Мөселманнарга Яңа елны бәйрәм итү гөнаһмы?

Мөселманнарга Яңа елны бәйрәм итү гөнаһмы?

Һәр илдә, шәһәрдә, авылда шау-гөр килеп Яңа ел бәйрәмнәре узды. Миллионлаган чыршы бизәлде, Җир шарын урап чыгарлык озынлыкта гирляндалар эленде. Кыш бабай белән Кар кызы миллиардлаган балага бүләк-күчтәнәч таратты. Әле ул гына түгел, 14нче гыйнвар көнне инстаграм искечә яңа елны каршылаучыларның бәлеш, каз, «оливье»ларыннан чуар иде.

Болай зурдан кубып, елга икешәр тапкыр Яңа елны бәйрәм итүгә безнең динебез ничек карый соң? Ник дисәң, күпчелек мөселман гаиләләре бу бәйрәмне танымый. Алар өйләренә чыршы да куймый, аларның балалары Кыш бабайдан хыялында йөрткән бүләкне сорап хатлар да язмый. Башкалар һавага салют аттырып мәш килгәндә алар гадәти көннең гадәти киче кебек, утларын сүндерә дә ятып йоклый. Балаларның Кыш бабай, Кар кызы ише мифик образларга ышанып, алардан бүләк соравы динебезгә хилафлык китерүче гамәлләрдәнме? Әлеге һәм башка сораулар белән без «Туган авылым» мәчете имам хатибы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

Илнар хәзрәт, Яңа ел бәйрәмен каршылау каян килеп чыккан? Һәм моны бәйрәм итеп тану мөселманнар өчен дөрес булырмы?

Яңа елны безнең илебез өчен әле яңа бәйрәм дип әйтергә була. Чөнки элгәреләр, татарлар да, руслар да, башкалар да аны кышын бәйрәм итмәгәннәр. Ул яз көне – кыш бетеп яз башланганда бәйрәм ителгән. Кыш көне бәйрәм итү безгә Европадан керә. Гомумән алганда, ел исәбен дә Европадагыча исәпләү Петр I заманыннан килә. Элек урыслар елны Җир йөзе барлыкка килгән көннән дип санаганнар, Гайсә пәйгамбәр туган көннән санамаганнар, гәрчә үзләре христиан булсалар да. Яңа елны Европача бәйрәм итү дә шул ук Петр I вакытында килеп керә. Ул вакытта аны Раштуага туры китереп, Гайсә пәйгамбәрнең туган көне хөрмәтенә оештыралар.

Ә хәзерге Яңа ел бәйрәмен коммунистлар кертә. Советлар чорында Яңа елны Раштуага туры китерү бетерелә. Гомумән, чыршы бизәүләр дә тыела. Дөрес, бераздан ул кабат кертелсә дә, аның инде дини төсмере юк ителеп, ул фәкать Чыршы бәйрәме, яңа елны каршы алу гына булып кала. Кыш бабай, Кар кызы кебек атрибутлар кертелә.

– Илнар хәзрәт, ә бу Кыш бабай дигәнебез каян килеп чыккан?

– Кыш бабай – мәҗүсилек заманыннан кереп калган мифик зат. Аның христиан диненә бернинди катнашы юк. Ул безгә Скандинавия илләре халыкларыннан керә. Аларның риваятьләре буенча ул яхшы зат саналмый. Ул – кыш алып килә. Хәтерлисезме урысларның «Морозко» әкиятен? Анда әнә шушы Кыш бабай сурәтләнә. Ул бөтен җирне, агачларны катыра. Хайваннарны, кешеләрне туңдыра. Күлләрне, елгаларны боз белән каплый. Кыш көне һәр тереклек иясенә кыен. Шуңа күрә кышны алып килгән Кыш бабайны да яратмыйлар. Аның ничек тә күңелен күрер өчен, кыш азрак җылырак булсын, дип, аңа корбаннар китерә торган булалар. Аңа китерә торган корбан менә шушы Кар кызы инде. Бер яшь кызны урмандагы бер агач төбенә бәйләп, аңа корбан итеп калдыралар. Ул кыз катып үлсә, димәк, корбан кабул булган дип саналган. Кайчак ул кызны үзләре үтереп калдырган очраклар да билгеле. Кар кызы белән Кыш бабайның килеп чыгу тарихы менә шушы йолага барып тоташа. Дөресен әйткәндә, балаларга бүләк өләшеп йөри торган бик яхшы зат түгел ул. Гадәттә, киресенчә, балаларны Кыш бабай белән куркыта торган булганнар: «Аның зур капчыгы бар. Сүз тыңламаганнарны шунда салып алып китә», – дигәннәр.

– Чыршы бизәүнең мәгънәсе нидән гыйбарәт? Аны бизәү гадәте Гайсә пәйгамбәрнең тууы белән бәйлеме?

– Әгәр дә карасак, яңа елның нинди генә символы булсын – чыршы бизәүме, Кар кызы белән Кыш бабаймы, яңа елның үзен бәйрәм итүме – боларның берсенең дә ислам диненә катнашы юк. Әйе, чыршы бизәүне Гайсә галәйһиссәлам белән бәйләп караучылар да бар. Аны шулай ук Скандинавия илләреннән кергән теге риваятькә нисбәтләп тә карыйлар. Чөнки алар корбаннарын нәкъ менә чыршы төбенә утыртып калдыра торган булганнар. Чыршы төбендә табылган бүләк шул корбан инде ул. Кайбер халыкларның корбанга китереләсе кызны үтереп, аның эчке әгъзаларын чыршы ботакларына элеп чыгу очраклары да билгеле.

Чыршы бәйрәменең килеп чыгышын Гайсә галәйһиссәламнең тууы белән дә бәйләп карыйлар. Пәйгамбәр туганын ишетеп килгән кешеләр, аңа дигән бүләкләрен агач төбенә куеп калдырганнар. Агач төбенә бүләк кую гадәте шуннан килә диючеләр бар.

Әйткәнемчә, боларның берсенең дә ислам диненә катнашы юк. Шуңа мөселманнар бервакытта да яңа елны бәйрәм итмәгән. Руслар белән ничә гасыр аралашып яшәгән татарларда да революциягә кадәр бу бәйрәм булмаган. Аларның үз календарьлары булган, урыслар кояш календаре белән яшәсә, мөселманнар ай календаре белән яшәгән. Аларның үз еллары, үз айлары, ул айларның үз исемнәре булган… Хәтта һиҗри календаре буенча килә торган яңа елны да мөселманнар бәйрәмгә санамаган. Алар төп ике бәйрәмне генә кабул иткән – Ураза гаете һәм Корбан гаетен генә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: «Әгәр дә берәр кавемгә охшарга теләсәгез, сез шул кавемнеке булырсыз», – ди. Ягъни, аларча кылансак, аларның киемнәрен кисәк, бәйрәмнәрен кабул итсәк, без алар кебек булырбыз, ди. Тагын пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Сезгә кадәр булган кавемнәргә охшарга тырышып, сез аларның эшләрен эшләрсез. Алар кәлтә еланы тишегеннән кереп китсәләр, сез дә аларның артыннан керерсез», – ди. Шул вакытта сәхәбәләр аннан: «Син христианнар турында әйтәсеңме?» – дип сорагач, әйе, дип җавап бирә.

Шулай ук тагын бер кызык әйбер бар. Мөселманнар намазга чакыруны христианнар кебек чаң сугып хәбәр итәргә кирәк, дигән фикер әйткәч, пәйгамбәребез (с.г.с.) болай ди: «Юк, ул безгә бармый, бу – христианнар ысулы», – ди. Шуңа күрә башка дин вәкилләре нинди генә бәйрәмнәр үткәрсәләр дә, Аллаһка нинди генә ысул белән табынсалар да, көнкүреш тормышларын ничек кенә корсалар да без мөселманнарга алардан үзгә ысул, үзгә юл сайларга кирәк. Аларча эшләсәк, тора-бара без аларга кушылып эреп юкка чыгарга мөмкинбез.

– Яңа елны каршы алу, димәк, гөнаһ гамәлләрдән санала?

– Мөселман кешесенә яңа ел көнне табын әзерләп, кунаклар чакырып, уникене көтеп, уникедә теләкләр теләп бәйрәм итү тыела. Әгәр дә ул боларны эшли икән, гөнаһ кылган санала. Ул диннән үк чыгып китми анысы. Әмма үзен мөселман дип санаган кеше бу нәрсәгә бармас.

– Балалар белән нишләргә соң? Алар бит бу көнне бүләк көтә?

– Балаларга махсус шушы көнне бүләк бирү ярамый. Югыйсә, без аларны шушы бәйрәмгә катнаштырган булабыз. Әгәр дә аларга башка кешеләр, әйтик бакчадан, мәктәптән бүләкләр бирәләр икән, аларны алып кулланырга ярый. Тавыш чыгарып, кире кайтарырга кирәкмәс. Бу балалар, бер караганда, бәхетсез кебек: Яңа елда бүләк ала алмыйлар. Ләкин Аллаһы Тәгалә аларга бер Яңа ел урынына ике бәйрәмне бирә – Ураза һәм Корбан гаете. Шуңа да аларга бу гаетләрдә зур-зур бүләкләр алып, өйләрне бизәп, табыннар корып, кунаклар чакырып бәйрәм итсәк бу дөресрәк булыр иде. Алайса балалар бу бәйрәмнәрдә катнашмый. Ул көннәр бабайлар-әбиләр чакырып, Коръән укып үтелә. Әлбәттә, бу балалар өчен күңелле түгел. Чөнки без аны күп очракта дөрес итеп үткәрмибез. Әгәр дә гаетләрне күңелле итеп үткәрсәк, Яңа елның булмавын балалар сизмәячәк тә.

– Балалар Кыш бабайдан бүләк сорый. Моны аларга ничек дөрес итеп аңлатырга? Бүләкне Аллаһы Тәгалә бирә, дияргәме?

– Балаларның Кыш бабайдан бүләк соравы шулай ук дөрес түгел. Аннан соң ул бит гадел дә түгел. Бала Кыш бабайдан бүләк сорап хатлар яза, аңа рәхмәт әйтә. Ә шул бүләкне алып биргән, тырышкан, тапкан әти-әнигә бер рәхмәт тә юкмыни. Шуңа да бу әти-әни каршында да гадел булмый. Әгәр дә балагыз нәрсәдер сорый, тели икән, аны Аллаһы Тәгаләдән дога кылып сорарга өйрәтергә була. Кар кызы, Кыш бабай дип, без балаларны алдалыйбыз. Без бит аларның юк икәнен беләбез. Белә торып, баланы ялганга катнаштырабыз, ялган белән үстерәбез. Үскәч, алар моны үзләре дә белә. Үзләренең нинди ахмак булганнарына нәтиҗә ясыйлар. Кара әле, без әллә нинди мифик затларга ышанып, булмаган нәрсәләр турында хыялланып йөргәнбез икән, диләр. Бу аларга гомерлек травма булып калырга да мөмкин. Алар үзләрен ахмак итеп хис итә. Ялган белән үскән булып чыга бит алар. Кара әле, дөньяда ике төрле дөреслек бар икән, дип уйлый алар. Баксаң, балачакта бертөрле тормыш, үскәч, икенче төрле, картайгач тагын бүтән төрле. Бу аларга хәтта дөньяны дөрес кабул итәргә дә комачауларга мөмкин.

Шушы бәйрәмнәрне үткәрергә ярамагач, чыршы куюлар да, Гайсә пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм итү дә безгә килешә торган түгел. Ярар, без боларны мәҗүси йолага ияреп түгел, Гайсә пәйгамбәрнең туган көне дип эшләсәк, монысы инде христианнарга охшау була. Гайсә галәйһиссәламне чынлап торып зурлаган, олылаган кеше ислам дине кабул итә, христиан диненнән чыга. Чөнки христиан динендә аны ялганчы итеп күрсәтәләр. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә Гайсә галәйһиссәламгә әйтә: «И Гайсә, син үзеңне минем улым дип атадыңмы?» – ди. Гайсә галәйһиссәлам: «Аллам сакласын, мин алай дип әйтмәдем», – ди. Без аны зурларга теләсәк, аның хакында Коръәни Кәримдә язылган шушы сүзләрне укып зурлый алабыз. Әлбәттә, без мөселманнар аны зурлыйбыз, аның килгәнен көтәбез (ул әле Кыямәт көне алдыннан киләчәк, безне дәҗҗалдан, йәҗүз-мәҗүз дигән халыктан коткарачак). Бу да аны зурлау бит. Аның өчен чыршылар куеп, махсус нәрсәдер эшләргә кирәкми.

Яңа елны каршы алуда нинди начарлык бар соң, диючеләргә, болай дип җавап бирәм. Без башка кавемнәрнең диннәренә кагылмыйбыз, аларга иярмибез. Безнең башка бәйрәмнәребез бар. Гайсәне олыларга теләгән кешеләргә шуны әйтәм: алай булгач, ник сез Мөхәммәд галәйһиссәламне дә шулай олыламыйсыз? Бездә дә, мәүлед бәйрәме бар. Менә шунда Мөхәммәд саляллаһу галәйһиссәламне олыласагыз, бу инде Гайсәне дә олылау булыр.

Яңа елны бәйрәм итү мәсьәләсе мөселманнарны бүген генә түгел, элек тә борчыган булган.

«Шура» журналының 1912нче елда дөнья күргән 3нче санында атаклы мәгърифәтче-галим, дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддин чыршы бәйрәме хакындагы сорауга җавап итеп, болай ди: «Ёлка вә яфрак бәйрәмнәре христиан мәзһәбенә күрә дини бәйрәмме яки соңыннан кертелгән яңалыкмы? Моны тикшерү, белгәнебез кадәрлесен сөйләү дә безнең вазыйфа түгел, аны исә христиан мәзһәбендә булган кешеләр үзләре тикшерерләр вә сөйләрләр. Әлеге бәйрәмнәр үзләренчә тиеш яки тиеш булмасын, бу көндә дини бәйрәмнәреннәндер. Нинди генә чит дингә хас бәйрәм булса да булсын, аңа катнашу тәрбия ноктасыннан мөселманнар өчен ярый торган эшләрдән түгел. Мәҗбүрият булмаганда андый эшләрдән сакланырга тиешле. Ләкин гомуми фикер юнәлгәннән соң коры тыюда файда күрелмәс, хәтта күп вакыт коры тыюлар халыкларның хирыслыгын арттыруга сәбәп булыр…»

Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин дә мондый эшләрдән тыюны тәрбия ысулына салырга өнди. Ул да балаларның күңелен күрер өчен яңа ел урынына башка бер бәйрәм кичәсе ясарга киңәш итә. Моның өчен иң яхшысы дип Мәүлед бәйрәме үткәрүне атый. Әгәр дә Мәүлед бәйрәме дигән атама муафыйк күрелмәсә, аны балалар һәм шәкертләр кичәсе дип атарга мөмкин, ди.

Ризаэддин хәзрәт фикеренчә: «Ислам шәригатенә күрә дини бәйрәмнәр уйлап чыгару дөрес булмаса да, дөньяви вә әдәби бәйрәмнәр ясаудан тыю юк. Кырга, хозурга чыгу кебек, болар мөбах эшләрдер. Мәүлид бәйрәме үзе дә дини түгел, ә фәкать әдәби вә горфи бәйрәмдер».

Исламия ИБРАҺИМОВА (Рәшидә абыстай Исхакыйның кызы):

Безнең гаиләдә беркайчан да Яңа ел дигән бәйрәм булмады. Без үскәндә дә, үсеп, үз гаиләләребезне коргач та, балаларыбыз гаиләләрендә дә. Чыршы бизәп куюлар да юк иде. Яңа ел мөселманнарга хас бәйрәм түгел. Аны хәтта христиан динен тотучылар арасында да бәйрәмгә санамаучыларның барлыгын беләм. Балаларыбыз да беркайчан да Кыш бабайга ышанып, алардан бүләкләр сорамадылар – Аллам сакласын! Булмаган Кыш бабайны бар дип әйтү ул бит ялган. Ялган гына түгел, ширк катыштыр да буладыр әле ул. Без балаларны барлык хаҗәтләрне дә бары тик Аллаһы Тәгаләдән сорарга гына өйрәттек. Нәрсә генә теләсәк тә, аны бирүче фәкать Аллаһы Тәгалә генә. Балаларны кечкенәдән ялганга катнаштырып, ялганга өйрәтеп үстерүдән сакланырга кирәк.

Әзерләде Лилия ГӘРӘЕВА

Комментарии