- 23.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №24 (22 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Узып баручы июнь ае, мөгаен, агымдагы елның иң милли ае булып истә калыр. Июнь башында иң элек авыл-район Сабан туйлары старт алды (ул хәзер шәһәрләрдә, төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә дәвам итә), узган атна Русия күләмендә милли-дини чаралар белән үрелеп барды. 15-17 июнь көннәрендә Казанда II Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы, 18 июньдә Спас районының Болгар шәһәрчелегендә Изге Болгар җыены, 19 июньдә исә Шыгырдан авылында II Бөтенрусия авыл Сабан туе, 20-21 июнь көннәрендә мәркәзебез Казанда «KAZAN SUMMIT-2011» III Халыкара ислам бизнесы һәм финансы саммиты үтте.
БӨТЕНРУСИЯ ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ ҖЫЕНЫ
Бу җыен Казанда инде икенче тапкыр уза. Тәүгесе узган елның сентябрь аенда булды. Ул җанисәп алдыннан махсус уздырылып, имамнарга мәхәллә халкы белән шул хакта сөйләшер өчен оештырылган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ул вакытта, җыенга килеп, имамнарга җанисәп уңаеннан, мөрәҗәгать итеп, киләчәктә мондый җыеннарны даими уздырырга вәгъдә биргән иде. Менә шул вәгъдәнең коры сүз булмавын җыенның уздырылуы янә дәлилләде. Җыенның Изге Болгар җыены алдыннан оештырылуы да игътибарга лаек. Татар дин әһелләре җыены тәмамлануга, икенче көнгә үк Болгар җыены программага кертелеп, автобуслар белән барлык имамнарны да Болгарга алып бардылар – 850гә якын имам Болгарда булды. Татар дин әһелләре җыенында шәех-ел-ислам, мөфти Тәлгать Таҗетдин, мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннән алып, гади авыл имамына кадәр катнашты. Ләкин монда бик кызык, шул ук вакытта сәер хәл күзәтелде. Алдан көтелгән Мәскәү кунаклары, аерым алганда, Русия Президенты хакимиятенең Эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Алексей Гришин җыенга битарафлык күрсәтте. Соңгы елларда мондый вәзгыятьнең күптән күзәтелгәне юк. Бу урында шуңа игътибар итәргә кирәк, татар дин әһелләреннән дә һәм җитәкчеләр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авызыннан бердәмлеккә чакыручы шигарьләр күп булды. Икенче тапкыр узучы әлеге җыен гына түгел, Казанда узучы һәрбер Корылтай, җыеннар бер-берсенә каршы булган мөфтиләрне, дини оешмаларны бер мәйданга җыя алды. Бүгенге көндә Мәскәү дә, Уфа да дин әһелләренең бер-берсенә һөҗүм ясау урыннары булып торганда, менә Казан татар дин әһелләрен берләштерү мәйданына әверелеп бара. Озын сүзнең кыскасы, Мәскәүдән бер рәсми вәкилнең дә килмәве, үз чиратында, шушы бердәмлеккә күз йому булып кала, чөнки Мәскәүгә киресен эшләү, эшкә аяк чалу хас. Татар дин әһелләре җыенында имамнарга иң тәэсирле чыгышлардан, мөгаен, Тәлгать Таҗетдин һәм Илдус Фәизнең сүзләре булгандыр. Тәлгать хәзрәт, туры бәреп, форумның «Милли тормыш һәм дин» темасын үзгәртергә киңәш итте, чөнки узган ел да җыен шушы темага багышланган иде. «Без бер тема хакында гына сөйләшсәк, алга китү булырмы?! Бу җыен имамнарның бер-берсе белән генә сөйләшеп утырыр урыны булырга тиеш түгел, милли элитабыз кайда?!» – дип белдерде ул. Илдус Фәиз исә имамнарга хезмәт хакы түләү хакында сөйләде. Билгеле булганча, мөфти Госман Исхакый мөфти вазыйфасыннан азат ителгәч, Татарстан мөхтәсибләренә айлык хезмәт хакы түләнә башлады, Татарстанның яңа мөфтие моны Русия күләмендә дә эшләргә, аерым алганда, татар имамнарына хезмәт хакы түләргә кирәк, дип белдерде. «Муллалар җәмгыятьтә тәртипне саклый, шуңа башка дини агымнар үтеп керә алмый. Моны Русиядә дә кулланып була. Төркиядә 100 мең имам булса, Русиядә муллалар саны – 4-5 мең. Дәүләт аларга хезмәт хакы түли башласа, теләнче хәлендә яшәмәсләр иде. Дәүләт өчен бу акча күке төкереге кадәр генә», – дип белдерде Фәиз. Илдус Фәиз гомумиләштереп дәүләт түләргә тиеш, дип кенә белдерде. Берәүләр моны Русия, күпчелек исә Татарстан дип аңлады. Әмма җәмәгатьчелек бу тәкъдимгә шикләнеп карый, чөнки имамнар бер яктан түрәлеккә кереп китсә, икенче яктан, дәүләтнең чын курчакларына әверелүе бар. Равил Гайнетдин бер фикер дә белдермәде, фәкать сәламләште генә. Җәмәгатьчелек аннан берәр сүз көтсә дә, инде Равил хәзрәтнең позицияләре бетә баруы һәм якын арада, гомумән, мөфтиләр шурасы рәислегеннән китүе фараз кылына.
ИЗГЕ БОЛГАР ҖЫЕНЫ
Җыенга елдан-ел халык тартыла бара. Узган ел Болгар җыены 20 мең халыкны җыйган булса, быел исә бу сан ике тапкырга артып китеп, 40 мең тирәсенә җитте. Бу чарада инде ике ел рәттән республиканың рәсми вәкилләре, төбәкләрдән мөфти-имамнар катнаша. Әмма Болгар җыенының берникадәр дини рухын кимүен күзәтергә мөмкин. Монда эш оештыру мәсьәләсенә килеп төртелә. 1989 елдан алып 2006 елга кадәр җыенны Үзәк Диния нәзарәте оештырып килде. 2006 елдан оештыручылар рәтенә Татарстан Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр шурасы һәм Татар конгрессы кушылды. Оештыручыларның ишәюе Болгарны зиярат кылуда халыкның санын бермә-бер арттырды. Әмма рухи ягына зыян килә башлады. Эш шунда ки, Болгар җыены иң элек махсус корылган сәхнәдә тантаналы рәвештә дәүләт һәм дин әһелләренең чыгышлары белән башланып китсә, аннан халык баш мөфти Тәлгать Таҗетдин оештырган Тәүбә мәрәсименә кушыла. Билгеле булганча, Изге Болгар җыенының асылы – бабалар рухына дога кылу, тормышка шөкер итү, булган хата-гөнаһларга тәүбә итү. Тәүбә мәрәсиме җыенның иң югары ноктасы дип саналса да, җәмәгатьчелек һәм халык дин әһелләре сыйфатында Русия Үзәк Диния нәзарәте вәкилләрен генә күрә. Әйтергә кирәк, тантаналы ачылышта Русия мөфтиләр шурасы, Татарстан мөфтияте катнашса да, узган елдагы кебек, алар биредә булуны кирәк тапмый. Гомумән, җәмәгатьчелекнең бер өлеше Изге Болгар җыенының оештыру мәсьәләсеннән канәгать түгел. Алар фикеренчә, Тәүбә мәрәсиме вакытында сәхнәдә барган манзара тукталып торырга, һәм җитәкчеләр дә, динчеләр дә, мәрәсимдә катнашырга тиеш. Бу хакта без Тәлгать Таҗетдин белән дә сөйләштек.
– Без аны татар конгрессына әйтә киләбез, – дип башлады Тәлгать хәзрәт. – Җырлауга каршы түгел. Алар да булсын. Ләкин бу бәйрәм дини рухын югалтырга тиеш түгел.
Монда Әстерхан, Ханты-Манси, Удмуртия, Урал, Мари Иле, Курган, Чиләбе һәм башка өлкәләрдән килгәннәр. Һәркайсы җан тартуы белән килде. Тәүбә кылганда елаучылар да булды. Шул вакытта музыка ишетелү күңелне рәнҗетә. Бигрәк тә, мәчет янында музыка ишетелеп торса. Бу – Сабан туе түгел. Киләсе елда җыен киңәшеп уздырылырга, оештыру комитетының киңәш мәҗлесләре булырга тиеш. Быел азрак булды, мәсьәләгә җитдирәк карарга кирәк. Шулай булса, җыеннарның, Изге Болгар җыенының нәтиҗәсе булыр. Тәүбә мәрәсименнән соң җырласыннар, биесеннәр. Мөфтиләр, язучылар, шагыйрьләр сәгатьләр буе сөйләсен. Халык өчен чатырлар куела. Бәлки, киләчәктә җыеннар 2-3 көн барыр. Башта мөфтиләр киңәшмәгә җыелыр, соңыннан бәйрәм тантаналары, намаз укулар үткәрелер. Халык өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла бара. Әмма Болгарны пычратып китәргә ярамый. Бездән соң тагын да матуррак калсын. Шуңарга өйрәник.
