- 23.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №11 (24 март)
- Рубрика: Иманга юл
Узган санда минем имза астында «Татар мәчете руслашырмы?» дигән хәбәр басылган иде. Сүз Казан үзәгендә урнашкан «Нурулла» («Печән базары») мәчетенең киләсе атнадан җомга вәгазен рус телендә сөйләячәге хакында. Бу сүзләрне мөнбәрдән чыгыш ясаган хәзрәт хәбәр итте. Шулай ук бу язмада күптән түгел генә басылган аналитик белешмә мәгълүматлары да китерелде, аерым алганда, «Нурулла» мәчетенең кара исемлеккә керүен, анда «сәләфит» дин әһелләре хезмәт итүе урын алды. Ахырдан: «Кыскасы, киләсе җомганы көтик. Вәгазь нинди телдә сөйләнгәнен шунда хәбәр итәрбез», — дип, тәмамладык. Инде хәбәр итәбез: вәгазьтатар телендә барды!
Тик ни өчен татар телендә сөйләнде соң? Юкса мөнбәрдән чыгыш ясаган хәзрәт үзе үк киләсе атнадан вәгазь 11.45 минуттан 12гә кадәр – татарча, аннан соң җомга вакытында русча вәгазь сөйләнәчәк, дип белдергән иде. Русча вәгазь сөйләнмәүдә кем һәм нәрсә киртә булган? Киләчәктә “Нурулла” мәчете татар телен җуярмы? Мондый тенденция башка мәчетләргә ни дәрәҗәдә яный? Җәмәгатьчелектә резонанс тудырган шушы хәбәрдән соң әлеге сорауларга җавап эзләнде. Бер-бер артлы шалтыратулар башланды, хәтта бөтен сүзләр нигезле, чыганакка таянган булуга карамастан, “хатамны” раслый башладылар. Эш нидә?
“РУСЧАГА РИЗАЛАШМЫЙМ”
Вәгазьдән соң сорауларыма җавап табу өчен, мәчетнең баш имамы Габдулла хәзрәт Галиуллиннан бүлмәсенә төштем. “Миңа проблемалар кирәкми, мин түгел, әнә Фәрит хәзрәт монда “главный”, – дип проблемадан коры чыгу теләге белән әңгәмәдән баш тартты ул. Гәрчә кемнең баш икәне ап-ачык билгеле булса да. Габдулла хәзрәт бу очракта җаваплылыктан тиз котылды. Фәрит хәзрәт белән аралашканчы ук хакыйкатьне ачып булмавы билгеле иде. Чөнки ул шәхси фикерен белдерә һәм мәчет исеменнән сөйләми, ә мәчет өчен башка берәү җаваплы.
– Татарстан җирендә, бигрәк тә Казанда русча вәгазь сөйләү татарлар өчен оят булырга тиеш. Гомер-гомергә ата-бабаларыбыз мәчеткә рус кешесе керсә, аны сөйләштерми иде. Мәчеттә русча сөйләү кеше күңеленә бата торган гамәл түгел, – дип сүзен башлады һәм узган җомгада русча сөйләү мәсьәләсенең сәбәпләрен тезеп китте Фәрит хәзрәт. – Мөселманнар Габдулла хәзрәттән татарча белмибез, вәгазьне русча алып барыгыз әле дип сораган. Ләкин татарча белмәүчеләр русча вәгазьне Борнай мәчетендә тыңлый ала ләбаса.
– Ни өчен бүген вәгазьне русча алып бармадылар? Узган җомгада хәзрәт шулай дип әйтте бит.
– Юк, монда русча вәгазь сөйләнмәячәк. Мин дә, Тимергали дә (мәчеттә өч имам: Габдулла хәзрәт, Фәрит хәзрәт, Тимергали хәзрәт) вәгазьне татар телендә сөйләячәк. Русча вәгазь кирәкми безгә. Татарстан, аның башкаласы Казандагы мәчетләрдә вәгазьнең русча булуын күңелем кабул итми.
– Ни өчен алайса узган җомгада русча вәгазь турында сүз чыкты? Димәк, кемгәдер кирәк?
– Анысын әйтә алмыйм. Тимергалигә Габдулла хәзрәт әйткән, аннан мөселманнар сораган.
Бу мәчеттә күптәннән эшлим. Әби-бабалар балаларыбыз татарча вәгазь тыңласын иде, дип йөри иде. Әгәр Ташкентка, Таҗикстан яки башка җиргә барсам, алар вәгазьне татарча түгел, үз телендә сөйли. Татарстанда да татарча сөйләнергә тиеш. Телебез өчен көрәшергә тиешбез.
– Ни өчен “Нурулла” мәчете кара исемлеккә кереп, биредә “сәләфит” дин әһелләре бар дип язылды?
– Бездә андый имамнар юк. Ләкин мәчеткә төрле мөселман килә, араларында төрлесе бар.
“РУСЧАГА КҮЧҮ – ХРИСТИАНЛАШТЫРУНЫ КӨЧӘЙТӘ”
Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт ФӘИЗ:
– Һәр кеше үз абзарында үзе хуҗа дигәндәй, “Нурулла” да –аерым мәчет, аерым оешма. Башкаларны җәлеп итәбез дип русчага күчкәнче, халкыбызны дингә татарча чакырсак иде. Вәгазьне русча сөйли торган мәчетләребез бар инде безнең. Бу мәсьәлә Казан мөхтәсибәтләре утырышында басым ясап әйтелә.
– “Болгар” мәчетендә вәзгыять ничек, русча сөйләгез ише гозерләр киләме һәм Сез аны ничек чишәсез?
– Бу мәсьәләдә төрле милләт вәкилләреннән хатлар килә. Әгәр мин, мисал өчен, Дүшәмбе шәһәрендә булып, имамга вәгазьне татарча яки русча сөйлә әле дип сорасам, сезнекеләр нишләр иде, дип гозер белдерүчеләрдән сорагач: “Тотып кыйныйлар”, – дип җавап кайтаралар. Шуннан үзләре дә аңлап: “Алайса, аңлашылды хәзрәт”, – диләр. Син башка милләт вәкилләрен хөрмәт итәргә тиеш.
Русча вәгазь дип ялгыш юлдан киттеләр. Вәгазьләрне без болай да дискларда татар, рус, гарәп телләрендә чыгарып торабыз. Ләкин җомга бит башка мәсьәлә. Аның үз хөтбәсе, үз мәхәлләсенең төп халкы, татар халкы бар. Татарлар милләт буларак дин саклаган. Башка телгә күчү – модага иярү ул. Без русча вәгазь сөйләүче мәчет дип “Борнай”ны билгеләгән идек. 4-5 мәчет үз белдеклеге белән аңа иярде.
– Русчага күчү – котылгысызмы, әллә башка сәбәпләр бармы?
– Президентыбыз: “Үзебезнең гореф-гадәтләрне сакламыйча, башкаларныкын, Хәнәфи битлеге аша башка идеологияләрне кертү бара”, – дип әйтте бит. Сүз дин әһелләре турында бара, ялганнан башланган әйбер ялган белән тәмамланачак та. Бүген рус телендә вәгазь, аерым дәресләр бар, әмма җомга вәгазе ул – башка мәсьәлә. Русчага күчү – миллилектән чигенү. Рус телле мәчетләр шулкадәр кирәк микәнни, булганына халык сыешып бетмиме?
– Сез моңарчы дәгъват бүлеген җитәкләдегез, бу проблемалар күтәрелә идеме?
– Мөфти хәзрәт тә, шәхсән үзем дә һәрчак шул позициядә тордык.
– Вәгазьне русча сөйләү руслашуны аңлата. Моның нәтиҗәсен ничек күзаллыйсыз?
– Рус руханилары сүзне “Братья и сестры” дип башлый. Соңгы вакытта мөселман кардәшләр дә шул сүзләрне кабатлый башлады. Безнең русча вәгазь сөйли башлаганга 10-12 ел вакыт үтте. Мәскәүдә дә Равил Гайнетдин вәгазьне элек татарча гына сөйли иде, хәзер ике телдә дә сөйләргә мәҗбүр. Ләкин анда башка ситуация. Әмма без Татарстанда бит.
Татар теленә ислам терминологиясе 1400 ел буе кергән, иләнгән, калыплашкан. “Иманлы бәндә”нең мәгънәсе “верующий человек”ка караганда күпкә киңрәк. “Дога кылыйк” дигән сүзне “воздадим мольбу”га үзгәртү, беренчедән, аңлашылып бетмәсә, икенчедән, христиан терминологиясе. Ни өчен бүген татар-мөселманнар арасында протестантлар, баптистлар ише секталарга китүчеләр күп. Чөнки русча терминология. Бүген без балаларны тел аша христианлаштырырга ярдәм итәбез. Рус телендә безнең үз терминологиябез юк. Ә татарда 30-40% гарәп сүзләре, алар татарлашкан. Безгә 1400 еллыкны сайларгамы, әллә 12 еллыкнымы? Димәк, христианлаштыру процессын көчәйтүгә үз кулыбыз белән ярдәм итәбез.
“БУ БЕЗНЕҢ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ”
Татарстан хөкүмәте каршындагы дин эшләре идарәсе Ринат ВӘЛИУЛЛИН:
– 500 елдан артык татарларны кысу дәверендә татарны милләт буларак, телен саклап калуда ислам дине зур роль уйнады. Бүгенге вәзгыятьтә бу халәтнең үзгәрә баруын күрәбез. Бигрәк тә Русия төбәкләрендә ситуация начарлана. Моны илебезнең күп төбәкләрендә булган кеше буларак әйтәм.
Иң элек мәчеттән тел юкка чыкса, икенчедән, шушы татарлар салган, алар көченә эшләп килгән мәчетләр әкренләп татарлар кулыннан китә. Алар татарларның гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә уртак гыйбадәтханәләренә әверелә бара. Читтән килгән мөселманнар өчен мәчет бер мәдәни үзәк ролен уйный. Әлеге проблемалар моңарчы Русия төбәкләрендә күзәтелсә, кызганыч, хәзер бу вәзгыять Татарстаныбызга да үтеп керә башлады. Бу ситуация безнең өчен бер яктан да отышлы түгел! Авылларга әле ул тиз арада гына үтеп кермәс, ә шәһәр һәм район үзәкләрендә әлеге процессның башлануы безнең өчен куркыныч. Казандагы дүрт мәчеттә җомга, гает бәйрәмнәре русча алып барыла. Аңлатмалары гади – бездән русча сөйләгез дип сорыйлар, вәгазьне аңларга телиләр. Ләкин без башка якны – миллилекне, телне дә кайгыртырга тиеш. Русиянең башка төбәкләрен контрольдә тота алмыйбыз, әгәр Татарстанда туган телебез юкка чыга бара икән, димәк, бу проблемага каршы чара күрергә кирәк. Аңлавымча, конгрессның дин комиссиясендә дә бу хакта ачык әйтелде.
КОРЫЛТАЙДА ТАТАР ТЕЛЕ МӘСЬӘЛӘСЕ
27 февральдә узган Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда кабул ителгән резолюциядә: “… безнең традицион рухи кыйммәтләребезне, милли мәдәниятебезне һәм ТАТАР ТЕЛЕН САКЛАУ аерым бер мәгънәви төсмер ала”, – дип әйтелә.
Алай гына түгел, миллилектән читләшүче дип тәнкыйтьләнүче мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның корылтайда ясаган чыгышы аерым игътибарга лаек:
– Татар теле һәм ислам дине бер-берсе белән тарихи бәйләнештә. Татарстан мәчетләрендә вәгазьләрнең нинди телдә алып барылуы – безнең өчен мөһим мәсьәлә. Татар теле гасырлар буена мөселман мәгърифәте теле булган, ислам белән беррәттән татар милләтен үстергән һәм саклап калган.
ЮНЕСКО мәгълүматы буенча татар теле дөньяда еш кулланыла торган 14 тел исәбенә керә. Хәзерге вакытта, глобальләшү заманында, ел саен берничә тел җир йөзеннән югалып барганда, татар теле киләчәгенә дә куркыныч яный. Һәм нәкъ менә ислам дине телебезне саклап калуга ярдәм итәргә сәләтле.
Биредә шуны аңларга кирәк: тел – халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк…”
ЭШ НИДӘ?
Дүрт мәчетнең рус теллегә әверелүе артында нинди көчләр тора? Бу гади мөселманнарның гозере генәме? Гозергә иярү дөресме? Бу күп очракта эмигрантлар ихтыяҗын кайгыртуга кайтып кала, ә халкыбыз мәнфәгатьләре янә читтә калачак. Ни өчен “Нурулла” мәчетендә вәгазь русча сөйләнмәде? Төп сорау шул иде юкса. Инициатор Габдулла хәзрәткә билгеле бу хакыйкать. Ләкин башка сәбәпләренең берсе – “Безнең гәҗит” үз ролен уйнады. Моны, сүз уңаеннан, Фәрит хәзрәт тә билгеләп үтте. Тимергали хәзрәт тә: “Русча сөйләмәячәкмен”, – дип Габдулла хәзрәткә әйткән. Әгәр газетада бу чыпчык башы кадәр хәбәр чыкмаса, “Нурулла” мәчетендә вәгазь түгел, “проповедь” барыр иде, кем белә бит. Ләкин имамнар белеп торырга тиеш, әгәр мәчеттә татарлар калмый икән, Сезгә дә урын калмаячак. Тиздән чираттагы гозерләрен белдерүчеләр табылыр, аннан тагын, тагын… һәм татар мәчетеннән имамыбызны да алып атып, араларыннан үз кешеләрен сайлап куярлар. Бүген бик анык булырга кирәк!
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Комментарии