Сәяхәттән соң уйланулар

Сәяхәттән соң уйланулар

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кардәшләр, үзара аралашып яшәсәгез, йөзегез нурланыр, калебегез чистарып, ризыгыгыз киңәер, арагызда мәхәббәт артыр». Без икәү, 70 яшьлек әбиләр, үзебезнең Русиядә Чечня кардәшләребез ничек яши, бер-берсенә карата нинди мөнәсәбәттә, әдәп-әхлак тәрбиясе, традицияләр ничегрәк икән, дип, кызыксынып, бер атналык юллама алып, сәфәргә кузгалдык.

Бу сәфәр турагентлык хезмәткәрләре өчен дә кызыклы булып тоелды кебек, чөнки кеше диңгез буена, Төркиягә, Сочига, Кырымга бара, ә әбиләр – Чечняга. Берсе, аягөсте басып, Чечня халкына сәлам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерүебезне сорады.

Шулай итеп без Чаллыдан Мәскәүгә, аннан Грозныйга очтык. Әлхәмдүлилләһи, бик тиз килеп җиттек. Таксист мөселман кардәшебез булып чыкты, кунакханәгә илтеп куйды һәм бездән бер тиен дә акча алмады. Турагентлыкта, мең ярым тирәләре булыр такси хакы дигәннәр иде. Без кат-кат әйтсәк тә, мөселман кардәшләр дип, акча алмады.

Үзәктән ерак түгел бик уңайлы кунакханәгә урнаштык. Бөтен нәрсә дә бар, ишекләргә киенү әдәпләре язып эленгән. Хатын-кызлар озын күлмәк кияргә тиеш, ирләргә дә майка-шортыдан йөрү тыела.

Шәһәр искиткеч чиста, бөтен җирдә яшеллек, чәчәкләргә күмелгән. Ник бер кәгазь кисәге, тәмәке төпчеге, шешә күренсен. Чөнки монда тәмәке тартмыйлар, аракы эчмиләр. Монда мөселман халкы үзенең мөселман булуына горурланып, Коръән һәм сөннәт кушканча яши.

Икенче көнне Булат улы Ибраһим үзенең Лада машинасында безне экскурсиягә алып чыгып китте. 20 яшьлек бу егет җиде яшеннән намазда, бер дә калдырганы юк. Өйләнгән, баласы бар, хатыны Коръән-хафиз, сөбханаллаһ. Шул егет эшкә урнашырга йөри. Беләсезме, эшкә урнашу өчен ул яши торган җирлектәге мәчет имамының кул куюы кирәк. Ни өчен? Ул намазга йөриме, калдырмыймы? Шушы 20 яшьлек егет мөселман булганына горурланып, Аллаһтан куркып, Аңа гына инанып, Ул кушканнарны үтәп яши.

Кая гына барсак та, чисталыкка хәйран калдык. Ә бит бер карасаң, адым саен кафе, урамда да уңайлы өстәлләр, урындыклар тора. Аягөсте туңдырма яки пирожки ашап йөрүчене күрмәссең. Чөнки сөннәт буенча утырып ашау һәм эчү дөрес. Әлһәмдулилләһ, нинди тырыш, булган һәм бер-берсенә игътибарлы безнең дин кардәшләребез.

Шәһәрдәге һәм аның тирә-ягындагы рекламаларга игътибар иттек. «Бисмилләһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Әстәгъфируллаһ» дип язып элгәннәр. Әйе, без шул зекерләрне гел кабатлап йөрсәк, үзебез өчен нинди зур савап. Машиналарның арткы тәрәзәсендә дә «Син бисмилләһ әйтергә онытмадыңмы?» дигән язуларны укып шаккаттык.

