Өшкерүчегә бардым – үземә яңа чир алдым

Өшкерүчегә бардым – үземә яңа чир алдым

Күрәзәче, өшкерүче, төрле дәвалаучыларга йөрергә ярата торган дустым бар минем. Кайберсеннән: «Булды, җитте, бүтән бармыйм ул шарлатаннарга», – дип кайта да, күпмедер вакыт үтүгә тагын чыгып китә. Соңгы тапкыр барган өшкерүче яныннан бик канатланып кайтты бу. «Фәлән җирем авырта иде, беренче сеанстан соң ук авыртуым бетте. Температурам төшми иде, аны да төшерде. Фәлән вакыйгаларны да дөрес итеп әйтеп бирде», – ди. Мактапмы мактый инде. Кызыктырды бит. Ниндидер зарым булганга түгел, нәкъ менә дустымның сүзләренә ышанасым килеп, мин дә бу өшкерүче янына киттем.

Өшкерүче Ф. абзый Казан читендәге бер бистәдә ике катлы кирпеч йортта яши икән. Дустым: «Бу аның кабул итә торган йорты гына. Яшәвен башка җирдә яши дип беләм», – дигәч, күңелгә беренче корт кереп утырды. Ә кире чыкканда кортлар үрчегән, мыжлап торалар иде инде…

ИСӘН ҖИРЕМ ЮК ИКӘН…

Өйнең зал шикелле бүлмәсендә диван куелган, шунда ук телевизор эшләп тора. Мин шул бүлмәдә көтеп калдым, дустым өшкерүче янына кереп китте. Бирегә килгәндә үк сорашкан идем инде: нәрсәләр алып киләсе, үзеңне ничек тотасы. Үзең белән бер шешә су алып киләсе икән. «Өшкергән өчен 200 сум акча калдырам», – диде дустым – анысын да әзерләп куйдым. Абзый үзе акча сорамый икән, үзең белеп бирәсе – күпме жәл түгел, шуның хәтле, имеш.

Менә дустым чыгып та җитте. Йөзенә карыйм – барысы да уңышлы узган булырга тиеш, бик шат күренә. Хәзер инде ул диванга утырып калды, өшкерүче янына мин кереп киттем.

Кечерәк кенә бүлмәдә кечерәк кенә буйлы 55-60 яшьләр тирәсендәге абзый каршы алды. «Әссәләмүгаләйкүм», – дип исәнләштем. Дәшмәде. Ярар, минәйтәм, көнгә ничә кешене кабул итә бит, бөтенесенең дә сәламен алып та бетерә алмыйдыр. Бүлмә уртасында артсыз урындык тора. «Тәрәзәгә карап шунда утыр», – диде. Утырдым. Яшемне, кияүдә булу-булмавымны сорашты да эшкә кереште. Баш түбәмә кулын куйды да: «Синең бик каты башың авырта икән», – ди. Баш авыртудан бер дә зарланганым юк иде. Бөтен кешенеке кебек үк әллә нигә бер булып ала инде ул, тик бу абзый әйткәнчә «бик каты» түгел. Шулай дидем. Шуннан абзый кулын ашказаны урнашкан турыга шудырды да: «Синдә гастрит», – ди. Әйе, дим. Бүген ике кешенең берсендә гастрит бит, шуңа күрә бу чиремне «күрүенә» аптырамадым. Ә Ф. абзый, сөенеп, мине «тикшерүен» дәвам итте.

Калкансыман биздә – шеш бар, умыртка – кәкре, бөердә – таш, үпкә дә, бавыр да начар эшли, йөрәк – «слабый»… Шулай итеп, абзый барлык әгъзаларымда да нинди дә булса чир табып чыкты. Ба-а, мин ничек исән йөрим икән соң әле, дип уйлап утырам инде. Иң кызыгы шунда: ул санаган бер генә чир дә үзен сиздерми бит. Йөрәкнең начар эшләвенә дә зарланганым булмады. Дүрт җирдә яман шеш «тапты» абзый: калкансыман биздә, бөердә, сул як күкрәктә һәм тагын кайдадыр шунда – кабатлап сорарга базмадым, абзый кеше бик бирелеп минем чирләрне санавында иде.

Ә мин күптән түгел генә бөер белән калкансыман бизне тикшерткән идем. Бер кочак анализ тапшырдым, УЗИ ясаттым. Барысы да тәртиптә дигән диагноз куйды табиблар. Табиблар да хаталана, дип уйлап, бер генә түгел ике клиникада тикшеренү уздым. Икесенең дә анализлары яхшы булды. Ә монда өшкерүче «ул органнарыңда яман шеш бар» дип тора. УЗИ бер чир дә «күрмәгән» иде бит, дим. Дәшмәде абзый. Бераздан ачулы тавыш белән әйтеп куйды: «Ә син беләсеңме, миңа табиблар да йөри бит. Үзләре шулай бик акыллы булгач, ник миңа килә соң алар? Ник алар куйган диагноздан соң үлүчеләр шул хәтле күп соң? Шулай бик оста булгач, ник авыруларны дәвалый алмыйлар?» Җавап таләп итә торган сораулар түгел иде бу, шуңа күрә дәшми калуны хуп күрдем.

Шуннан Ф. абзый кулына догалар язылган (гарәпчә икәнен генә шәйләп калдым, шулай булгач, шәт, догадыр инде) ике метр тирәсе озынлыктагы кәгазь алды. Ул кәгазь кыршау рәвешендә түгәрәкләп ябыштырылган. Абзый шуны минем тирәли әйләндерә башлады. Үзе бернәрсә дә укымый, шул дога язылган кәгазен генә әйләндерә. Карале, минәйтәм, моңарчы барган өшкерүчеләр, авызларыннан төкерек чәчә-чәчә, догалар укый торган иде, ә бу өшкерүче алай итеп мәшәкатьләнеп ятмый, кәгазь белән генә «өшкерә». Шулай дип уйлап, түзеп утырам, ә эчтә шик артканнан-арта бара…

Чирләрне санап бетергәч, Ф. абзый күрәзәлек итә башлады. Югыйсә, анысын сорамаган идем. Гомумән, диндәге кеше киләчәкне күрсә дә әйтергә тиеш түгелдер дип саный идем. «Сиңа ике кеше бозым куйган. Берсе – яшь кыз, икенчесе – карт әби. Кияүгә чыга алмасын, бала тапмасын, дип куйганнар. Миңа өч тапкыр килсәң, бозымнарыңны чыгарам. Бер сеанс 500 тәңкә булыр. Дәваланганнан соң кияүгә дә чыгарсың, бала да алып кайтырсың», – ди Ф. абзый. «Гафу итегез, бүген 200 сум белән генә килгән идем», – дим. Ф. абзый канәгатьсез кыяфәт белән өстәлгә ымлады – акчаны шунда куй янәсе. Үзем белән алып килгән суга нәрсәдер пышылдады – өшкереп бирдем, диде. Шул урында, саубуллашып, чыгып киттем.

Күңелгә шик кереп оялагач, аны куып чыгару кыен бит ул. Шуңа күрә Ф. абзый биргән суны алмадым да, эчмәдем дә мин. Ул кешегә бүтән бармам, шулай онытырмын гына дигән идем инде. Тик тагын искә алырга туры килде әле.

«ШЕШЕҢНЕ КЫСЫП ЧЫГАРАМ, ДИДЕ»

Бу язма, бәлки, язылмаган да булыр иде. Тик Ф. абзыйга барып кайтканнан соң бер-ике ай узгач, Гөлназ (үзе соравы буенча исеме үзгәртелде) исемле танышым минем белән элемтәгә чыкты. «Син Ф. абзыйга баргансың икән, – диде дә, – Мин дә бардым бит аңа», – дип, үзе белән булган хәлне сөйли башлады.

Гөлназ менә инде берничә ел дәвамында баш авыртуыннан интегә. Температурасы да гади кешенеке кебек 36,6 түгел – 37,2. Бармаган табибы калмады инде – берсе дә төгәл генә сәбәбен әйтеп бирә алмый. Организмын да тикшертеп карады – бер чир дә тапмыйлар, ә башы авырта, температурасы да төшми. Шулай гасабиланып йөргән көннәрнең берсендә теге өшкерүче Ф. абзый янына барган кыз белән очраша Гөлназ. Кыз мактана: минем дә температура иде, шул абзыйга барып кайтканнан соң хәлем яхшырды, температурам да төште ди. Әлбәттә инде, Гөлназ да бу абзый янына барып кайтырга уйлый.

«Килеп керүгә, абзыйга: «Мин авырлы, көмәнемә 13 атна», – дип әйтеп куйдым. Ул мине капшый башлады. Сул як күкрәгемне тотты да: «Синең монда шеш, чыгарырга кирәк», – диде (кызык: минем дә сул як күкрәктә шеш дигән иде бит. – Авт.). Һәм, аркама тезен терәп куеп, сул як күкрәгемне кулы белән кысыпмы-кыса башлады. Башта түзеп утырдым, шулай тиештер, дидем. Тик авырту чыдамаслык була башлагач, абзый, зинһар, җибәрегез, дип ялына башладым. Ф. абзый аның саен катырак кысуын белде. Авыртудан күз алларым караңгылангач, үземдә көч табып, абзыйның кулын этеп җибәрдем. Ул моны көтмәгән иде, күрәсең. Кызарынды-бүртенде дә: «Бар, чыгып кит моннан, күземә күренәсе булма. Күкрәгеңне кискәч килерсең әле – соң булыр», – дип, куып чыгарды. Урындыкка 300 сум акча ташладым да елый-елый чыгып киттем», – дип сөйләде Гөлназ. Күкрәгемне каты итеп кысты, диюен бераз арттыргандыр инде дип уйладым. Шулай да, күңеле тыныч булсын өчен, маммологка күренергә киңәш иттем.

Ике көннән соң Гөлназ язды. Маммологка күренгән. Күкрәгендә «ушиб» (!) дип кайтарган. Ф. абзыйның нәрсә эшләгәнен сөйләп биргәч, табиб Гөлназны ачуланып ташлаган әле. «Күкрәкне шул дәрәҗәдә кыскач, гомерлеккә авырта торган булып калырга мөмкин. Кысу нәтиҗәсендә гематома барлыкка килә, ул исә үз чиратында шешкә әйләнә ала», – дигән. Шөкер, Гөлназның күкрәгендә бернинди шеш тә табылмаган. Ә авыртуы хәйран озакка барды аның. Кадап-кадап авырта, дип йөрде…

Шушы хәлдән соң күпмедер вакыт үткәч, бер мәҗлескә барып чыгарга туры килде. Таныш түгел кешеләр дә байтак иде. Бер таныш түгел кызның «Ф. абзый» дип сөйләвен ишеткәч, башым үзеннән-үзе шул якка таба борылды. «Ф. абзый сул күкрәгемдә яман шеш, диде. Аннан чыгуга маммологка киттем, шөкер, абзый куйган диагноз дөрес булып чыкмады. Гомумән, бүген хатын-кызларда иң еш очрый торган яман шеш – күкрәктәгесе. Абзый шуны белеп эш итә, кыек атып туры тидерергә тели, күрәсең. Ул бөтен килгән хатын-кызга да «синең күкрәгеңдә шеш» дип әйтсә дә, кемдәдер чыннан да шеш булуы ихтимал бит. Менә алар, карале, дөрес әйтте бит бу абзый, дип уйлап йөриячәк инде», – дип сөйләде үзен Лилия дип таныштырган кыз.

САВАБЫН КҮРМӘСӘҢ, БАШКА БАРМАСКА КИРӘК

Казан читендәге Салмачи бистәсендә урнашкан «Хәдичә» мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Кадыйров менә инде 20 ел кешеләрне өшкерү белән шөгыльләнә. Аның исеме күпләргә таныш. Нәкъ менә ул өшкерсен дип кешеләр әллә кайлардан киләләр, мәчетләргә кереп: «Берәр өшкерүче киңәш итегез әле», – дисәң дә, хәзрәтләр Фәрит Кадыйровның исемен атыйлар. Шуңа күрә без дә Фәрит хәзрәт белән элемтәгә керергә булдык. Ф. абзый белән булган хәлләрне сөйләп күрсәттек тә, өшкерүче болай эшләргә тиешме-юкмы дип аңлатма бирүен сорадык.

«Хатын-кыз хатын-кыз өшкерүче янына барса бик әйбәт тә бит, тик бездә алар юк. Шуңа күрә хатыннар да ир-ат өшкерүчеләр янына йөрергә мәҗбүр. Кайбер кеше кулы белән сизә, кешенең тәне буйлап кулын йөрткән вакытта чирләрне «күрә». Авырту булган җирдә кул чемер-чемер килә башлый, диләр. Ләкин мин моның дөреслеген белмим, бу шәригатьтә юк. Кулны йөрәккә, күкрәккә, ашказаны турысына, хатын-кыз әгъзаларына куеп өшкерәләр яки ул әгъзаларга өшкерелгән бал сылап дәвалыйлар – анысы дөрес.

Өшкерүченең акча соравыннан да гаеп эзләргә кирәкми. Өшкергәндә син Аллаһының дошманы белән көрәшәсең. Ул синең үзеңә ябышырга мөмкин. Кайвакыт кешене өшкерәсең – бөтенләй хәлең калмый, бөтен энергияңне суырып ала. Шуңа күрә өшкерүченең кире ул энергияне кайтару өчен 500 тәңкә соравын күпсенмәскә кирәк. Экстрасенслар 20-30 мең дә сорый әле. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Су яңа чыккан утны ничек сүндерсә, сәдака да гөнаһларыбызны шулай җиңә», – дигән. Сәдака биргән саен, мине авыруларымнан шифа кыл, дип дога кылырга кирәк.

Мине башкасы шикләндерде. Ул кеше: «Мин синең бөтен авыртуларыңны дәвалыйм, бозымнарыңны чыгарып бетерәм», – дигән, тик «ИншАллаһ» димәгән. Югыйсә өшкерүче барысын да Аллаһ ризалыгы белән эшли бит. Аннан соң доганы кычкырып укымаган, ниндидер кәгазь белән генә әйләндереп йөрткән. Аллаһы Тәгалә доганы тәнгә сыйпар өчен яралтмаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәтта доганы бөти итеп кесәгә тыгып йөрергә дә кушмаган. Бөти йөртү шәригать буенча дөрес түгел, ул гореф-гадәт кенә. Доганы кесәгә яки башка җиргә тыгып түгел, укып йөрергә кирәк», – дип сөйләде Фәрит хәзрәт.

Фәрит хәзрәт тә шарлатан өшкерүчеләрнең күп булуын әйтте. «Менә мәчетләрдә ишектән керүгә каравылчылар утыра. Алар мөәзин дә түгел, дини белемнәре дә юк. Белер белмәс өшкерә башлыйлар да, кеше калтырана башлагач, куркып, өшкерүне туктаталар, тизрәк минем янга җибәрәләр. Кардәшләрем андый кешеләр янына бармасыннар иде. Зур мәчетләргә кереп сорашсыннар, өшкертү өчен кемгә барырга кирәк, дип сорасаң, анда барысы да әйтәләр. Гомумән, бер тапкыр барып та савабын күрмәсәң, ул кешегә башка бармаска гына кирәк», – ди Фәрит хәзрәт Кадыйров.

Сөмбел СӘЙФИ

Комментарии