Кеше кайчан бәхетле була?

Кеше кайчан бәхетле була? Беләсезме, әгәр кеше тәүбәгә килә алса, кеше өчен моннан да зур бәхет юк, бигрәк тә үзен мөселман дип санап, шәригать хөкемнәреннән ерак торучы өчен. Кайчагында кеше, үзе дә сизмәстән: «Әй Раббым, ни өчен минем тормышым шундый авыр соң?» – диебрәк зарланырга ярата. Менә шундый вакытта Аллаһы Тәгалә, кешене бәхетле итәргә теләп, тәүбәгә килергә мөмкинлек бирә. Кеше күңеленә үзенең узган гомеренең хаталарын барларга, үзенең тормыш юлына анализ ясарга тотына. Ул кемнәндер ярдәм көтә башлый. Әмма сиңа бәхетле булу өчен кем ярдәм итәргә тиеш соң? Әгәр берәр бай кеше килеп акчалата ярдәм итә икән, син шуның белән бәхетле була аласыңмы? Юк! Тагы бер кат юк. Әллә бай кешеләрне син бәхетле дип уйлыйсыңмы? Әйе, бай кеше бернинди дөньяви әйберләргә мохтаҗлык кичерми, әмма ул бәхетлеме соң? Бай кеше дә кемнәндер ярдәм көтә, тоткан юлының дөреслеге хакында уйлана башлый, әгәр аны Аллаһы Тәгалә бәхетле итәргә уйласа.

Менә син әгәр шундый уйланулар вакытында Раббыңны исеңә төшереп, Аның ярдәменнән башка бер адым да атларга хәлеңнән килмәгәнне аңлап, Аллаһының ярдәменнән баш тартмыйча, каршына тезләнеп гафу үтенсәң, күзләрең яшькә чыланып, моңа чаклы кылган гөнаһыларың өчен тәүбәгә килсәң – син бәхетле кеше. Чөнки Пәйгамбәребез с.г.в. Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен китерә: «…Әй Әдәм улы, әгәр син Миннән башка затка табынмаган хәлдә дөньяны капларлык гөнаһлар белән килсәң дә, Мин синең шул гөнаһларыңны кичереп, шул гөнаһларың чаклы савап бирермен».

Карагыз җәмәгать, Аллаһы безнең гөнаһларыбызны әҗер-савап белән алмаштырырга вәгъдә итеп тора. Аллаһыга килү ничек була соң? Юк, әле син намаз да укымыйсың, ураза да тотмыйсыңдыр, синнән әлегә Аллаһы Тәгалә таләп тә итми. Аллаһы Тәгалә өчен синең Аның алдына тезләнеп тәүбә итүең мөһим. Әгәр син ихлас күңел белән тәүбәгә киләсең икән, намаз укырга да, ураза тотарга да һәм дөньяви эшләреңдә дә җиңеллек, мөмкинлек бирәчәк.

Кешенең намаз укуында, ураза тотуында файда булырмы, әгәр ул акчага, байлыкка табынуыннан туктамаса? Әгәр үзен мөселман дип санап, намаз укып, ураза тоткан хәлдә гайбәт сөйләүдән туктамаса, кешеләрне рәнҗетү гөнаһ икәнен аңламаса, Аллаһы аның гамәлләрен кабул кылырмы? Әгәр кеше, мин мөселман, дип, мохтаҗларга ярдәм итмәсә, ятимнәрне рәнҗетсә, ата-анасына мәрхәмәтле булмаса, байларга һәм хакимияттәгеләргә ярарга тырышып гомер итсә, андый гамәлләрнең Аллаһыга кирәге бармы? Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер мөбарәк хәдисендә: «Мөселман шул булыр, кемнең теленнән һәм кулыннан башкалар имин булсалар», – диде, ягъни кешеләр аның гамәлләреннән зыян күрмәсәләр генә кеше мөселман була ала.

Ә кешегә тәүбә итәргә нәрсә комачаулый соң? Кешегә бәхетле булыр өчен иң нык каршы төшкән нәрсә аның ялкаулыгы һәм тәкәбберлеге. Башта син ялкаулыгыңны җиңеп, тәкәбберлегеңне сындырырга тиеш. Сиңа үзеңнең кесәңдәге дипломың хакында да, үзеңнең зур түрә икәнеңне дә онытырга кирәк. Бәлки, син элек коммунист булгансыңдыр, бәлки, шайтан суы белән дә дус булгансыңдыр, син барысын да оныт та Аллаһы каршына килеп тезлән, гафу үтен, тәүбәгә кил. Сине «кешеләр нәрсә әйтерләр», дигән уй борчымасын. Гөнаһсыз кеше булмый, без барыбыз да гөнаһлы. Әмма гөнаһ белән гөнаһ арасында аерма бар. Син шәригатькә каршы килгән гамәлләр кылгансың икән, тәүбә итеп, бу гөнаһтан арынырга була. Син инде Аллаһыга карата, кешеләргә карата тәкәбберлек күрсәтәсең икән, моннан котылу кыен, чөнки кешедәге тәкәбберлек тәүбәгә килергә комачаулый. Тәкәббер кеше әйтә: «Әллә мин теге гомер буе көтүче булып йөргән хәерче белән бер рәткә басып намаз укыйммы?» Тәкәббер кеше үзен бер көнне ике чүпрәккә төреп, сары балчыкка, үзе көлгән хәерче белән бер зиратка илтеп саласылары хакында уйламый, уйларга да теләми.

Кеше үзенең көчсез һәм зәгыйфь итеп яралтылганын, ул һәрвакыт ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген аңлап, тәкәбберлеген сындырып, Аллаһы каршына тезләнеп тәүбә итә икән, ул үзенең нәфес колы булудан туктап, Аллаһы колы булачак. Аның каршында дөньялар үзгәреп, икенче төсмер алачак. Ул үзенең нәфесенең, байлыгының, эшенең, машинасының колы булуыннан арыначак.

Әгәр синең алда тәүбә ишекләре ачыла икән, шикләнмичә, син шул ишектән кер, ул ишекләрне сиңа Аллаһы Тәгалә Үзе ачып куя. Тартынып торма, кер син шул тәүбә ишегеннән. Ишекләр ачык, бернинди дә ачкычлар эзлисе юк, көчле сиртмәләр белән тарттырып ябып куелмаган. «Минем колларым керсеннәр шул тәүбә ишегеннән», дип Аллаһы Тәгалә ачып куйды ул ишекләрне, бары тик синнән тора, керәсеңме син ул ишектән, юкмы? Аллаһы Тәгалә чакырып һәм көтеп тора синең кергәнеңне. Әмма Шайтан син шул ишеккә якынаюыңа, килеп җитә дә: «Син бит әле әзер түгел, яшь көенә, бабайлар кебек, мәчеттә йөреп вакытыңны әрәм итәргә ниятлисеңме? Әнә изгеләр каберенә барып кайт, алардан ярдәм сора, аларның рухлары синең өчен Аллаһы каршында сорарлар, мәчеткә пенсиягә чыккач та өлгерерсең, синең бит болай да гөнаһларың юк, әнә гөнаһлылар йөрсеннәр мәчеткә», – дип котыртачак. Менә монда инде синең сайлау мөмкинлегең туа, йә син, Аллаһының чакыруын кабул итеп, тәүбә ишегеннән керәсең, йә инде Шайтанны тыңлап, үзеңнең нәфесең һәм байлыгыңның колы булып кала бирәсең.

Нәфесенең колы булып калган кешене ябык тәрәзәле караңгы бүлмәдәге кешенең, караңгылыктан кулы белән селтәнеп котылырга теләве белән чагыштырырга була торгандыр. Һич югы бер шырпы кабызмыйча яисә тәрәзәне ачып кояш нуры кертми торып, караңгылыктан котылып булмый. Кешенең күңелен караңгылыктан иман нуры белән яктыртып кына коткарырга була. Ә тәүбә ишегеннән керми торып, Аллаһы Тәгалә кешенең йөрәген иман нуры белән нурландырмый.

Мөхтәрәм милләттәшләр, ачык тәүбә ишекләре ябылганчы кереп калырга ашыгыйк, соңга кала күрмик! Бәхетебездән колак какмыйк!

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Комментарии