Безнең пәйгамбәребез бер генә

«Безнең гәҗит»нең быелгы 27нче санында (10нчы июль, 2019 ел) «Иманга юл» сәхифәсендә «Әл-Мәрҗәни Җәмигъ» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов белән әңгәмә дөнья күрде. Хәзрәткә дә, әңгәмәне оештырган Рәйдә Нигъмәтҗановага да Аллаһ Тәгалә мәрхәмәтле булса иде. Әлеге әңгәмәдә пәйгамбәрләргә, аерым алганда Әйүб пәйгамбәргә килгән авыр сынаулар һәм шул сынауларны үтәр өчен кирәк булган зур сабырлыклар турында әйтелгән. Ләкин анда бер төгәлсезлек киткән.

Динебезгә кагылышлы вәгазьләр, әңгәмәләрдә төгәлсезлекләр җибәрүдән аеруча сакланырга кирәк. Чөнки кечкенә генә хата да безнең гыйлемебезгә, иманыбызга кимчелек китерергә мөмкин. Шуңа күрә Әйүб пәйгамбәр хакындагы мәсьәләгә бераз ачыклык кертәсем килде.

Мәкаләдә болай диелгән: «Аллаһы Тәгаләгә якын булган пәйгамбәрләр дә күптөрле сынаулар аша узган. Аллаһы Раббыбызның илчесе Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.) да төрле сынаулар аша үткән. Мисал өчен, пәйгамбәребез Әйүб галәйһиссәләмне генә алыйк…»

Биредәге төгәлсезлекнең асылы шунда, Әйүб галәйһиссәләм – безнең пәйгамбәребез түгел. Динебез тарихын искә төшерик. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, Аллаһ җир йөзенә 124 мең пәйгамбәр җибәргән. Мөхәммәд (с.г.в.)нән кала аларның барысы да фәкать үз кавемнәренә генә пәйгамбәр итеп җибәрелгән, үзенчәлекле аерым бер шәригать белән килгәннәр. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә шулардан егерме бишенең исемен искә ала. Араларында, әлбәттә, Әйүб пәйгамбәр дә бар. Тарихтан билгеле булганча, ул Ибраһим галәйһиссәләмнең улы булган Исхактан соң, ягъни моннан 3-4 мең ел элек, бары тик үзенең яһүд кавеменә генә пәйгамбәр булып килгән. (Чөнки яһүд кавеме нәкъ менә Исхак пәйгамбәр чорында барлыкка килә). Ә менә Аллаһның соңгы илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) җир йөзендә яшәүче һәм алга таба да яшәячәк барча халыкларга да пәйгамбәр итеп җибәрелгән. Бу хакта ул үзе болай дип әйткән: «Миңа кадәрге пәйгамбәрләр үз халкына гына җибәрелде, мине барлык халыкларга да җибәрделәр». Ягъни Мөхәммәд (с.г.в.) безнең татар халкы өчен дә пәйгамбәр итеп җибәрелгән, һәм ул алып килгән ислам дине, ислам шәригате безнең өчен бүген яшәү кануны, яшәү нормасы булып тора һәм Кыямәт көненә кадәр шулай булачак. Моны Аллаһның рәхмәте итеп кабул итәргә кирәк.

Коръәндә пәйгамбәрләргә кагылышлы аятьләрнең берсен укыган кеше бу мәсьәләдә буталырга мөмкин. Анда Аллаһ Илчесенең (с.г.в.) һәм сәхабәләрнең болай дип әйткән сүзләре китерелә: «Без Аның рәсүлләреннән берсен икенчесеннән аермыйбыз». (2:285). Бу нәрсә дигән сүз? Эш шунда, Аллаһ пәйгамбәрләренең барысы да бер үк дин белән килгәннәр. Ул диннең асылы – фәкать бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып яшәү, Аңа беркемне дә һәм бернәрсәне дә тиңдәш кылмау. Ягъни пәйгамбәрләрнең барысының да статусы бер – алар Аллаһ илчеләре, һәм без шуны таныйбыз, аларның берсенең дә пәйгамбәрлеген кире какмыйбыз. Ләкин бу – аларның барысы да безнең пәйгамбәрләребез дигән сүз түгел. Югарыда билгеләп үтелгәнчә, халыкларның кайда һәм кайчан яшәүләренә, ничек көн күрүләренә һәм башка кайбер сәбәпләргә карап, аларга пәйгамбәрләре алып килгән шәригатьләр төрле үзенчәлекле булган, бер-берсеннән аерылып торган, хәтта ниндидер мәсьәләдә капма-каршы да булган. Мәсәлән, бер шәригатьтә хәләл булган ризык яки гамәл икенче шәригатьтә хәрам булган мисаллар да бар.

Әгәр Әйүб пәйгамбәрне дә, башкаларны да (мәсәлән, Гайсә галәйһиссәләмне) безнең пәйгамбәребез дип кабул итсәк, без аларның төрледән-төрле шәригатьләрен дә кабул итәргә тиеш булабыз. Бу мөмкин түгел.

Кайчакта сорыйлар: «Гайсә галәйһиссәләм (Иисус Христос) үзенең шәригатен яһүдләргә генә алып килгән. Ә ни өчен аның шәригатен, ягъни христианлыкны, башка халыклар да, мәсәлән, урыс халкы да тотып яши соң?» Билгеле булганча, Гайсә галәйһиссәләмнең 13 апостолы була. Аллаһ Тәгалә Гайсәне (г.с.) күккә күтәргәч, аның апостоллары, аерым алганда Павел исемлесе, бик актив рәвештә христианлыкны тарату буенча миссионерлык белән шөгыльләнә, гәрчә Гайсә (г.с.) аңа мондый эшне кушмаган булса да. Ул шул максат белән Урта диңгез буендагы дәүләтләр буйлап дүрт тапкыр сәяхәт кыла, төрле кавемнәрне христианлыкка өнди. Нәтиҗәдә христианлык башка халыкларга да үтеп керә. Ә урыс дәүләтенең христианлыкны ничек кабул иткәнен без якынча беләбез инде. Бөек Болгар дәүләтенең илчеләре килеп, Киев кенәзе Владимирга Ислам динен кабул итәргә тәкъдим иткәч, ул баш тартып әйтә: «Сезнең динегез хәмер эчүне тыя. Ә безгә хәмер эчмичә яшәү мөмкин түгел».

Югарыда әйтелгәнчә, барлык пәйгамбәрләр дә бер үк дин белән килгәннәр, шул исәптән барысы да хәмер эчүне тыйганнар. Гайсә (г.с.) дә бу гамәлне хупламаган. Ул калдырган Инҗил (Библия) китабы безнең чорга бик нык үзгәртелеп килеп җитсә дә, аның битләрендә бүген мондый юлларны укый алабыз: «И сказал Господь Аарону, говоря: вина и крепких напитков не пей ты и сыны твои с тобою, когда входите в скинию собрания, чтобы не умереть. Это вечное постановление в роды ваши, чтобы вы могли отличать священное от несвященного и нечистое от чистого…» (Левит, 10).

Кенәз Владимир Аллаһның бу әмерен белмәгән икән, дигән нәтиҗә ясарга туры килә. Аның сәбәбен Аллаһ Тәгалә Үзе генә беләдер. Әмма дөресе шул: хакыйкатьтә урыс халкы да бүген Ислам динен тотып яшәргә тиеш булган, чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр буларак аларга да җибәрелгән. Моны аңлаган христианнар хәзер Ислам динен кабул итеп мөселманлыкка күчәләр.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии