Мәчетебез җылыны кояштан ала

Мәгълүм ки, мәчетләребез гомер бакый халык карамагында булган. Ошбу күркәм күренеш бүген дә дәвам итә. Туган авылым Иске Тинчәледә (Буа районы) мәчетебез яңарганнан яңара бара. Чираттагысы – әле кайчан гына электр белән җылытылган мәчетебез кояш энергиясе белән җылытылачак. Иншаллаһ, шул рәвешле мәчетебез Татарстанда иң беренчеләрдән булып тарихыбызга кереп калачак. «Кирәкле җайланмалар урнаштырылган. Кыш җитәсен генә көтәргә калды», – ди имамыбыз Равил хәзрәт Нәҗметдинов. Ул ошбу хәбәрне авылдашыбыз Мирза кызы Габдуллина Рузалиянең Раббыбыз разыйлыгына авыл халкы өчен оештырган Коръән мәҗлесендә җиткерде һәм яңалык безне гаҗәпләндерде дә, шатландырды да. Җайланма чыгымнарын Ханбеков Ринат Сәгыйть улы күтәргән. Авылдашларым исеменнән аларга – Сәгыйть улы Ринат кардәшебезгә һәм Мирза кызы Рузалия Габдуллинага чал чәчле башымны иеп рәхмәт әйтәмен.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы Рәисе

Комментарии