- 22.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Фәрит Вафинның «Намазлыкта чукынмыйлар» язмасына (№33, 21 август, 2013) үз фикеремне дә язып җибәрергә булдым әле. Традицион ислам – ул шул ук дөньяви яшәү рәвеше. Аның буенча, намаз укымасаң да була, ураза тотмасаң да була, син барыбер мөселман саналасың икән, димәк аның дөньяви тормыштан (динсез тормыштан) бернинди дә аермасы юк. Син фәкать Аллаһ юк дип кенә әйтмә, барысы да чики-пуки була икән. Бу кешене адаштыру түгелме? Син аракы эчеп, зина кылып, кеше үтереп йөрсәң дә, барыбер мөселман буласың, дип ялганлап, кешеләрне адаштыралар. Аллаһ Тәгалә сакласын алардан. Ә бит бу гөнаһлар өчен аларны үтерергә тиешләр, аларның яшәргә дә хаклары калмый. Традицион ислам диючеләр сүзе буенча, бәлеш ашап йөр шунда, садака җый, туган көннәр үткәр, Биләргә барып хаҗ кылып кайт, яңа елларны бәйрәм ит – сиңа шул җиткән, нәрсәгә үзеңне җәфалап намазлар укып торырга, хаҗга барырга. Кыскасы, дөньяви (светский-каферский) тормыш белән яшә. Урласаң, синең кулыңны да кисмиләр, зина кылсаң, таш белән бәреп тә үтермиләр, кеше үтерсәң дә, җәза итеп сине үтермиләр, аракы эчсәң – камчы белән кыйнамыйлар, процентка рәхәтләнеп акча эшлә, яулык бәйләмәсәң дә була (бәйләтмиләр), кыскасы нинди рәхәт тормыш, бернинди дә проблема юк. Каферләр сиңа бәйләнми, син аларга дәшмисең. Ә бит чын ислам динен тотсаң, әллә нинди каршылыклар куялар, эзәрлеклиләр, төрмәләргә ябалар, тентүләр ясыйлар. Нинди авыр тормыш, кемгә кирәк ул?
Традицион исламның чын исламга бернинди дә катнашы булмаганы шуннан аңлашыла да инде. Ул үзенә яңа бер дин, чын ислам динен үзгәртеп, кафер дәүләтенә, дөньяви тормышка яраклаштырылган дин. Шуның өчен соңгы вакытларда Коръән китабының тәфсирләрен дә үзләренә яраклаштырып үзгәртергә тырышкаладылар. Аллаһ Тәгалә сакласын! Урыслар Казанны басып алгач, мөселманнар күтәрелмәсен өчен чыккан термин бит ул – «Традицион ислам».
Альберт САТДАРОВ.
Яулап алынгач килеп чыккан,
Комментарии