ИМАНЛЫ БАЛАНЫҢ ЙӨЗЕ НУРЛЫ

ИМАНЛЫ БАЛАНЫҢ ЙӨЗЕ НУРЛЫ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): «Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия», – диде. Ә без балаларыбызга нинди тәрбия бирәбез соң? Алар бәхетле булып үссеннәр, киләчәктә ата-ана хакын белсеннәр өчен нинди гамәлләр кылабыз? Гаиләбездә биргән үгет-нәсихәтләргә әйләнә-тирәдәге тискәре күренешләр йогынты ясамасмы?

Аллаһыга шөкер, безнең республикабыз, Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, мөселманнарга яшәү өчен иң кулай як дип саныйм. Менә Казанны гына алыйк. Илледән артык мәчет, шәһәрнең кайсы гына җиренә барсаң да, намаз укырга кереп чыгып була, каядыр урамда укырга кирәкми. Балага тәрбия бирү ягыннан да уңай үзгәрешләр бик күп. Хәләл ризыклы балалар бакчалары, мәктәпләр артып кына тора.

Менә кызыбызны мөселман кануннары буенча эшли торган шәхси балалар бакчасына йөртәбез. Биредә балаларга башлангыч дин дәресләре дә бирелә, махсус программа буенча дөньяви фәннәрне дә өйрәнәләр. Билгеле, бәяләр кыйммәтрәк. Ләкин безнең өчен башка кыйммәтләр кадерле. Кызыбызның алган белеменә, тәрбиясенә сокланабыз. Әнисе белән сайлап алган матур яулыкларны ул бик яратып яба. Өч яшьлек шук улыбыз да безнең белән намазлыкка килеп баса, тик тормас кыбырсык булса да, намаз укыганда шауламаска кирәклеген белә. Ләкин әйләнә-тирәдәге тискәре күренешләрнең барлыгын без алардан яшерә алмыйбыз. Транспортта, урамда, шулай ук укырга керәчәк мәктәпләрендә дә алар андый күренешләр белән очрашачаклар, кызганычка каршы. Менә монда инде иман ныклыгы кирәк дип уйлыйм мин.

Соңгы елларда яулыклы кызларның, намазлы малайларның артуына җәмәгатьчелекнең үз фикере. Эш таба алмый интеккән яулыклы кызлар, сакал йөрткән өчен төрле эзәрлекләүләргә дучар ителгән мөселман егетләре турында укып, ишетеп торабыз. Бу нисбәттән менә өч дистә ел балалар укыткан әниемнең фикерләрен язасым килә. Аның «икенчеләре» арасында да яулыклы Фатыйма исемле кыз да, намазлы гаиләдә үскән Йосыф атлы малай да бар.

«Беренче көнне үк Фатыйманың гел шулай яулыктан йөриячәген әйттем. Аның яулыгыннан тартырга, янында ярамас сүзләр сөйләргә ярамаганын аңлаттым, Аңладылар. Иң шук малайларым да Фатыйма янында үзләрен башкачарак, тәртиплерәк тоталар кебек.

Ә бер малаем үзе дә сизмәстән ярамас сүгенү сүзләре әйтеп җибәрүчән. Авылда бабам шулай сөйләшә дип аклана тагын үзе. Инде берничек тә биздереп булмагач, Йосыфтан сорадым:

– Иртәгә бер дога язып алып кил әле, Йосыф, шуны укып йөрсен. Бәлки файдасы тияр.

Ләкин Йосыфның җавабы таң калдырды.

– Ул доганы ярамас җиргә ташламасмы соң? Әйдәгез мин аңа телдән генә кабатлыйм, – дип җаваплады Йосыфым. Гаиләдә алган тәрбиянең чагылышы инде бу иманлы балада», – дип сөйләп алды әнием.

Үзебез аралашкан мөселман гаиләләрендәге матур мөнәсәбәтләрне күреп күңел сөенә. Алар арасында шактый гына авыр хәллеләре дә бар. Ләкин аларның балалары әти-әниләре кебек үк булганына шөкер итә беләләр. Баласына зур байлык калдырып аны бәхетле итәм, дип уйлаучылар ялгыш юлда дип уйлыйм мин.

Бөек галим, мәгърифәтче һәм язучы Ризаэддин бин Фәхреддин безгә мәңге онытылмаслык нәсыйхәт язып калдырган: «Балачактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас».

Кызыбызны мәктәпкә бирер вакыт та килеп җитте. Аллаһы бирсә, көзгә мәктәпкә барырга исәп. Балабыз тугач, башта нинди балалар бакчасына бирергә дип баш ватсак, хәзер мәктәп мәсьәләсе килеп басты. Әйе, хәләл ризыклы, мөселманнар күп йөргән мәктәпләр бар. Ләкин ара ерак, шәһәрнең икенче кырыенда. Шуңа күрә, әлегә үзем укып чыккан, әнием әле дә шунда укытучы булып эшләүче мәктәпкә бирергә дип торабыз. Беренчедән, ризык – хәләл. Икенчедән, мәктәптә белем бирү дәрәҗәсе югары. Өченчедән, мин үзем дә анда укыгач, укытучыларын, мәктәпнең эчке дөньясын беләм. Шуңа күрә балабызга яулыклы булуына кырын караучылар һәм, бигрәк тә, каршы сүз әйтүчеләр булмас, дип ышанам. Шулай итеп Аллаһыга тәвәккәлләп, 1нче сентябрьгә шунда барырбыз дип планлаштырабыз.

Раббым безгә балаларыбызга хәерле тәрбия биреп, хәерле бәндәләре итеп үстерергә насыйп итсен.

Абу МӨХӘММӘД

Комментарии