- 23.04.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №16 (18 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд г.в.с әйткән: «Ахырзаман алдыннан күп кеше күз тию чире белән үләр». Күз тию дигән әйбер, чынлап та бар һәм хәзерге вакытта шушындый халәттәге кешеләр бик күп».
Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчете имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов сүзләре бу. Ул әнә шундыйларны дога ярдәмендә өшкереп сихәтләндерә. Бик күп кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аңа: хәтта Мәскәүдән үк килүчеләр бар. Хәер, «авырулары» арасында күз тигәннәр генә түгел, сихере, бозымы булганнар да җитәрлек.
– Нәфис хәзрәт, аңлатып китсәгез иде, өшкерү ни өчен кирәк ул?
– Бисмилләһир-рахманир-рахим. Өшкерү – Пәйгамбәребезнең сөннәте. Ул яшәгән заманнарда кешеләрне чирләреннән төрле ысуллар белән дәвалаганнар. Кайберләрен сихер яки түшенә бөтиләр тагу белән сихәтләндергәннәр. Соңрак исә Пәйгамбәребез Мөхәммәд г.в.с.гә Коръәннең Бәни Исраил (Ягъкуб балалары) сүрәсенең 82нче аяте иңгән. Анда Аллаһы Тәгалә әйткән: «Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез». Шул заманнан Пәйгамбәребез г.в.с., кешедә берәр чир булса, аны Коръән укып дәвалауны кулланырга боерган.
Чирләр төрле була. Күз тиюләр генә түгел, сихерчелек тә китереп чыгара аларны. Болар хак әйберләр. Сихернең барлыгын галимнәр дә раслый, ул хакта Коръәндә дә әйтелгән. Сихергә каршы өшкерү алымын кулланабыз.
– Кешене өшкерергә кирәклеген кисәтүче нинди дә булса билгеләр буламы?
– Кеше әкренләп кибә, йөзе каралып, күләгәләнеп тора башлый, күзләре үзенә урын таба алмый йөренә. Тагын бер билге – эшләре уңмау: нәрсәгә тотынса да, барып чыкмый. Мәсәлән, яхшы гына эшләгән вакытында эшеннән чыгарырга мөмкиннәр. Яңа эшкә урнаша – алмыйлар, гаиләдә дә кыенлыклар башлана, акрынлап тормышың җимерелгәнен сизәсең. Менә бу – күз тию билгеләре. Ә күз тию куркыныч әйбер, ул күп кенә бәхетсезлекләреңнең сәбәбе дә булырга мөмкин. Күз тию нәрсәдән гыйбарәт? Әйтик, кайберәүләрдә тырышлык, чибәрлек кебек сыйфатлар бар, алар аны бизи. Усал, хөсет, көнчел кешеләр аларга күңеленең эчендә булган нәфрәтле уйлары белән тәэсир итә ала. Күз тию – күкрәктән чыккан көнчелек, ачу, һәм, без аңлатып бетерә алмаслык бер халәт. Пәйгамбәребез заманында шундый бер хәл булган. Сәхәбәләре арасында Сәхл исемлесе башкалардан үзенең ак тәнле булуы белән аерылып тора икән. (Гарәпләр кара тәнле бит). Су коенган вакытында бу ир-егеткә: «Тәнең бигрәк матур», – дип әйтә торган булганнар, аның тәненә кызыкканнар. Сәхл чирли башлаган, нишләтеп кенә карасалар да, дәвасы табылмаган. Пәйгамбәребез г.с.в. янына алып барганнар да, ул әйткән: «Ник сез үзегезнең туганыгызны үтерәсез?». Үтерү дигән сүз: тәненә кызыгып, күз тигерәсез, дигәнне аңлаткан. Сәхлне өшкерелгән сулар белән юганнар, шуннан соң сихәтләнеп киткән.
– Безнең халыкта өшкерү догасы дигән әйбер бар. Кайберәүләр элеккегедән килгән гадәт буенча, әйтик, кечкенә балаларына дога укыганнан соң, мондый сүзләр әйтеп өшкерә: «Әфсен-төфсен, курку бетсен, ырым-шырым бездән китсен! Изге фәрештәләр килсен! Бу бәндәгә саулык бирсен!» – өч тапкыр төкереп ала да, дәвам итә: «Өшкергән су терелүгә ярдәм итсен! Шайтаннарның коты очсын, ярыкларга кереп поссын!». Хәзрәт, болай итеп өшкерү ул дөресме?
– Без Коръән белән генә өшкерәбез, башка ысулларга тотынмыйбыз. Аллаһ сакласын, башка ысулларга кагылырга. Әфсен-төфсен әйтеп өшкерү мөселманнар өчен тыелган.
Коръән укып, кешене өшкергәч, һәрвакыт беренче чиратта Аллаһка мөрәҗәгать итәбез: «Аллаһүммә инни әгүзүбикә минәл хүбси үәл-хәбәис», – дип. Ягъни: «Аллаһым, син кешеләрнең Раббысы, син генә кешене дәвалый, шифаландыра аласың, без синнән: «Бу кешене шифала әле?» – дип сорыйбыз». Шунсыз дәвалау барып чыкмый.
Ә инде әфсен-төфсен укучыларга тукталсак… Бар икенче параллель дөнья. Анда җеннәр һәм шайтаннар яши. Кайбер күрәзәчеләр турында әйтәләр: ул фәлән кадәр җен белән дус, алар белән сөйләшә, дип. Юк. Җеннәр, шайтаннар бервакытта да безнең дус була алмый. Аллаһы Тәгалә «Ясин» сүрәсендә бу сүзне тәгаен әйтә: «Алар сезнең ачык дошманнарыгыз», – ди. Ләкин шуңа карамастан, Коръән шифасын түгел, сихерче-күрәзәче ярдәмен хуп күрүчеләр бар. Мәсәлән, кемдер каты гына авырып киткән, яки эшкә урнаша алмыйча җәфалана ди. Шуннан бара күрәзәчегә яки сихерчегә ярдәм сорап. Ә алары, үз чиратында, ачыктан-ачык җеннәр белән эшли. Ләкин кеше шуны аңларга тиеш: күрәзәче кешенең эчендә булган сихерне яки җенне, үзе белән эшләүче җеннәре көчлерәк булса гына чыгара ала. Шул ук вакытта, җеннәр тәэсире белән бер чиреннән азат ителсә дә, кешенең башка чире, авырлыгы, кыенлыклары барлыкка килергә мөмкин. Чөнки шайтаннар һәм җеннәр бервакытта да кешегә яхшылык эшләмиләр.
– Эчтәге җенне чыгару турында телгә алдыгыз. Ә ул җен кемнәрдә була, кеше үзенең эчендә җен барлыгын нинди сыйфатлар буенча тоемлый ала?
– Иң беренче кешенең холкы үзгәрә. Ир белән хатын арасына «аерылсыннар» дип, бозым салалар икән, аларның эченә җен керә, шуның аркасында бер-берсенә карата нәфрәт барлыкка килә. Шундый хәл булган иде: яныма бер матур гына яшь пар килде, балалары да бар, өйләнешеп, бергә яши болар. «Без берничек тә тынышып яши алмыйбыз», – диләр. Араларында бер-берсенә карата нәфрәт. Хатыны белән сөйләштем: «Ник син болай иреңне күралмыйсың?» – дим. «Белмим, аңламыйм, әмма ул өйгә кайтса, минем аны буып үтерәселәрем килә башлый, шул дәрәҗәдә ачуым килә», – ди. Өшкерә башлагач, Аллаһ бу хатынның җене белән сөйләшергә насыйп итте, җен телгә килеп сөйләште, нигә кергәнен, кем керткәнен әйтте. «Ир белән хатынны аеру өчен кердем», – диде. Ләкин җенгә ышанып бетеп булмый, алар бик нык ялганчы. Без җеннәрнең үз телен дә аңламыйбыз. Коръән укыганда, догалар аларны яндыра башлый, түзеп булмаслык газаплар китерә, шул сәбәпле генә, кемнең эчендә утыра, шул кеше тавышы белән телгә килеп, безгә мәгълүмат бирәләр.
– Нәфис хәзрәт, ә кешенең эченә җен бозым салынган очракта гына керәме?
