Уйланырсың – дөнья бу!

Бик сәер, әкәмәт дөньяда яшибез. Кайбер хәбәрләрне ишеткәч, тәннәр өшеп, куырылып куям. Бу мәкаләне язарга да түбәндә бәян ителәчәк хәлләр сәбәп булды. Ерак авылларның берсендә яшәүче ерак туганнарыбыз Коръән ашына чакырдылар. Алар белән аралашып яшибез, ерак туганнар дип тормыйбыз. Бардык, күрештек, хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп утырабыз. «Кем укый Коръәнне, Исламгали бабаймы?» – дип сорыйм. «Юк, – ди туганыбыз, – ул авыргалап тора. Андый чакта Сәли (исеме үзгәртелде.ред.иск.) укый. Халык шуңа әйтә. Бүтән кеше юк, ул әз-мәз сукалый. Хәзер бит татар хәрефләре белән язылганнары да күп, шуннан карап укый».

Хәтерне яңартам, тукта, кем ул? Бу авылда даны чыккан, юньләп эшләмәгән, гел салгаларга яраткан Сәлине генә беләм. Гаиләсенә көн күрсәтмәде. Эчсә, дөньяда нинди әшәке сүз бар – шул булды. Кул күтәрү, кыйнау хакында әйтмим дә… Хатыны ике кечкенә баласы белән (берсе малай, берсе кыз) йә лапаста, йә печәнлектә, кышын кемнең дә булса җылы мунчасында кунып йөрде. Балалары үҗәт булды, бер-берсенә бик булыштылар, әйбәт укыдылар. Уллары 8-9нчы классларда укыганда әнисен исерек әтисеннән якларлык дәрәҗәдә иде инде. Мәктәпне тәмамлагач, үз тырышлыгы белән институтка укырга керде, мәктәпне тәмамлагач, сеңлесен дә үз янына чакырып, аңа да институтка укырга керергә булышты. Икесе дә эшләп укып, диплом алдылар, матур итеп тормыш кордылар, балалар үстерәләр. Әниләрен һәрдаим шәһәргә алып китеп, кунак итәләр, тәрбия кылалар. Ләкин үзләре генә авылга сирәк кайта.

Гаиләсенә җәбер-золымнан башка берни күрсәтмәгән Сәли, мулла булып йөри, сәдака җыя, вәгазь сөйли. Шакката торган, искитмәле хәл бит бу. Бу кешенең дә Аллаһы Тәгалә гөнаһларын кичергән булып чыга бит инде. Димәк, нинди генә гөнаһ кылсаң да, кешеләргә миһербансыз булсаң да, җәбер-золымнар салсаң да, тәүбәгә килгәч, синең гөнаһларың кичерелә, син әйбәт кеше булып чыгасың. Монысына ук безнең баш җитми инде. Монысы булды бер мисал.

Икенче мисал. Бер билгеле динле кеше әйткән: «Абыстай булганчы, үткән тормышыңны күздән кичер, ниләр кылдың моңарчы? Абыстай булып, Коръән укып, кешеләргә вәгазь сөйләп йөрергә хакың бармы? Үткәннәрең кешеләргә үрнәкме?»

Хәзер бер авылда 60ларга җитеп килүче хатын абыстай булып йөри. Ул сөйләгәннәрне тыңласаң, аның «ихласлыгына» күз салсаң, артыңа егылып китәрсең. Тормыш корып, балалар үстергәндә ничә гаиләне күз яшенә батырды, ничә гаиләнең тормышын челпәрәмә китерде. Үз ире була торып, өч бала үстергәндә дә чит ирләрдән туймады. Шуларны күреп үскән ике кызы да тормыш коргач, әниләре үрнәгендә әллә ничә гаиләне җимереп, күз яшьләренә күмде. Әтиләре бу хәлгә чыдамый, үз-үзенә кул салды. Менә шушы хатын хәзер абыстай булып йөри.

Аңлавыбызча, мулла булсын ул, мәэзин булсын, абыстай булсын – ул кеше чын күңелдән дингә бирелгән булырга тиештер бит? Аларның йөзләреннән нур бөркеп торырга тиештер ләбаса? Үзләренең ниндидер сыйфатлары белән булса да алар безне үзләренә тартып торырга тиешләрдер. Элек юкка гына, Ак әби, хөрмәтле аксакал, дип хөрмәтләмәгәннәрдер. Сораулар, сораулар, сораулар…

Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии