. Кырыйда коймак, пылау, хашлама пешеп тора. Әнә Теләчедән Туган авыл ресторан комплексы җитәкчесе Рәфкать абый Шафиков тагып йөри торган мичен дә өстерәп килгән. Элекке заманның сагынып сөйләргә генә калган сые – мич коймагының тәмен искә төшерде ул. Халык сыйлана, вәгазь тыңлый, бер-берсен котлый.

Мине тарих, иске мәчет язмышы кызыксындыра. Өлкәнрәк күренгән әбиләр янына барып бәйрәм шатлыгын уртаклашам, котлыйм. Исләй авылыннан килгән шушы Акъяр кызы Наилә апа мине танып «Безнең гәҗит»не укып баруын, безнең туры сүзле булуыбыз өчен шүрләп тә куйгалаганын искәртте. Ә мин 80нең теге ягына чыгып килүче ак әбиләрдән иске мәчетләрнең язмышын беләсем килә.

– Ай, улым, син аны өлкәнрәкләрдән сора инде, диештеләр Наилә апа янәшәсендәге ак әбиләр һәм үз сүзләреннән үзләре дә көлеп җибәрделәр.

Әйе, кул сузымында гына булган тарих та шулай еракка кала шул. Аны махсус оныттырырга тырышу нияте дә яши бит. Үткәнен белмәгән халык халык түгел. Аның гыйбрәтен дә, сөенечен дә, көенечен дә онытырга ярамый, бу алдагы буыннар ялгышмасын өчен дә кирәк.

– Соңгы мәчетнең манарасы сугыш вакытында киселде. Хәтерлим әле, миңа 13 яшьләр тирәсе иде. Бар халык чыкты, күз яшьләрен түкте, – дип искә ала авылның иң өлкән кешеләренең берсе Асия апа Әхмәтова. Мәчет-чиркәүләрне җимереп кенә халыкның рухын сындырып булмый шул. Ул репрессияләр, эзәрлекләүләр, янау-куркытулар аша тагын да ныгып, сыналып яшәвен дәвам итә. Менә Акъяр авылында да шул мәңгелек рухның чагылышы булып яңа манара күккә ашты. Өстә әйткәнемчә, халкыбызның мишәр диалекты вәкилләре гомер бакый динлерәк булды. Акъярлылар да диннәрен иманнарын җуймаган. Дини бәйрәмнәрен, уразаларын калдырмаган. Инде иркенлек җилләре исә башлагач, 1992нче елда колхоз рәисе Рәшид Әхмәтвәлиев инициативасы белән яңа төзелеп килүче йорт мәчет ителә һәм Акъярда да азан яңгырый, иман сүзе ишетелә башлый. Авыл имамы Марат Галимов горурланып:

– Җомга намазларына 20шәр кеше килгән вакытлар бар, – дип әйтеп куйды. Әлбәттә ун – егерме кеше белән мактанып булмый инде үзе, әмма заман яңарыр, мәчеткә бармау, намаз укымау зур оят эш булып санала торган чорлар да килер. Ә аның өчен тәкъва, изге эшләрдә башлап йөрүчеләрнең күп булуы кирәк. Андыйлар күп Акъярда. Менә бу мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең берсе – Татэнергосбыт җитәкчесе Рифнур Сөләйманов шундыйлардан. Ул авылдашларын, фикердәшләрен бер максатка туплый алган.

– Мәчет төзелешенә бик күпләрнең өлеше керде. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, бар да ярдәм кулы сузарга әзер торды. Шундый бердәмлек булмаса, бу зур эшне башкарып чыгу мөмкин булмас иде, – дип сөенеп, авылдашларының уңганлыгы белән горурланып сөйләде ул.

Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга кайтучы кунаклар күп иде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та яңа мәчеттә беренче намаз укучыларның алгы сафында булды.

Марат Әхмәтов авыл халкын, кунакларны шушы олы вакыйга белән котлап, күңелендә Акъяр авылы турында җылы хатирәләр саклануын җиткерде:

– 10 еллар элек биредә халыкның эш активлыгын арттыру буенча зур семинар киңәшмә үткәргән идек. Кайберәүләренең ишек алларына кереп, ничек яшәүләре белән дә кызыксындык, киңәшләштек. Шул вакытта хезмәт белән, күп итеп мал асрап, тырышып, тулы тормыш белән кайнап яшәп ятучы халык турында истәлек әле бүген дә минем күңелемдә саклана. Мондый авылның киләчәге дә матур булыр, – диде ул.

Акъярда бүген дә малны күп тоталар. Җирле үзидарә җитәкчесе Данияр Гайнуллин, 15, 20, 30ар баш мөгезле эре терлек асраучылар бар, ди

Хәер, уңганлыкка ишарә-мисал инде яңа мәчет тә. Авылда 1992нче елда салынган мәчет искергән, ремонт кирәк булган. Һәм менә яңа мәчет булдырырга ниятләгәннәр. Мәчеткә 2020нче елда нигез ташы салынган. Шушы 2 ел эчендә мәһабәт бина калыккан. Әлеге бәйрәм тантанасына Аллаһы Тәгалә дә сөенәдер сыман, узган көндә генә салкынча, сүрән көн иде, бәйрәм тантанасы аяз күк йөзе астында үтте. Тормышларыбыз да шулай аяз, якты, инсафлы иманлы булса иде. Бүгенге яшәешебез дә, алдагысы да тарихыбызга кара тап булып язылырга язмасын. Бәйрәм тантанасында катнашучыларның күңелләре шуны тәкрарлагандыр дип беләм. Халык ташкыны тигез сафларга басып, тәгъбир әйтеп мәчеткә юнәлгәч, мәчет залын тутырып тигез сафларга намазга баскач, күңелемне рәхәт җилкенү биләп алды. Бик күпләрнең күзләре дымланды. Бу шатлык күз яшьләре иде.

Гомумән, сокланып, сөенеп кайттым Акъяр авылында булганыма, акъярлыларның шатлыгын уртаклаша алуыма. Тырыш, эшле, ашлы, иманлы халык яши бу авылда. Әнә бит бер якта авыл мәдәният йорты халыкны мәдәнияткә тартса, аның каршында янәшәдә яңа мәчет иман нурын таратачак. Ә уртада Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл тарихны онытырга ярамаганлыгын искәртеп тора. Ә артта гына Сабантуй мәйданы. Әйе, бу, Акъяр дип аталган җырлы исемле татар авылы яши, гөрли дигән сүз. Дөньяларыбыз гына имин булсын.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Казан – Акъяр – Казан

Комментарии