«Мөселманнарга банкта эшләргә ярамый»

«Мөселманнарга банкта эшләргә ярамый»

Чикләрне җимерә белә дә инде безнең халык! Элек хатын-кыз ашарга пешергән дә, бала тәрбияләгән. Ир-ат шул гаиләне тәэмин иткән – акча эшләгән. Ә хәзер? Нинди генә оешмага кермә, эшчеләрнең күбесе – хатын-кызлар. Ашарга пешереп, бала карап ятучы ирләр саны да арта, ди белгечләр. Эшлим дигән хатын-кыз кранга да утыра, йөк тә ташый хәзер. Нигә шулай? Дин буенча хатын-кызларга эшләү мәҗбүриме? Мөселманнарга нинди оешмаларда эшләмәү хәерлерәк? Бу һәм башка сорауларга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

– Рөстәм хәзрәт, чын мөселманнарга карьера артыннан куарга ярыймы?

– Сер түгел, хәзерге җәмгыятьтә акчасыз яшәп булмый. Акча эшләү хәрәм түгел, ләкин аны эшләү юлы хәләл булырга тиеш. Бернинди алдауга корылмасын. Карьера дип, дөньялыктан төшеп калырга да ярамый. Бу дөньяга кунакка гына килгәнлегебезне онытмыйк. Болай да аз вакытны әрәм-шәрәмгә сарыф итү дөрес булмас. Вакыт мәсьәләсенә килгәндә, Аллаһка зикер кылсак, Раббыбыз ризалыгын алыр өчен игелекле гамәлләр эшләсәк, көнебез бик бәрәкәтле үтәр, күп нәрсәләр эшләргә өлгерербез. Әмма көне буена Аллаһны искә алмасак, бу көнебез уңышсыз үтәр.

– Бүген меңләгән профессия бар. Тегесендә эшли алмасаң, монысында үзеңне сынап карый аласың. Әйтик, кранда эшләгән хатын-кызлар, тырнак ясаучы ир-атлар бар. Мондый рольләрне алышыну «модасы» каян килгән, ни өчен ул бар?

– Кызганыч, тик ата-ана хәзер кызларын батыр итеп, ә малайларын, киресенчә, мөлаем итеп тәрбияли. Гаиләләрнең таркалуына да шушы сыйфатлар сәбәпче була. Яңа туган парларның күбесе бер ел тормыш иткәннән соң аерылыша. Араларында мөселман парлары да шактый. Бер карасаң, мөселманнар сабыр холыклы, тик... Хатын-кызлар үз малайларын чын ир-ат итеп тәрбияләргә тиеш. Ул малайлар телен дә, һәр адымын да, кулын да контрольдә тота белеп үсәргә тиеш.

Күп тапкыр әйткәнем бар: мәчеткә килгән хатын-кызларның күбесе ирләреннән зарлана, киңәш сорап мөрәҗәгать итә. «Ирем берни эшләми, көне буе түшәмгә төкереп ята», – диләр. Ә ирләр: «15-20 мең – бүгенге көн өчен чүп кенә, андый хезмәт хакы алып эшләргә риза түгелмен», – дип аклана. Хатын-кыз өйне дә, гаиләне дә, балаларны да үз җилкәсендә өстери. Ислам дине буенча алай ярамый. Шәригатебез буенча ир-ат – гаиләне тәэмин итүче. Безнең киләчәк буын ир-атлары чын ир-ат булсын өчен дип тырышырга кирәк безгә. Ир-ат кеше хатын алган икән, ул аның белән гомере буе торырга тиеш. Кызганыч, тик бу сүзләр еш кына истән чыга.

– Кайбер гаиләләрдә фәкать хатын-кызлар гына акча эшли, ирләр бала белән өйдә утыра. Хатын-кыз «бизнес-вумен»га әверелә...

– Хатын-кыз бизнес белән шөгыльләнә башлавының икенче көненә үк: «Менә, мин шундый. Мин менә моның кадәр акча эшлим, син тиен дә эшләмисең», – дип әйтергә тиеш түгел. Гаилә – ул ныклы йорт. Ышаныч – шуның нигезе. Аңлашу һәм киңәшләшү – йорт диварлары. Икең бергә булганда гына йорт гомере озын булыр. Түземлек кирәк, дибез, Аллаһы Тәгалә безне гел сыный. Сынаячак та. Төрле сораулар белән килеп мөрәҗәгать итүче парлар да күп. Кайчакта ир үзе генә килә, кайчакта хатын үзе генә. Мәсәлән, яшь гаилә, бергә 5-6 ел тирәсе гомер итә ди. Балалары юк. Ир-ат хатыным эшсез утырмасын әле дип, аңа кечкенә генә бизнес ача. Хатын бик түземле, акыллы булып чыга һәм нәтиҗәдә иреннән күбрәк акча эшли башлый. Ул иренә: «Синең акчаң юк, минеке күп», – дияргә тиеш түгел. Бу – ике арадагы мөнәсәбәтнең тамырына балта чабу.

– Хатын-кыз: «Минем эшләмәскә хокукым бар!» – дип өйдә утыра аламы?

– Ала, дин буенча гаиләне ир-ат тәэмин итәргә тиеш. Хатын-кыз – гаилә учагын сүндермәүче зат. Тик хәзерге заманда хатын-кызлар игътибар үзәгендә булырга тырыша. Хатын-кыз – бөтен җирдә. Һәр өченче машинаның рулендә дә хатын-кыз, хакимияттә дә, сәхнәдә дә. Әби-бабаларыбызның көнкүрешен карасак, аларның тыйнак яшәгәненә игътибар итәрбез. Хатын-кызларның киенү рәвешен генә алыйк. Тыйнак булып, оялып кына көн ителгән. Гасырлар узды, гүзәл зат та үзгәрде, кызганыч, тыйнаклык, оят онытылып бетте. Хатын-кыз белән ир-атның рольләре алмашынды. Пәйгамбәребез (с.г.в.) чорында мондый хәлләр сирәк очраган. Аның хатыны Хәдичәне генә алыйк. Алар өйләнешкәндә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) – 25, Хәдичәгә 40 яшь була. Хәдичәнең бик дәрәҗәле хатын-кыз, тол булуы, аның сату-алуга бәйле шөгыле барлыгы билгеле. Мәккә шәһәрендә ул чакта гүзәл затларның игътибар үзәгендә булуы күзәтелми. Сәясәт, җитәкчелек итү кебек эшләрдә хатын-кыз катнашмаган. Аллаһы Тәгалә ир-атның да, хатын-кызның да бурыч-вазифаларын билгеләгән бит инде. Икесе дә үз урыннарын белгәндә, гаилә камил була.

– Ислам динендә мөселманнарга хезмәт куярга ярамаган эш өлкәләре бармы? Әйтик, банкта эшләргә ярамый, диләр. Ни өчен?

– Әйе, алдау, риба (процент) белән эшләүгә корылган өлкәләрдә хезмәт кую тыелган. Банк та – шушы исемлектә. Дөрес, хәзер хәләл банклар бар. Әйтик, Казанда «Амаль» дигәне эшләп килә, шунда урнашырга мөмкин. Әмма процентка акча бирә торган банкларда эшләү шәригать кануннары буенча яшәүче мөселман кешесе өчен тыелган, гөнаһ гамәл санала.

– Мөселман кешесе кибеткә сатучы булып урнашып, хәмер һәм тәмәке сата икән, гөнаһы аңа булырмы?

– Әлбәттә. Мөселман кешесе хәмер янына якын килергә тиеш түгел. Аның башка мөселманнар өчен үрнәк кеше булып торуы шарт.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии