Халык алдында оят

Халык алдында оят

13 мартта Казанда Мөселманнарның Диния нәзарәтендә пленум булды. Шушы очрашуда вазифасына 3 кандидат сайланды. Әлбәттә, моңа каршы чыгучылар да булды. Ә күпчелек имам-мөхтәсиб ризалык белдерде.

Бу зур эштә хаталанмас өчен, җәмәгать белән барырга кирәк. “Җәмәгать белән баручының юлы дөрес булыр”, – диелә Коръәндә дә. (“Гыймран” сүрәсе, 103 аять). Кайбер имамнар Татарстанда мөселманнар арасында бүленү бара дип тавыш куптара. Мин бу фикер белән тулысынча килешмим. Чөнки җыелышта без имам-мөхтәсибләрнең бердәм булуына шаһит булдык. Канәгатьсезлекне бары тик бер-ике кеше белдерде, алар да тиздән безгә кушылыр дип ышанам. Бүген безгә алдынгы, авторитетлы, мөселманнарны җитәкли ала торган мөфти кирәк. Беренче этап, үсеш этабы мәчетләр төзү иде. Аллага шөкер, безнең дә районында 73 мәчет эшләп килә. Хәзер шушы Аллаһы йортларында булган эшкә, ягъни имамнар алып барган эшләрнең сыйфатына күбрәк игътибар бирергә кирәк. Икенче этапка күчәргә вакыт. Ул – халык белән күбрәк эшләү, аларның рухи мәнфәгатьләрен үтәү.

Кызганыч, бүген имамнарның дәрәҗәсе бик кимеде. Элек дигән кеше авылда иң авторитетлы иде. Аңа халык бөтен рухи һәм көнкүреш сораулар белән мөрәҗәгать итте, хәзрәт аларга ярдәм күрсәтте. А хәзер нәрсә? мәҗлесләргә йөрүчегә әверелде. Һәм бу бик аяныч хәл. Ул гына түгел. Бер-беребездән гаеп эзләп, сүгеп, пычракка батырып йөрүчеләр пәйда булды – бу әхлаксызлык нәрсәгә китерер? Халык алдында оят. Чөнки талашу башланса, шау-шу ике кеше арасында булды дип әйтмәсләр – мөселманнар талаша, диячәкләр. Моны күреп кеше исламга ничек килсен. Аллаһы Тагалә кешене хайваннан акыл белән аерды. Димәк, кеше булып калыйк, хайван дәрәҗәсенә төшмик!

Бу дөньядагы бөтен әйбер – Аллаһы Тагаләнең бер сынавы, шуңа күрә бүген булган хәлләргә без канәгать булырга тиеш. Җитәкчеләребезне Аллаһы Тагалә сайлап куя, барысы да аның хөкемендә, безнең тәкъдиребездә билгеләнгән. Шуңа күрә без аларга карата итагать итәргә тиеш, Диния нәзарәтенә буйсынып, җитәкчеләребездән канәгать булуыбызны белдерергә. Ул безнең бөтен мөселманнар кабул иткән уставта да әйтелгән. “Һәрбер кешенең үз фикере бар”, – диярсез сез. Әмма безгә аерым-аерым түгел, ә бергә уйлашып, күпчелек белән, җәмәгать белән карар кабул итәргә кирәк. Ә җәмәгатьтән аерылган кешенең «мин фәлән уйлыйм, мин шулай фикерлим», дип әйткән сүзләре – хаталы.

Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләгә иман китердек, барыбыз да мөселманнар.

Арча районы имам мөхтәсибе Раил хәзрәт.

  Халык алдында оят, 2.7 out of 5 based on 10 ratings

Комментарии