ШЫГЫРДАН ҮЗ КӨЧЕ БЕЛӘН БӨТЕНРУСИЯ САБАН ТУЕ ҮТКӘРДЕ
Болгардан соң, икенче көнгә үк татар дөньясында шаулап-гөрләп II Бөтенрусия авыл Сабан туе үтте. 500 еллык тарихлы Шыгырданга (Чувашстан) Русиянең 60 төбәгеннән 30 меңләп халык җыелды. Бөтенрусия авыл Сабан туе инде икенче тапкыр оештырыла. Беренчесе узган ел Самар өлкәсенең Гали авылында үткән иде. Халык туры юл белән Сабан туена юл тотмагандыр, мөгаен. Чөнки җитәкчеләр дә, читтән килгән халык та иң элек 6 мең халык яшәүче Шыгырданны карарга, бер-берсе белән ярышып азан әйтә торган 7 мәчетне, бигрәк тә, 3 катлы Болгар проекты буенча төзелгән «Өч сәхәбә» мәчетен күрергә һәм, иң мөһиме, халыкның яшәү рәвеше белән танышырга дип барды. Шыгырдан бүген үзен-үзе ашатырлык кына түгел, ә Русия дәрәҗәсендә татар факторын көчәйтергә җитлеккән авыл буларак күрсәтеп килә. Авылда традицияләргә нигезләнеп, эш тәртипкә салынган, Шыгырдан һәм башка якын-тирә авылларда инкыйлабка кадәрге кебек татарның үзидарә системасы – мәхәллә оешып китте. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүген авыл халкы рухи-матди яктан яхшы тәэмин ителгән, Шыгырдан үзе бүген Русия дәрәҗәсендә җыен үткәрә ала, өч катлы мәчет сала ала, төрле социаль чаралар, мөселман бакчасы, мөселман паркы, хәтта Болгар җыенында да 850 мулланы ашаткан табынны да Чувашстан татарлары оештырды…
Шыгырданнар һәр нәрсәдән үзенчәлек таба. Сабан туенда һәркем намаз укый ала иде, оештыручылар мәйданда махсус манаралар белән мәчет торгызып куйган. Көрәштә җиңүче батырын «Fiat» машинасы көтеп тора иде. Ләкин башка Сабан туйларында күренмәгән хәл: Чувашстан Диния нәзарәте милли җыен өчен хәтта ерак юллардан дөя алып кайткан. Ул бүләк Татарстан җайдагына бирелде.
ТАТАРСТАН ИСЛАМ ИКЪТИСАДЫН ҮЗЛӘШТЕРҮГӘ РУСИЯ КАНУННАРЫ KАРШЫ
Татарстан милли-дини мәсьәләдә мәдәни-теологик юнәлештән генә түгел, әкренләп икътисад һәм финанс мөнәсәбәтләрен Ислам принципларына нигезләүне үзләштермәкче. 20-21 июнь көннәрендә мәркәзебез Казанда «KAZAN SUMMIT-2011» III Халыкара ислам бизнесы һәм финансы саммиты үтте. Саммит кысаларында Казаныбыз үзенә икътисад өлкәсенең алдынгы җитәкчеләрен, халыкара инвесторларны, бизнес өлкәсендә эшләүчеләрне, төбәк җитәкчеләрен, эксперт һәм фән хезмәткәрләрен җыйды. Катнашучылар арасында, Малайзия, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Согуд Гарәбстаны, Ингушетия, Белоруссия һәм башка илләрдән вәкилләр бар. Саммитның башында икътисадчы Миңнеханов үзе торды. Ул үз чыгышында республикада реаль секторда эшчәнлек шәригатькә туры килә һәм, иң мөһиме: алдауга нигезләнгән табышка омтылмаска, дип белдерде. Президент Татарстанда оештырылган ике махсус проектны атады, аерым алганда, хәләл хаб һәм хәләл индустриаль паркы. Рөстәм Миңнеханов ислам финанс һәм икътисад мөнәсәбәтләре хакында сөйләп, Көнбатыш икътисад моделе модернизациягә мохтаҗ, дип белдерде. Реаль адымнардан 2010 елда Татарстанның Малайзия белән сокук (исламда кыйммәтле кәгазь) бастыру буенча килешү төзүен ассызыкларга кирәк. «Бизнес Online»га ислам финансы өлкәсендә эшләүче «Линово» компаниясе башлыгы Ринат Лотфуллин белдергәнчә, Русия салым кануннарының катлаулы булуы сәбәпле, сокукны урнаштыру билгесез вакытка кичектерелде. Бу, үз чиратында, Русия кырында ислам финансы проектларын киң җәелдерү катлаулы булуын күрсәтте. Әйтергә кирәк, Кazan summit кысаларында Kazanhalal ярминкәсе дә оештырылды.15-21 июнь көннәрендә барган вакыйгалар менә шуның белән тәмамланды.
Татарлар Җир шарының төрле почмакларында яши, шуңа да, көн дә төрле җирдә Сабан туе уза. Елына – 12 ай, шуның берсе белән булса да әле татар идарә итә ала икән. Шунысы куанычлы!
Айзат ШӘЙМӘРДӘН,
Казан – Болгар – Шыгырдан – Казан.

Комментарии