- 22.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №37 (18 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Без муллаларны ап-ак сакаллы карт, вәкарь белән йөри торган итеп күрергә гадәтләнгәнбез. Ә менә авылыбызның беренче мәхәлләсе имамы Гомәр Мифтахов – моның киресе. Ул сакал-мыексыз, таяксыз, гәрчә яше алтмышка якынлашса да, яшь ир-егетләр кебек җитез, хәрәкәтчән.
– Быел имамлык итүемә 20 ел була, Алла бирса. Без Татарстан Диния нәзарәтенең элекке Баш казые Габделхак хәзрәт Саматовтан белем алган идек, – ди ул муллалык эшен башлавы турында.
Ә инде аның Ислам юлына басуы балачактан, гаиләдән килә. Әтисе Сәлихҗан абзый белән әнисе Маһруй апа атеизм хөкем сөргән совет елларында да Ислам дине юлыннан барудан тайпылмаганнар, биш вакыт намазларын укыганнар, Аллаһ кушканнарны үтәп, балаларын да шуңа өйрәткәннәр.
Сәлихҗан абзыйның бертуганы Ибраһим абзый да бик динле булу өстенә авылның энциклопедисты, тарихчысы да иде, мәрхүм. Ул күбебезнең җиде бабасына кадәр белә иде.
– Мин муллалык вазифасына керешкәндә беренче, икенче мәхәллә һәм читтән кайтарылган мәрхүмнәр өчен билгеләнгән зиратыбыз (өченче, дүртенче мәхәлләләр өчен үзләренә аерым зират) бөтенләй диярлек ташландык хәлдә иде. Мәхәллә кешеләре һәм авыл Советы ярдәмендә аны тәртипкә китердек: иске, черек коймасын тимер рәшәткәгә алыштырдык, аны буядык, зират эчен корыган агачлардан, чүп үләннәреннән арындырдык. Каенатам Харис мәетләрне җирләгәндә кирәк булган әйберләр өчен кирпечтән җыйнак кына бер өй дә төзеде, – дип рәхмәт белән искә алды Гомәр хәзрәт.
Гомәр хәзрәт эшләгән дәвердә, читтән кайтарылган мәетләрне исәпләмәсәң (алар өчен кайбер җирләрдәге кебек түләү алынмый), 900ләп мәет җирләнгән икән. Хәзрәт аларның һәрберсенең туган елы, ае, кайчан вафат булуларын аерым дәфтәргә язып баруын да сөйләде. 900! Хәзер авылда яшәүчеләрнең өчтән бере бит бу! Туучылар, никахлашучылар өчен аерым дәфтәр булдыруы турында ишеткәч, мин соклануымны яшерә алмадым. Бөтен бер конторада утыручыларның эшен эшләп бара икән ул! Тавык та чүпләп бетерә алмаслык күп имамлык итү өстенә!
Билгеле, аның да хуҗалыгы бар. Мөгезле эре терлекләр асрый, кош-кортлары бар, умарта тота ул. Бу эшләрдә хатыны Зәйтүнә, үсеп таралганчы балалары булышса да, йорт эшләрендә төп җаваплы кеше – Гомәр хәзрәт. Балалары алтау: дүрт кыз һәм ике ул. Кызлары кияүдә, бер улы Русия Ислам университетын тәмамлап, шунда ук эшкә калган, хуҗалык эшләре мөдире. Икенче улы да шунда укый, аның да дин юлында күренекле шәхес булачагы бәхәссез.
Гомәр хәзрәт – беренче мәхәлләнең имамы. Калган өч мәхәлләдә имамлык итүчеләр дә аның шәкертләре дисәк тә ялгыш булмас. Ел саен диярлек аның кыставы буенча авылдан бер-ике егет Нурлат, Казан мәдрәсәләренә укырга бара. Былтыр, мәсәлән, Рамил Камалов Русия Ислам университетын тәмамлап, икенче мәхәлләнең имамы булып эшли башлады.
Беренче мәхәллә мәчетендә мәдрәсә дә бар. Аны мәрхүм эшмәкәр Мирсәет ага төзеткән иде. Мәктәптәге дәресләрдән бушаган балалар анда дин сабаклары алалар, әләдән-әле догалар, Коръән уку буенча ярышлар булып тора.
Гомәр хәзрәтне бәйрәмнәрдә (Белем көне, Укытучылар бәйрәме, Соңгы кыңгырау) мәктәпкә Коръән укырга һәрвакыт чакырып торалар. Гомәрнең догалар, Коръән сүрәләрен укыгандагы гаҗәеп моңлы тавышын ишеткәч, аңа бу сәләт Ходайдан бирелгәндер дип куясың.
– Ул укыганда ирексездән күзләрдән яшьләр килә, – ди 75 яшьлек Якут апа Хәлитова.
Гомәр хәзрәткә изге, мактаулы эшендә армый-талмый эшләвен, уңышлар телим!
Салихҗан ЗАРТДИНОВ.
Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.
Комментарии