Чечняда, Шалида булдык, Р. Кадыйровның әнисе исемен йөрткән мәчетне карадык. Алар барысы да бик матур, зәвык белән эшләнгән. Шалида мөселманнарның горурлыгы – Европаның иң зур мәчетләренең берсе саналган Ак мәчет таң калдырды. Аны сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Грозныйга килгән кунаклар тиешле кием белән барлык мәчетләрне дә карый ала.

Кешенең матурлыгы тышкы сурәте белән түгел, ә холкының күркәм булуына бәйле. Күркәм холыклы кеше намуслылык, ярдәмчеллек, сабырлык, ата-анага игелекле булу, бер-береңә ярдәм итү кебек сыйфатларны үзендә булдырырга тырыша. Без Чечняда бик күп кешеләрдә шушы сыйфатларны күрә алдык. Яшьләрнең олыларга булган хөрмәтен күреп сокландык, алар синнән алда бармаслар, утырып барсалар, торып басалар, ярдәмчелләр. Бездә бит автобуска керсәң кайда анда урын бирү?! Йә йоклаган булып бара, йә телефонына береккән, сине күрми.

Әйе, кешеләрдә әхлаклылык булдыру, яхшыны яманнан аера белүне яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Гаилә, мәктәп, балалар бакчасы бер булып, Аллаһны танып, Аның кушканнарын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәсәк, әлбәттә, уңышка ирешеп була.

Грозныйда хатын-кыз киемнәре сатыла торган кибеткә ирләргә керергә ярамый. Ә менә шушы шәһәрдә ирләр һәм хатын-кызлар өчен матурлык салоннары бик күп. Урамда кочаклашып йөргән, кочаклашып утырган кешеләрне очратмассың.

Бу халыкның тагын бер күркәм сыйфаты – кунакчыллык. Мөселман кардәшләребезнең матур итеп яшәүләренә бик сөендек, күзләребездә гел яшь булды. Турагентлык хезмәткәрләренең дә сәламен җиткердек. Сәлам тапшыру фарыз булып санала.

Гаяз Исхакый әйткән: «Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә, өченчедән ул халык үзе бетә». Аллаһ сакласын.

Яшьләргә нәсыйхәт. Хөрмәтле яшьләр, балалар, оныклар, үзегезнең мөселман булуыгыз белән горурланып яшәгез. Мөселманның Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәте арткан саен, тәкъвалыгы да арта. Чөнки ул үзенең һәрвакыт Аның күзәтүендә булуын, хәтта уеның да Аңа мәгълүм булуын белә. Һәр эшкә анализ ясап, Аллаһ ризамы, юкмы дип уйлагыз.

Без бу дөньяга сыналыр өчен килгән кунаклар. Дөнья ул ике көнлек (Коръән, «Мөхәммәд», с:36 аять), бер уен, бер мизгел, үтә дә китә.

Гомерегезне заяга үткәрмәгез, әхлаклы булуның нигезе иманлы булуда. Кешенең җирдә барлыкка китерелүенең максаты – Аллаһның барлыгына, берлегенә ышану һәм аңа гыйбадәт кылу. Барыгызга да Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә насыйп булсын. Әти-әниләрегезгә, әби-бабайларыгызга яхшы мөнәсәбәттә булыгыз, аларны кире кайтарып булмый, исән чагында кадерләрен белегез, вафат булсалар, догада булыгыз, бәхетле булыгыз.

Ә безгә, әбиләргә, дәү әниләргә телевизор каршында кирәк булмаган сериал карап, мәгънәсез җырлар тыңлаганчы, балаларыбызга, оныкларыбызга яшәүнең мәгънәсен төшендерергә кирәк. Ашау, киенү әдәпләренә, үзеңне өйдә, җәмгыятьтә тоту кагыйдәләренә өйрәтү кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык, начар эштән соң аны сөртерлек яхшы гамәл кыл. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул» (Тирмизи).

Без дә үз җирлегебезне чиста тотыйк, бер-беребезгә игътибарлы булыйк.

Роза ГАЙНЕТДИНОВА,

Чаллы шәһәре

Комментарии