Космонавтлар нишләргә тиеш?

Космонавтлар нишләргә тиеш?

Газетада басылган «Бүгенге Татарстанда ислам вәзгыяте» (26 декабрь, 2012 ел) дигән мәкаләне укыгач, үземне борчыган күп сорауларга җавап таптым. Рәсим Хәбибулланың бар сүзе белән килешәм. Аның, газетада басылып чыга торган язмаларын, якыннарымны вәгазьләү нияте белән, күптәннән җыеп барам инде. Бу хатны язмаган да булыр идем, ләкин шул язмага карата кайтавазлар басыла башлагач, язарга булдым.

Рәсим Хәбибулла үз язмасында һәр сүзенә Коръәннән һәм хәдисләрдән дәлил китергән, ә кайтавазларда – «Тыелмаганы рөхсәт ителә» һәм «Бездә алай түгел лә…»дә Коръәннән дә, сөннәттән дә бернинди дәлил тапмадым. Укучы бары тик үз фикерен генә әйтә.

Мин үземне күп гыйлемле, дип санамыйм. Әмма Пәйгамбәребез (с.г.с.) тарихын (сира) өйрәнгәндә, бер мәртәбә дә аның сәхәбәләр белән туган көннәр, «өчесен», «җидесен», «кырыгын» үткәргән, дигән дәлилләр очратмадым. Әлбәттә, алар Коръәнне күп укыганнар, Коръән кушканча гамәл кылганнар, гыйбадәттә булганнар. Аллаһтан аять иңгәч тә, Аның һәрбер әмерен үти торган булганнар.

Шуны әйтәсе килә: күп гасырлар динебез тыелып килгән, китаплар юк ителгән. Әмма әби-бабаларыбыз ничек тә динне саклап калырга тырышкан, зәгыйфь хәлдә булса да саклап калганнар. Аллаһ үзе бирсен аларга хәерле җәзасын!

Дини календарьларга килгәндә, өч төрле календарьда бер үк әйбер өч төрле язылган. Аларны тикшереп, төзәтеп торучы юк бугай.

Тагын шуны әйтәсе килә: Рәсим хәзрәт үзе үк Коръән мәҗлесләрен ешрак уздырырга өнди. Әгәр дини ашларга чакыралар икән, нигә анда вәгазь укымаска, бидгатьнең нәрсә икәнен аңлатмаска?

Аннан соң бер кызыклы сорау бирәсем килә Рәсим хәзрәткә: Бакый Зыятдин «Июнь аенда Норильскийда кояш батмый, ничек ураза тотарга?» – дигән сорау бирә. Миндә дә бер сорау туды: мөселман космонавтлар космоста ничек намаз укырга тиеш?

Кардәшләребезгә үзара татулык, иминлек, хәерле гыйлемнәр өстәүләребезне теләп,

Алсу ХУҖИНА.

Әлмәт шәһәре.

Тыелмаган рөхсәт ителәме,

яки кушмаганны эшләргә ярыймы?

Балтач районы, Карадуган авылыннан Бакый хаҗи Зыятдин әфәнде дә, хәзер менә Алсу Хуҗина да язмама битараф калмыйча, үз сорауларын юллаганнар. Аларга җавап бирмәсәм, минем тарафтан тәкәбберлек кылынган булыр иде.

Бакый туган, мәкаләмне «тирән эчтәлекле», дип билгеләп үткәнсез, рәхмәт. Чыннан да, бик тирән булган, күрәсең, биргән сорауларыгыздан аңлашылганча, төбенә чаклы төшеп җитә алмагансыз.

