Нигъмәтулла хаҗи

Нигъмәтулла хаҗи

Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләренең «Мәшһүр адәмнәр» исемле китабын «Рухият» нәшрияты бастырып чыгарды. Шушы китапны һич кенә дә тыныч күңел белән, күзләргә яшь килмичә укып булмый, бераз укыйм да, китаптан аерылып, тарих өчен бик күп вакыт узмаса да, шул вакыттагы нинди асыл һәм мәшһүр шәхесләре булган халкыбызның бүгенге халәте, татар халкының ни дәрәҗәдә түбән тәгәрәве турында уйланып, күзләргә яшь тыгыла. Менә шул китаптагы Нигъмәтулла турындагы кайбер юлларны «БГ» укучыларына да җиткерәсем килә.

«Тәрҗемә сәхибе булган Нигъмәтулла хаҗи 1829 ел 18 октябрьдә Табул губернасы Төмән өязе Олуг Манчыл авылында дөньяга килде. Анасы Зарифә бинте Габделхәй иде… Нигъмәтулла хаҗиның әхлагы игътибарга алынса, һәркем өчен үрнәк булырга ярарлыктыр. Юмартлыгы белән мәшһүр булу кебек күркәм холкы һәм адәмчелеге илә дә башкалардан аерылып торыр иде…

Хезмәтчеләре бер адәмне үз хозурына якалап китереп: «Фәлән нәрсәне урлаган вакытта тоттык», – дигәндә: «Юк, бу адәм андый угры түгел, ни булса да бер ялгышлык булгандыр, җибәрегез!» – дип азат итеп һәм соңрак, шул адәмне аулакка чакырып: «Хезмәтчеләрем сине рәнҗеттеләр, риза бул!» – дип, бишәр сум сәдака биреп җибәрмештер. Иң хозур нәрсә адәм шатландыру, кешеләрнең зарур нәрсәләрен җитештерү, йомышларын үтәү, мәшәкатьләреннән арындыру һәм ике дошман арасын килештерү иде…

Нигъмәтулла хаҗиның юмартлыгын таныту өчен сүз генә җитмәс иде. Капкасы бөтен халык өчен ачык булып, кунакларга махсус бер мөсафирханә бина булдырып, аңа да кирәк кадәр хезмәткәрләр куйды. Мөселманнарны ачык йөз белән каршы алыр иде. Азия, Казан, Төркия вә Гарәбстан мөсафирлары өчен хаҗиның гомуми бер йорты булып, һәркем шунда төшәр вә хаҗәтләрен табып китәрләр иде. Моның ялгыз гына тәгам ашавын күрүче булмагандыр. Хосусан шәкертләр, гыйлем әһелләре, фәкыйрь вә гаҗизләргә игътибар һәм ихсан мул булыр иде. Шушы кадәр мал вә гомер сарыф итүе белән дә кәсепләренә зарар китермәс, бәлки көннән-көн иҗтиһадын арттырыр, баеп торыр иде. 1881 ел 16 майда Олуг Манчыл карьясендә ут казасы булып, бөтен авыл диярлек (җәмгысы 160 йорт) янды. Бу вакытта Нигъмәтулла хаҗи хаҗ сәфәрендә булып, янып торган ут өстенә кайтып төште.

Манчыл яндыгыннан соң халыклар Нигъмәтулла хаҗи хозурына барып: «Аллаһының казасына, ачуына очрадык, яндык, көйдек, харап булдык бит!» – дигәндә, хаҗи: «Һич кайгырмагыз, зарланмагыз, шикаять кылмагыз, бу Аллаһының ачуы түгел, бәлки нигъмәте! Аллаһы насыйп итсә, авыл әүвәлгедән яхшы сүрәттә корылыр, сез әүвәлгедән бай булырсыз, югалган бернәрсә дә юк, ни өчен кайгырасыз?» – дип, бәхетсезлеккә дучар булганнарның янган йөрәкләренә салкын су сибеп җибәрде…

Ошбу вакыт Нигъмәтулла хаҗи үзенең ярдәмчеләре Рәхмәтулла, Хәбибулла белән 30 мең сумлык агач алдылар вә бөтен авылны бер фасадта үз кесәләреннән салдылар. Фәкыйрь вә гаҗизләр өчен 175 йорт бина төзелгәне мәгълүмдер. Өйләр һәркайсы алты почмаклы булып, түбәләре такта белән ябылды, йорт урыннары егерме сажин булып, ихаталары вә йорт әсбаплары тәмам кылынды. Йортларның һәркайсы мең сумнан кимгә төшмәгәндер. Хакларын кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән алмак шарты белән фәкыйрьләрне, гаҗизләрне ошбу йортларга кертеп утырттылар.

Һәрхәлдә, аның юмартлыгы адәм ышанмаслык иде. Берьюлы кешегә мең сум сәдака иткән вакытлары булды. Бәгъзе бер чакларда кесәсендә бер тиен акчасы калмас, шушы вакытта килгән сәдака әһелләренә бурычка алып бирер иде».

Мөхтәрәм милләттәшләр! Бүген дә безнең татарлар арасында байларыбыз, хәтта берничә дистә миллиард сумнарга хуҗа булучылар байтак. Әмма баләгә тарган кешеләргә ярдәм сорап һаман да шул көч-хәл белән очын-очка ялгап баручы халыкка мөрәҗәгать итәләр. Кемгәдер ярдәм итү турында уйлау түгел, шул ук миллиардерлар көннән-көн халыкның тормышын авырайтып утка, суга, газга бәяне арттырып торалар. Боларны ахирәт көнендәге түләнәсе хаклар кызыксындырмый да, куркытмый да, аларга бүген кирәк. Шул миллиардларны кулланып, файдаланып бетерә алмаганнары турында да уйлый белмиләр, аларга халыкның хәерчелектә яшәгәннәрен күрү бер ләззәт бирә күрәсең.

Юкса, кеше бит бүген бар – иртәгә юк. Һәркемгә, иртәме-соңмы ул «иртәгә» киләчәк, ә чит ил банкларындагы миллиардлар калачак, ул акчалар аларныкы түгел, ә халыкныкы – сезнеке һәм безнеке, хөрмәтле милләттәшләр. Әгәр ул миллиардларны халыкны талап түгел, ә Нигъмәтулла хаҗи кебек хәләл көч белән тапкан булсалар, Аллаһының барлыгын һәм берлеген танысалар, алар да тиешлесен мохтаҗларга бирер иде. Әмма алар мондый бәхеттән мәхрүм калганнар, аларны Иблис ерак адаштыру белән адаштырды. Аларны бүгенге татар халкының динсез, мәдәниятсез, телсез, мәгърифәтсез калуы борчымый, алар шуның белән иң бәхетсез адәмнәр. Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре татар халкының, мөселманнарның «Мәшһүр адәмнәр»ен язган булса, безгә инде «Иң бәхетсез адәмнәр» турында язарга вакыт җиткәндер, бәлки.

Нигъмәтулла хаҗи турында укыганда бүгенге көндәге иң бәхетсез миллиардерларны кызганып күзгә яшь тыгыла. Чөнки алар мохтаҗларны шатландырып хозурлану бәхетеннән мәхрүм калган адәмнәр. 3 көнлек дөнья һәм нәфесләренең колларына әверелгәннәр.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

 

Комментарии