Мәһәр – әһәмиятле чара

Мәһәр – әһәмиятле чара

Хәзерге вакытта ЗАГС та законлы теркәлеп гаилә корганнарның берникадәр вакыттан соң аерышулары 40 % тәшкил итә, ә «гражданский» брак белән яшәп гаилә коручыларының исәбе-хисабы юк. Бу хәлләр гаиләнең ике ягына да күп борчулар, кайчак гомер төзәлмәстәй яра калдыра.

Әнием ягыннан Закир бабайның 50 яшендә хатыны вафат була. Икенче тапкыр өйләнергә йөргәндә күзе 21 яшьлек чибәр кызга төшә. Яучы җибәртеп, кызны сорагач, атасы шул кадәр күп мәһәр таләп итә-ки, урта хәлле яшәүче Закир бабайның бар туганнарының да булган маллары кереп бетәрлек була. Яучының хәбәрен ишеткәч туганнар өнсез кала. Шунда, олы абыйсы киңәш итә, Закир, җый малларыңны, ни җитми булышабыз. Борчылма, ул маллар бит читкә китми, барыбер син төзеячәк гаиләдә була!

Закир туганнары белән сораган бар нәрсәне кызның (миңа ул Фатыйма әпти) әтисенә илтеп тапшыралар. Ә никах һәм туй мәҗлесеннән соң бар нәрсә дә кыз белән бергә Закирның өенә кайтып урнаша. Шулай итеп, Закир бабайның малы кимеми, үзенә янә әйләнеп кайта. Ә Фатыйма әптинең атасы Закирны сынар өчен шундый зур мәһәр таләп иткән. Янәсе, бик зур мәһәр сорасам, кызны алмас, чөнки кияү буласына 50 яшь. Алар 38 ел тигез гомер итте. Фатыйма әпти сөйли иде: «Закир кайда гына булса да өйгә ашкынып кайта иде. Сине сагындым, мөмкин булса кесәмдә генә йөртер идем, дия иде дип искә алды бергә булган вакытларын». Алар Әнәс, Нургали исемле ике ир бала һәм Чәчәк исемле кыз бала тәрбияләп үстерделәр. Закир бабай мәрхәмәтсез 1930нче елларда кулак тамгасы белән Себер концлагерларын кичеп, исән-имин сөекле, тугрылыклы гаиләсе янына әйләнеп кайта алды.

Хәзерге чорда татарлар арасында мәһәр биреш турында ишетелми. Мәһәрне кызлар үзләре дә сорарга хаклы, бу табигый хәл. Кыз үзенең матурлыгына, сафлыгына, уңганлыгына, намуслылыгына, галимлегенә таянып һәм шул ук вакытта егетне төрле яктан үзенчә бәяләп, теләсә нәрсә һәм теләсә күпме мәһәр сорый ала. Монда бернинди ярамаган, яки оят эш юк. Мәһәр кыз кешенең үзенә, һичшиксез аның шәхси милке булып бирелә һәм гаилә уртак тормыш иткәндә аның карамагында була. Акчалата булса саклык банкка салып куя ала, теләсә үзенә кирәкле товар, кием-салым, фатир, башка күчемсез милек, машина һәм башка нәрсәләр белән үзе теләгәнне эшли ала. Иренең анда бер катнашы да юк, хатыны рөхсәт итсә генә бу малдан файдалана ала.

Менә шул мәһәр белән хатын кеше ирен кайбер мөһим хәлләрдә тыеп тора, «тормоз» куярга мөмкин. Ир кеше аерылырга, ташлап китәргә уйласа, мәһәр хатынныкы гына. Мәсәлән, фатир аның исемендә булса, хәзерге заманда ул зур эш, кемнең дә фатирсыз урамда каласы килмәс. Уртак тапкан мал исә урталай бүленә. Бала булса, аны тәрбияләр өчен ир алимент түләп торырга тиеш. Бу очракта ир мөлкәтсез кала. Икенче хатынга өйләнер иде, анысы да мәһәр сораса? Шуңа күрә үзенең никахлы хатыныннан аерылгач нәрсә буласын ир яхшылап уйларга мәҗбүр була. Безнең төрки ата-бабаларыбыз күп гасырлык тәҗрибәләренә таянып гаиләне саклап калу өчен менә шундый «тормоз» уйлап чыгарганнар. Ислам дине кагыйдәләре буенча ир икенче хатынга өйләнергә уйласа, беренче чиратта беренче хатыны белән киңәшләшергә тиеш. Гаиләдә бар эшләр дә киңәшеп эшләнелә.

Хәзерге заманда менә шундый тормоз булмаганга ир-ат, җиңел генә хатыннан-хатынга күчеп яши. Чөнки гаиләсендә тотып торырлык «тормозы» юк. Ул булса сәбәпле-сәбәпсез аерылышулар булмас иде. Булса да җитди сәбәпләр аркасында гына. Балаларның да үз әти-әниләре булыр иде, җәмгыятебездә яртылаш ятимнәр азрак булыр иде.

Язганнарга Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм әйткән сүзләрне өстисе килә: «Аллһы Тәгалә без мөселманнарга хатын-кызлар белән матур, йомшак, күркәм мөгамәләдә булыгыз ди. Бу-ирләр өчен ваҗиб-тиеш. Чөнки алар сезнең аналарыгыз, сезнең-кыз туганнарыгыз, сезнең-кызларыгыз һәм сезнең аналарыгызның туганнары. Мөселман кеше никахланып бер мөселман кызын үзенә хатынлыкка алган икән, аның кимчелекләре булса да, кулыннан эш килмәсә дә, шуңа сабыр итеп, шушы хатынга риза булып, шуның белән матур итеп тормыш корсын».

Искәрмә: «мәһәр» сүзе киң җәмәгатьчелек арасында «калым» сүзе белән тәңгәлләштерелә.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Комментарии