– Кайберәүләр кеше эченә җен керә алмый дип уйлый. Тик Ислам галимнәре җеннәрнең сихер белән дә, үзлегеннән дә керергә мөмкинлеге турында сөйли. Үзлегеннән керү нәрсә дигән сүз ул? Шундый хәл булган иде. Олы яшьтәге хатын-кыз килде яныма. «Умыртка сөягем бик сызлый», – ди. Өшкерә башладым – җене телгә килде: «Мин мунчада сәке өстендә ятып тора идем, бу хатын килеп керде дә, минем өстемә утырды, мине гарипләде. Шуңа аның умыртка сөягенә кердем һәм аны хәзер шуның белән җәфалыйм», –ди. Тагын бер мисал: икенче бер хатын-кызны өшкергәндә җененнән сорыйм: нигә син бу кешегә кердең, нигә зыян саласың, дим. «Башта ул миңа зыян салды», – ди. Ничек итеп? Өй түбәсенә менгән чагында, әлеге ханым йоклап яткан җен өстенә баскан, аны уяткан, авырттырган. Шул вакыттан башлап, имгәнгән җен төнлә килә дә, бу хатынны буа икән. «Йоклатмыйм, ул мине шунда имгәтте бит, шуның өчен мин аны, барыбер, буып үтерәм», – ди җене.
Аңлагансыздыр: күп очракта, кеше үзе дә гаепле. Безгә бит Аллаһы Тәгалә әйткән: «Галәмнәр хуҗасы сезгә шифа буларак Коръәнне бирде», – ди. Мунчага кергәндә: «Аллаһүмә инни әгузүбикә минәл хүбси үәл хәбәис», – дип, теге затлар зыян салмасын өчен, Аллаһы Тәгаләгә сыенып керү кирәк. Ә бу доганы бер кеше дә укымый. Урындыкка утырыр алдыннан: «Әгузү билләһи минәш-шайтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим» дисәк, безгә һичнинди җен зыян салмас иде. Бу вакытта җен-шайтаннар белән безнең арада пәрдә корыла, ялгыш өстенә утырсаң да, зыян сала алмыйсың, ул сине сизми. Ләкин кеше моны да эшләми. Бөтен бәлабез дә шунда – диннән ераклаштык. Дингә керүчеләр арта дисәк тә, гамәлдә моның киресе күренә – хәтта элементар «бисмилләһ» сүзен дә кеше еш әйтми.
– Урамга уйнарга чыгарганда безне әбиләр: «Теләсә кая утырма, зәхмәт сугар!» – дип кисәтә иде. Зәхмәт сугу ни дигән сүз ул?
– Зәхмәт сугу да җеннәр мәсьәләсе. Кешелек барлыкка килгәнче, меңнәрчә ел алдан бу җирдә җеннәр яшәгән. Алар бик нык бозыклыклар кылган. Моның нәтиҗәсендә Аллаһы Тәгалә аларны күп җирләрдән куган. Җеннәр кырларда, басуларда, сулыкларда, пычрак урыннарда, сазлыкларда үзләренә урын алганнар. Җир өслегендә зур ташлар була. Төрек галимнәре безгә болай өйрәткән иде: зур таш бар икән, күп вакытта кешеләр килә дә, шуның янында нәҗес кылалар. Ә шушы вакытта бу таш өстендә җеннәрнең мәҗлес урыны булырга мөмкин. Мәҗлес урыннарын бозган өчен, алар нишли? Сихерлиләр. Кеше аша түгел, үзләре сихерли. Менә бу – зәхмәт кагылу дип атала. Мәсәлән, әйтәләр: «Фәлән яшеңә кадәр кече хаҗәтеңне үти алма», – дип. Ун ел диләр икән, шушы ун ел эчендә аларны хәтта көчле табиблар да дәвалый алмаска мөмкин. Шуңа күрә, кая гына барсаң да, утырсаң да, Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән иң җиңел ысулы: «Әгузү билләһи минәш-шайтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим»не әйтик. Мин янымда булган шайтаннардан Аллаһка сыендым, ягъни үземне Аллаһка тапшырдым, дигән сүз ул.
– Нәфис хәзрәт, кеше эчендә утырган җенне чыгару өчен бер тапкыр өшкерү дә җитәме?
– Шундый хәл булган иде: бер кешене өшкердем, ул әйтә: «Казанга баргач, үземне өшкерттем, хәзрәт кеше: «Җенең чыгып китте, дип әйтте», – ди. Минәйтәм: «Алай җиңел генә чыкмый ул, әйдә, ят, укып карыйм әле». Өшкерә генә башлаган идем, моның җене шунда ук минем белән сөйләшә дә башлады бит! «Чыкмадым мин, чыктым дип алдаган гына идем», – ди. Җеннәр, сихерләр җиңел генә чыкмый. Җеннәр чыккан очракта да, ерак китми, кире керергә җай гына эзли. Чөнки синең тәнеңдә аларның ашавы, эчүе, тору урыны. Чынлап торып синнән бу җеннең чыгу-чыкмавын бары тик Аллаһ белә, чөнки җеннәр безнең күзгә күренә торган затлар түгел. Шуңа кешеләрне яныма кабат-кабат та чакырам, «Тагын килегез әле, тикшерик», – дим.
– Кешене өшкергәндә үзегез нәрсә хис итәсез?
– Өшкергән вакытымда кем беләндер көрәшкән кебек. Физик хәлне алалар, шул ук вакытта тирләп чыгасың, авыр була. Кайчакта Коръән аятьләрен дә оныттыралар. Кыскасы, Коръән укып, боларны «кууыңны» тыныч кына тыңлап утырмыйлар, сиңа каршы көрәшәләр. Аларның ни дәрәҗәдә көчле икәннәрен көрәшә башлагач та аңлыйсың, чөнки кайсы берсе хәлне нык ала: йокың килә, хәлсезлек башлана. Мондый чакларда үзеңне вакытында кулга алырга кирәк, югыйсә ул сине җиңәчәк, үзеңә дә зыян салырга мөмкин. Шулай укып утырганда, кинәт кенә, өстеңнән ниндидер бер авыр әйбер алып атылган кебек, җиңел булып китә. Шул вакытта өшкерелгән кеше дә күзен ачып җибәрә дә, рәхәт булып китте, ди. Бу – җеннең чыгуы дигән сүз. Җеннәрен чыгарган вакытта кеше берничек тә тыныч кына утыра алмый. Кем елый, кем акыра, бер матур гына хатын-кызга, мәсәлән, ике сәгать буе укыдым, ә ул шул вакыт эчендә бертуктаусыз сүгенде. Нинди генә кабахәт сүзләр әйтми, минем андый әшәке сүзләрне хәтта ишеткәнем дә юк иде. Менә шундый хәлләр дә була. Кешедә әгәр дә сихер бар икән, ул сизелә, күренә башлый. Урындыкка утыртып куясың икән, ул идәнгә егылып төшә, тибенә…
– Өшкерүләрдән соң үзегезгә дә берәр ничек чистарынырга туры килмиме?
– Бик нык арыганлык сизәм, шунлыктан бер сәгатьтән дә ким итмичә, Коръән тыңлыйм. Шуннан соң гына әйбәтләнәм.
– Нәфис хәзрәт, кеше үзен үзе дә өшкерә аламы, моның өчен нинди догалар укырга кирәк?
– Үзеңне үзең өшкерү, башка кеше тарафыннан өшкерелүгә караганда, әйбәтрәк тә әле. Авырткан җиреңә уң кулыңның уч төбен куеп, шуңа карап, аз гына тавыш белән белгән догаларыңны укыйсың. Күпме булдыра аласың, шуның кадәр. Бик зур шифага ия «Фатиха» сүрәсе, шайтан-җеннәрнең котын алып торучы «Аят-әл Көрси» бар. «Фәлак», «Нәс» сүрәләре дә көчле. Аларын Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд г.в.с.не яһүдиләр сихерләгәч җибәргән, шуңа сихер-күз тиюләргә каршы бик зур көчкә ия сүрәләр бу. Әмма өшкергәндә шуны аңларга кирәк: бер дога укыдың да, булышыр түгел, кабат-кабат, сабырлык белән, һәм ярдәм итәчәгенә ышанып укырга кирәк!
P.S. Укучыларыбыз Нәфис хәзрәт янына барырга теләсә, яки аңа сораулары булса, +7 (85592)-5-54-45 телефоны буенча Азанкайдагы Зәңгәр мәчеткә шалтырата ала.
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА
«Җеннәр өшкергәнне тыныч кына тыңлап утырмый»,

Комментарии