1. Газета, радиода, телевизорда вәгазь уку турында Коръәндә, хәдисләрдә әйтелгәнме? – дип сорыйсыз. Ягъни мәсәлән, «болар турында Коръәндә дә, хәдисләрдә дә берни әйтелми, димәк газетада вәгазь язу, радио-телевидение аша вәгазь сөйләү дә бидгать була бит инде» дип, белгертергә телисез. Аллаһы Тәгалә Коръәндә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) мөрәҗәгать итеп әйтә: «…Синең бурыч – Аллаһ хөкемнәрен ирештерү генә, Аллаһ – бәндәләрнең эшләрен күрүче» (3. 20). Әгәр дә Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) нәрсә дә булса әйткән икән, ул бүгенге ислам динен кешеләргә ирештерергә тырышучы мөселманнарга да кагыла, бигрәк тә имамнарга, мөхтәсибләргә, мөфтиләргә, хәзрәтләргә. Ә инде хәзрәт шәригать кануннарын халыкка ирештерү юлын үзе сайлый; кемдер сөйли, кемдер яза. Халыкка тизрәк хаклыкны ирештерү өчен кулланыла торган цивилизация җимешләре – матбугат һәм радио-телевидение дини гамәлгә керми. Шулай ук, азан тавышы еракка ирешсен өчен төзелгән манаралар да, тавыш көчәйткеч тә, кер юа торган машиналар да, суыткычлар да, утырып йөри торган машиналар да дини гамәл була алмыйлар һәм бидгать исемлегенә кермиләр. Бары тик Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы камил итеп төзеп биргән дингә кертелгән яңалыклар гына бидгать гамәл була. Шуның өчен мин Коръән аятьләре һәм хәдисләр белән исбатлап, бидгать гамәлләрнең кешене ислам диненнән чыгарганын аңлатырга тырыштым. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Иң яхшы сүз – Аллаһы Китабы, иң яхшы җитәкчелек – Мөхәммәд җитәкчелеге. Иң ахмак гамәл – яңалык кертү, һәр яңалык – адашу, һәр адашу – утта», – диде. Ул (с.г.в.) тагын әйтте: «Безнең эшкә (Исламга) кем генә яңалык кертсә дә, бу яңалык кире кагылачак». Бу хәдисне укыган кеше әйтергә мөмкин: «Менә бит кире кагылмаган, без бу бидгатьләрне башка фарыз гамәлләргә караганда да яратып кылабыз», – дип. Бу хәдистәге «кире кагылачак» сүзен, шул яңалыкны керткән һәм кылган кеше ислам диненнән кире кагылачак, шул бидгать гамәле белән исламнан төшеп калачак, дип аңларга кирәк.

2. Мөфтине ничек куярга – сайлапмы, билгеләпме?

Шәхсән мин, һәм диния нәзарәтенең Уставында да шулай иде, мөфти сайланып куелырга тиеш, дип саныйм. Хәтта, мөфтине бөтен мөселманнар сайларга тиешлекне яклап чыгар идем. Соңгы сайлаулар кебек, сайлап алып чакырылган имамнар янына, рәт саен ике яклап полиция хезмәткәрләре бастырып куеп, телиме-юкмы, кул күтәртеп түгел, ә яшерен тавыш бирү ысулы белән сайланырга тиеш мөфти. Ә сайлауда бөтен мөселманнар катнашсын өчен, сайлауларга бер ел кала массакүләм мәгълүмат чаралары аша: «Кайсы хәзрәтләрне мөфти итеп сайлар идегез?» – дип мөрәҗәгать итәргә кирәк. Халык күрсәткән хәзрәтләр исемлеген төзеп, аларны сайланучылар (кандидатлар) исемлегенә кертеп, исемлекне матбугатта бастырып чыгарырга һәм шул матбугат чарасы, махсус төзелгән комиссия исеменә, бер ай эчендә, мөселманнардан кайсы имамны сайлавы хакында исем-фамилиясен, әтисенең исемен, ничәнче елгы, кайсы район, кайсы авыл кешесе һәм кайсы мәчеткә йөрүен язып җибәрергә тиеш. Бу минем фикер.

3. Хаҗга баруны ничек оештырырга? Бу турыда Пәйгамбәребез (с.г.в.) нәрсә дигән?

Һәр кеше ничек итеп бару юлын үзе сайлый, әмма илләр арасындагы сәясәт һәм Хаҗга баручылар саны бик күп булу сәбәпле, һәр илгә квоталар бирелә башлады. Шуның өчен, шул квоталарга туры китереп, төрле регионнардагы дини оешмалар яисә турфирмалар кешеләрне төркем-төркем итеп, Хаҗ кылуны оештырырга мәҗбүр булдылар. Хаҗга баруны оештыруны да бидгать гамәлләргә кертеп булмый, ә Хаҗны кылган вакытта аны үтәү тәртипләренә яңалык кертелсә, бу бидгать гамәл була.

Ә инде Хаҗга баруны оештыручылар, иң әүвәл, ихлас күңелле, кешеләргә ярдәм итүдән тәм табучы (төп максаты акча эшләү булырга тиеш түгел), ничек итеп оештырганда мөселманнарга арзанрак һәм ансатрак булуын кайгыртучылар булырга тиеш. Кеше кайда гына эшләсә дә, нәрсә генә оештырса да үзендә җаваплылык хисе тоярга тиеш, бу дөньяда кешеләр алдында да, ахирәттә дә җавап бирергә кирәклеген онытмаска иде. Шулай булганда Хаҗга баруның бәясе дә 100-120 мең сумга төшмәячәк.

4. Кояш баемаган җирдә (Норильскида) кайчан сәхәр ашарга, кайчан авыз ачарга? Ул турыда хәдисләрдә нәрсә әйтелгән?

Бу турыда хәдис очратканым юк, әмма мөселман галимнәре әйтүенчә, ике төрле юл сайлап була:

– сәхәрне һәм авыз ачуны Мәккә вакыты белән үтәргә;

– шул җиргә якынрак булган кояш байый торган өлкәдәге вакыт белән ураза тотарга була.

Әгәр мөселман кешесе галәм киңлегендә булса, ул сәгатен Мәккә вакытына көйләп куеп, Мәккәдәге намаз вакытлары белән намаз укырга тиеш. Ә уразага килгәндә, космонавт сәфәрдәге кеше исемлегенә керә. Сәфәрдәге кеше уразаны сәфәрдән кайткач, 1 көнгә 1 көн итеп каза кыла ала.

Иң мөһиме, кешене исламнан чыгарып җибәрә торган бидгать гамәлләрне аклар өчен, тормышта кулланыла торган машиналарны, Коръән һәм Сөннәткә нигезләнеп, Иҗмаг һәм Кыяс рәвешендә галимнәрнең биргән фәтвәләрен бидгать белән бутарга ярамый.

Мөхтәрәм Бакый хаҗи, сез шундый балаларча самимилек белән сорап куясыз: «Хәзрәт, Коръән мәҗлесе үткәрергә тиеш, ди. Ә аны ни өчен мәрхүмнең җидесенә туры китереп үткәрергә, укырга ярамый, нигә бу зур гөнаһ?!» Бу сорауга каршы минем дә сорау бирәсем килә: ә ни өчен Коръән мәҗлесе уздырыр өчен ата-анаңның, яисә туганыңның үлгәнен көтеп торырга соң? Ни өчен Коръән аятьләрен дә санга сукмыйча, Иблис кушканны үтәргә атлыгып торабыз? Әлбәттә, бу сорауга мәкаләдә җавап бар иде, күрәсең, аңлап җиткермәгәнсез. Коръән мәҗлесләрен әрвахларның өченә, җидесенә, кырыгына һәм елына туры китереп уздыру зур гөнаһ түгел, бары тик мондый гамәл мөселманны исламнан чыгарып җибәрә. Әгәр Пәйгамбәребез (с.г.в.) сүзе белән әйтсәк: «Исламга яңалык керткән кеше, җәядән ук атылып чыккан кебек, исламнан чыгып китә». Әгәр бу гамәлләр гөнаһ кына булса, вакытымны исраф итеп, бәлеш муллаларын һәм абыстайларын үземә дошман итеп мәкаләләр язып утырмас идем, чөнки гөнаһларны Аллаһы Тәгалә кичерергә вәгъдә итте. Ә исламнан чыгып киткән кеше ахирәт көнендә генә кире мөселман була алмый. Аңлагыз, сез бит укытучы кеше, Аллаһы Тәгаләне ялганчылыкта гаепләгән кеше мөселман була алмый!!! (5, 3 аятьләрне укыгыз). Кабатланып булса да әйтергә туры килә: Коръәндә һәм Сөннәттә булмаган бидгать гамәлләрне кылу – Иблискә буйсыну була. Шуның өчен Коръән мәҗлесләрен Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткәнчә генә уздырырга кирәк.

Сез дөрес әйтәсез, авылда җомга намазларына халык бик аз йөри, ә Коръән мәҗлесләренә яшьләр дә матур киенеп килә. Менә шуны истә тотып, авыл имамы үз мәхәлләсендәге мөслим-мөслимәләрне, олысын-кечесен мәктәп бинасындамы, клубтамы җыеп, олы Коръән мәҗлесе уздырып: «Мөхтәрәм авылдашлар, без Коръән мәҗлесе уздырыр өчен туганнарыбызның үлгәнен көтеп ятмыйк. Коръән мәҗлесе еш уздырылган йортларда бәрәкәт арта, балалар иманлы булып үсә, тапкан малларыбызның файдасы күбрәк була», дип аңлатса, вәгазь сөйләсә һәм шуннан соң үрнәк күрсәтеп, беренчеләрдән булып үз йортында Коръән мәҗлесе уздырса, моның нәтиҗәсе булмый калмас иде. Әле авыл имамы һәр йортка кереп кешеләрнең хәлен белеп, мәчеткә чакырып кыскача гына вәгазь сөйләп чыкса, тагы да яхшы булыр иде. Авыл имамы, «мәчеткә йөрмиләр», дип зарланып ятарга тиеш түгел, ул халык белән уртак тел табып, даими элемтәдә торырга тиеш.

«Динегездә артыклык кылмагыз, сезгә чаклы яшәгән кавемнәр диндә артыклык кылып һәлак булды», дип безне кисәтә Рәсүлебез (с.г.в.). Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһы һичкемгә көче җитмәс эш йөкләмәс, көче җиткән эш кенә йөкләр. Берәү Аллаһыга буйсынып изге гамәлләр кылса – файдасы үзенә, әгәр берәү гөнаһлы эш кылса – зарары үзенә» (2. 286).

Никтер без үзебезне мөселман дип санасак та, Аллаһы кушкан фарызларны, Рәсүлебезнең (с.г.в.) сөннәтен үтәргә ашыкмасак та, Иблис кушкан бидгать гамәлләрне эшләргә атлыгып торабыз, алай гына түгел, «гамәлләребезне дөресләп, Аллаһы кушканча кылырга тырышыйк», дигән мөселманга төрле ярлыклар тагып, мыскыл итәргә дә күп сорап тормыйбыз.

Без – татарларда шундый әйтем бар: «Кушсаң, эшләмәс иде». Менә Бакый туган, мисал өчен әйтик, сезнең мунча бурасы бурарга дип хәстәрләп куйган бүрәнәләрегезне үзегез өйдә юк чакта кунакка кайткан малаегыз «Әтигә ярдәм итим әле», дип, утынга кисеп, ярып, өеп куйды ди. Сез аңа рәхмәт әйтер идегезме? Ул бит сезгә ярдәм итәргә теләде. Ә яхшы эшнең нинди начарлыгы бар? Ә-ә, ул сез кушмаган эшне эшләп, сезнең күп көч куеп хәстәрләгән мунчалык бүрәнәләрне тапап куйган. Шуның өчен малаегызны бик каты ачуланыр идегез, шулаймы? Нәкъ шулай, Аллаһы Тәгалә дә Үзе кушмаган гамәл кылучыларны Рәхмәтеннән мәхрүм итә дә, намаз укуына карамастан, мөселманнар исемлегеннән сызып ташлый.

Менә безнең кебек бидгать гамәлләргә батканнар турында Аллаһының Илчесе (с.г.в.) болай ди: «Килер шундый чор, өммәтем бидгать гамәлләргә батып бозылып бетәр, мең, меңнән дә күбрәк кеше җыелып намаз укырлар, араларында бер генә мөселман да булмас».

Бидгать гамәлләрдән арынып, хакыйкый мөселманнар булып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп яшик, Аллаһының җәннәтләрен кәсеп итик, мөхтәрәм милләттәшләр!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии