Апанай мәчетендә никах мәҗлесе

Апанай мәчетендә никах мәҗлесе

мәчетендә никах мәҗлесләре үткәрәбез. Иң элек, әлбәттә, мәчетенә килеп аның көнен билгеләү кирәк. Никах бездә бушлай укытыла. Аны бер ай алдан да, бер атна кала да билгеләргә була. Хәтта иртәгә никах укытуны сорап килгән очракта да, вакыт һәм яшьләрнең никахка әзерлекләре тулысынча каралган булса, егет белән кызны кавыштырырга мөмкин. Әмма иң яхшысы – үзең теләгән сәгатьтә никахлашуны әйтеп, алдан билгеләнү.

Мәчетебездә никах уку аерым бер бүлмәдә, килгән кунак һәм хәзрәт өчен куелган өстәл артында укыла. Никахта 30 кеше катнаша ала. Килен белән кияү мулланың як-ягына утыртыла. Егетнең әти-әнисе һәм туганнары – егет ягына, ә кызныкылар кыз ягына тезелешә. Шуннан соң аларга Аллаһы Тәгалә, Аны гына мактау, Аңа гына иман китерергә тиешлеге һәм Аннан гына сорау кирәклеге турында вәгазьләр укыла. Аннан 2 шаһит билгеләнелә. Гадәттә, шаһит булып ике ир кеше сорала. Әгәр инде ике ир кеше булмый икән, ул вакытта 1 ир кеше һәм 2 хатын-кыз да шаһит ролен үти ала. Шаһитләргә үз вазифалары аңлатылып куела. Шуннан соң яшьләргә никахның нәрсә икәне сөйләнелә. Аңлатканнан соң, егет белән кызның әти-әнисе ризалыгы сорала. Әти-әнисе булмаганнарның исә якын туганнарыннан, вәзирләрдән ризалыкларын алабыз. Аннан кияү белән киленнең үз ризалыклары сорала. Алар үткән заман белән: «Мин фәлән кызы фәләнне кабул итеп алдым», – дип әйтергә тиеш. Ахырда чәй эчү оештырырга була.

Инде сезнең теләк булса, никах өчен Апанай мәчетенә язылыгыз. Безнең адрес: Каюм Насыйри урамы, 27 йорт. Тел. 8-960-055-43-29

Комментарии