«Коръән – бизәк түгел, аны укырга кирәк»

«Коръән – бизәк түгел, аны укырга кирәк»

Караңгы төнне яктырта торган нур, борчу-хәсрәтләрне оныттыра торган китап, диләр аның турында. Хастаны терелтә, күңелләргә тынычлык иңдерә торган Коръәнгә карата нинди генә чагыштыру кулланылса да, үзе тотып укыган кеше генә аның төп асылына төшенер. Тик хәзер Коръәнне кулга алучылар бармы? Аның мәгънәсен аңлыйлармы? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән бергәләп эзләдек.

– Коръән уку нинди мәгънәгә ия?

– Коръән уку – гыйбадәт. Күп кенә хәдис-шәрифләр, аятьләр дә – моңа дәлил. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Коръән укыган вакытта һәр хәреф саен бер изгелек язылыр, һәр изгелек өчен 10 әҗер-савап бирелер», – дигән. «Әлиф-Ләм-Мим» – бер хәреф түгел. «Әлиф» – бер хәреф, «Ләм» – икенче, «Мим» – өченче хәреф. Шуны гына укыган өчен дә, без өч изгелек эшләп, 30 әҗер-савап алачакбыз, Аллаһ боерса.

Башка бер хәдистә: «Өйләрегезне каберлеккә әйләндермәгез», – диелгән. Мәчеттә генә түгел, йортта да гыйбадәт кылынырга, Коръән укылырга тиеш дигән сүз бу. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әл-Бәкара» сүрәсе укылган йортка шайтан кермәс», – дигән. Коръән уку адәм баласына күп бәрәкәтләр алып килә. Аллаһ Тәгалә «Әл-Исра» сүрәсенең 82нче аятендә: Без мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган Коръәнне иңдерәбез. Ул залимнәргә хәсрәттән башка бернәрсә дә арттырмый», – дигән. Галимнәр дә Коръәннең һәр аятендә шифа барлыгын раслый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә, сәхәбәләр дә Коръән укып өшкерә торган булганнар.

Коръән укыган вакытта балалар да, өлкәннәр дә тынычлана, ул мөэминнәрнең күңеленә тынычлык булып иңә. Кеше йокыга китә, шифа таба. Аның шифасын аңлатып бетереп булмый. Пәйгамбәребез (с.г.в) хәдисеннән күренгәнчә: «Коръәнне укыгыз. Аны укыганнарга Кыямәт көнендә Коръән ярлыкаучы булып киләчәк».

– Коръәннең тәрҗемәсен, тәфсирен укыган өчен дә савап языламы?

– Коръән аятьләрен аңлау өчен, билгеле, аның тәрҗемәсен, тәфсирен уку кирәк. Без берничә төрле тәфсир укырга киңәш итәбез, чөнки алар берсен-берсе тулыландыра. Тәрҗемәләр элек-электән үк булган, кайберләрен безнең татар халкы тәрҗемә иткән. Хәзер бигрәк тә Ногмани тәфсире кулланыла. Тәрҗемәләрне укыган өчен адәм баласына гыйлем алу савабы язылыр. Коръән өлкәсендә гыйлем алу – искиткеч саваплы эш. Ләкин гыйлем алганда белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем. Тәфсирне укып кына, Коръәннең бөтен асылына төшенеп булмый, белгечләр ярдәме кирәк булырга мөмкин. Ялгыз гына өйдә өйрәнүгә караганда, мәчет-мәдрәсәгә барып, дин әһелләренә мөрәҗәгать итү файдалырак булыр.

– Коръәнне тыңлаучыга да савап языламы?

– Аллаһ Тәгалә «Әл-Әгъраф» сүрәсенең 204нче аятендә болай дигән: «Коръән укылган чакта аны тыңлагыз һәм дәшми торыгыз. Бәлки, сез рәхмәт ителерсез». Имам хөтбә сөйләгәндә, Коръән укыганда тыңлау да мөһим. Габдулла ибне Мәсгүд: «Әлеге аять иңдерелгәнче, намаз вакытында да бүленеп сөйләшә торган идек. Аять иңгәч, намаз укыганда сөйләшүне туктаттык», – дигән. Шуның кебек үк Коръән укылган чакта кешеләр комачауламыйча, яхшылап тыңласын иде. Чын мөселман кешесе Коръәнгә хөрмәт белән карый, дога, аять, сүрәләрне аңларга тырыша, укучыга комачау итми.

– Коръән укып чыгуны кырык көннән артык вакытка кичектереп торырга кирәк түгел дигән хәдис бар. Бу Изге китапны көн дә укырга кирәк дигән сүзме?

– Коръәнне көн саен уку хәерле. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһ каршында иң сөйкемле гамәл – аз булса да дәвамлы булганы», – дигән. Коръәнне уку тизлеге кешенең холык-фигыленә бәйле. Беренчедән, Коръән уку кешене ялыктырырга тиеш түгел. Икенчедән, ул аны аңлар дәрәҗәдә укысын. Күз йөртеп чыгу – Коръән уку дигән сүз түгел. Укуның төп максаты – аңлау. Элек һәр аятьне күз алдына китереп укыганнар, хәзер бу кыенрак эш.

– Коръәнне кайчан уку яхшырак? Аның аерым вакыты юкмы?

– Коръәнне көн саен бераз укып, тәрҗемәсен карау, аерым аятьләрне билгеләп, нәтиҗә ясар өчен күчереп бару хәерле. Бу безгә Аллаһ китабын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Кайда да, кайчан да укырга мөмкин. Аның тыелган вакыты юк. Әмма хәерлерәк вакытлары бар. Бу хакта Коръәндә дә язылган. Әйтик, «Әл-Исра» сүрәсенең 78нче аятендә Коръәнне иртән укыгыз. Шул вакытта тыңлап торучы шаһитлар булыр», – диелгән. Бу – фәрештәләр дигән сүз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Иртәнге намаз вакытында көндезге һәм төнге фәрештәләр очрашыр, шуңа күрә иртәнге намаздан соң Коръән уку хәерле», – дигән. Иртәнге намаздан соң тиз арада ятып йоклау яхшы гамәл түгел. Бераз Коръән укып алу зарарлы булмас. Гомумән алганда, безнең татар халкында элек-электән намаздан соң аятьләр уку, мәрхүмнәребез өчен дога кылу тәртибе бар. Коръәнне җәяү барган вакытта да укырга була. Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре урамнан барганда исәнләшми, дия торган булганнар. Баксаң, алар Коръән аятьләрен кабатлап йөргәннәр.

– Коръәнне тулаем ничә көн эчендә укып бетерергә кирәк? Пәйгамбәребез (с.г.в.) өч көннән дә тизрәк укып чыкмагыз, дигән бит.

– Әйе, шулай дигән, әмма өч көннән дә иртәрәк укып бетерүчеләр булган. Сәхәбәләрдән Госман бине Гаффан бер рәкагатьтә Коръәнне тулаем укып чыккан булуы мәгълүм. Тарих битләрендә Әбү Хәнифә хәзрәтләре дә Коръәнне бер рәкагатьтә укып бетерә иделәр, диелгән. Шулай ук алар турында мондый тарих та яши: Ястү намазында алган тәһарәт белән иртәнге намазларын укыганнар. Белгәнебезчә, тәһарәт саклансын өчен, төн буена йокламаска кирәк. Димәк, алар төн буена гыйбадәт кылган. Аллаһ Тәгалә – белүче. Бер рәкагатьтә Коръәнне укып чыгу өчен бик зур һәвәслек һәм тырышлык кирәк.

Коръәнне болай гына укуга караганда, намазда уку саваплырак. Нәфел намазларының әҗер-савабы рөкугъ, сәҗдә саны белән билгеләнми, рәкагатьтә ничә Коръән аяте укыганыңа бәйле. Күбрәк булган саен саваплырак дип карала.

– Коръән укуның әдәбе турында да әйтсәгез иде.

– «Әл-Вакыйга» сүрәсенең 79нчы аятендә: «Коръәнгә бары тик пакъ булганнар гына кагыла ала», – диелгән. Күп галимнәр «пакълар»ны фәрештә дип аңлата. Тик аның дөньялык өчен дә аңлатмасы бар. Мөселман кешесе Коръәнгә чиста көенчә генә кагылсын. Тәһарәтсез, гөселсез тимәсен! Коръән – Аллаһ китабы, Аллаһ сүзе. Анда мөселманнарга яшәү өчен әмерләр , тыюлар турында мәгълүмат. Мөселман кешесе әлеге китапка бик тирән хөрмәт белән карарга тиеш. Пычрак кул белән тимәс, теләсә кая куймас. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә: «Коръәнне дошманнар яшәгән урынга алып бармагыз», – диелгән. Мөселманнар кимсетелгән урыннарга, Ислам динен үз дошманы итеп күргән халыклар янына алып бармау хәерле. Без инде беләбез: кем дә кем Аллаһ динен мәсхәрә кылса, аның тормышы газаплы була. Мәчет манараларын кискән татар кешеләренең дә аяныч хәлгә төшкәннәре хакында беләбез.

Коръәнне остаз белән укырга өйрәнү мөһим. Алар сезне укырга гына түгел, ә пакълыкка, чисталыкка да өйрәтер. Моннан тыш, Коръәнне матур тавыш белән укырга өйрәтергә тиешләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Күркәм тавыш белән укымаучы бездән түгел», – дигән. Бизәп укырга өйрәтә торган мәкам мәктәбе булырга тиеш. Дини мәҗлесләрдә кайберәүләр Коръән аятьләрен вата-җимерә укый, бу бик күңелсез күренеш. Коръәндә үзеңә җиңел булган өлешен укыгыз, диелгән.

– Кемгә дә булса Коръән бүләк иткәндә нәрсәне истә тотарга тиешбез?

– Аларга нәсыйхәт әйтергә кирәк. Бу китапны теләсә кая куймагыз, чиста килеш кенә кагылыгыз, тибеп йөртмәгез, дияргә кирәк. Аш мәҗлесләренә баргач, күпләр тигез булсын дип, өстәл аякларына китап кыстырып куя. Араларында дини китаплар кыстыручылар да юк түгел. Бу халыкның наданлыгын күрсәтә торган нәрсә. Китапларның урыны – өстә. Галимнәр Коръәнне иң өскә куя торган булган. Аннары хәдис, гарәп телендәге китапларны тезгәннәр. Ә хәзер китаплар кирпеч урынына кулланыла. Дини китапларны андый хәлгә калдырмыйк. Коръән – уку дигән сүз. Аны мебель рәвешендә куллану түгел, укырга кирәк.

– Үзең өчен Коръән чыгып кую дөресме?

– Кемнәндер заказ белән хәтем кылдыру дигән нәрсә бар, ләкин кешенең үз укуы белән кемгәдер акча биреп укыттыруы – икесе ике нәрсә. Кеше үзе укыса хәерле. Аны уку өчен биш югары белемле кеше булу кирәк түгел. Кеше үзе булдырсын, тырышсын. Акча китерә торган гамәл булса, йокысын да калдыра, икешәр-өчәр смена эшли халык. Әйдәгез, Коръән укырга дәрескә килегез, дисәк, минем саулыгым юк, хәтерем юк, диләр. Дөнья өчен вакыт та, саулык та табалар. Еш кына безнең халыкта дин әһелләрен йомышчы малай урынына күрү гадәте бар. «Хәзрәт исем куш, әйдә. Менә Диана, дибез. Мәҗбүри, син тыңларга тиеш. Аида, дибез. Куш», – диләр. Бик тәкәббер булып сөйләшәләр. Татар түрә булса, чабатасын түргә элә, дигән кебек, кимсетеп сөйләшү очраклары күп. Элек-электән дин әһелләренә, мәчеткә, дини китапларга хөрмәтле караш булган. Кызганыч, хәзер барысы да үзгәрә. Коръән алдында тәкәбберләнүчеләр дә җитәрлек. Аллаһ каршында түбәнчелекле булырга кирәк. Нинди генә йомшак кәнәфидә утырып торуга карамастан, хөрмәт дигән нәрсә югалмаска тиеш. Элек байлар, дәрәҗәле кешеләр диндә ихлас булганнар. Аллаһ Тәгалә дәрәҗә, сәламәтлек, көч-куәт, гомер биргән икән, димәк, Коръән укыганда булганына шөкер ит. Китаплар чыгарырга булыш, сәдака өләш. Аллаһ Тәгалә халкыбызга динле тормыш насыйп итсен, Коръән укучылар сафы тулылансын!

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

БУ КЫЗЫК

Көннәрнең берендә Басра халкы Ибраһим ибн Әдһәмнән:

– Әй, хәзрәт, Аллаһ Тәгалә үзенең изге китабында: «Сез дога кылып, Миннән сорагыз. Мин сезнең догаларыгызга җавап бирермен», – дигән. Ни булды икән? Без Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итәбез, тик нигәдер ул безгә җавап кайтармый, догаларыбыз кабул булмый, – дип сораганнар.

– Әй, Аллаһ бәндәләре! Ничек итеп Аллаһ Тәгалә сезнең догаларыгызга җавап бирсен? Сезнең күңелләрегез үле түгелме соң? Әлбәттә, бу хәлнең 10 төрле сәбәбе бар. Беренчедән, «без Аллаһ Тәгаләгә иман китердек», дисез, әмма күңелләрегез Аның кодрәтенә карата шик һәм шөбһә белән тулган. Коръәнне бик матур итеп укыйсыз, әмма анда язылганнарны үтәмисез. «Аллаһның илчесе, Пәйгамбәребезне (с.г.в.) сөябез», дисез, әмма Ул күрсәткән юлдан читләшеп йөрисез. «Шайтан безнең дошманыбыз», дисез, әмма кылган гамәлләрегезгә карасаң, аны үзегезгә дус иткәнсез. Җәннәткә ашкынасыз, әмма анда булыр өчен берни эшләмисез. Кыямәт көненә ышанасыз, әмма әлеге көнгә әзерләнмисез. Кешеләрне тикшереп гомерегезне үткәрәсез, әмма үзегезнең кимчелекләр чокырына төшеп батканыгызны сизмисез. Арагызда үлеп китүчеләрегезне кабергә илтеп күмәсез, әмма шул үлемнән гыйбрәт ала белмисез. Аллаһ Тәгалә нигъмәтләрен иртә-кич ашап торасыз, һәм ни гаҗәп, шөкер итмисез, мал җыясыз. Әй, кешеләр, сез тере булып күренсәгез дә, чынлыкта Аллаһ Тәгалә каршында үле кебек яшисез. Күңелләре үлгән кеше Аллаһтан нәрсә сорый алсын? Аллаһ сезгә ничек җавап бирсен? Догагызның кабул булуын теләсәгез, күңелләрегезне терелтеп, мәет булудан туктагыз! – дигән.

(Әлеге риваять Казанның Шамил мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновның «Бәхетлеләрнең серләре» китабыннан алынды)

Комментарии