Әкрен генә үлем шуыша

Әкрен генә үлем шуыша

Алдынгы Европа илләрендә кәрәзле элемтә каланчаларын 1980нче елларда ук куя башлаулары турында укырга була интернеттан. Германия, Бавария һәм Израиль төрле тәҗрибәләр ясап, электоромагнит нурланышның кеше исәнлегенә һәм башка тереклеккә зыяны күп икәнен раслаган. Ул дулкыннар тәэсире астында күбрәк торсаң:

баш авыртулары башлана;

хәтер бетә;

йөрәк чирләре арта;

нерв һәм иммун системасы какшый;

гарип балалар туу куркынычы арта.

Элемтә вышкасыннан 400 метр арада яшәүчеләр арасында онкология белән авыручылар 3 тапкыр ешрак очрый икән. Умарта кортлары ориентацияләрен югалтып, ояларына кайта алмыйлар, савым сыерларына кадәр сөт бирүләрен киметә.

Бу илләрдә әлеге электромагнит дулкыннарның чыганакларына бик зур игътибар бирелә. Балалар бакчалары, яслеләр тирәсендә хәтта интернеттан куллану да тыела. Ә безнекеләр халыкны алдап, ул электромагнит дулкыннарның зыянлы икәнлеген белмәмешкә салышалар. Ул өлкә аз өйрәнелгән дип, бар тереклекне әкрен генә шуышып килүче үлемгә дучар итәләр. Халыктан кәрәзле элемтә проектларын яшерәләр. Проектлар ким дигәндә өчәр нөсхә булырга тиеш. Берсе – вышка хуҗасында, икенчесе – район башкарма комитетында, өченчесе – авыл җирлеге идарәсендә. Чын проектны лицензияле оешма төзи. Ә икенче оешма шул проектка экспертиза ясый. Документның битләре номерлана, шнур белән тегелеп, аның очларына мөһер сугыла, тиешле имзалар куела.

Роспотребнадзор үз өстеннән җаваплылыкны оста төшерә. «Проект бары тик челтәрле элемтә урнаштыручы хуҗаларда гына», – ди. Проектны серле документка әйләндерүнең берничә сәбәбен әйтеп китәргә була. Болар: каланча-антенна хуҗасының кем икәнлеген белгертергә теләмәү, антенна паспортында күрсәтелгән техник таләпләрне бозу.

Утыз Имәндә антенна 2019нчы елның 26нчы октябрендә файдалануга тапшырылды, дип язалар. Тик ул бездә 2016нчы елдан бирле «Летай» атамалы элемтә операторыныкы булып эшләп килде.

«Выделение земельного участка, соблюдение расстояния до ближайших зданий в компетенции Роспотребнадзора не входят», дип язып җибәргәннәр. Бу антенналарны кешеләр яши торган йортлардан берәр чакрым ераклыкта куйсалар да, ризасызлык тумый иде. Тик бу вакытта комсыз хуҗаларга электр энергиясе челтәрләре сузу, хезмәт күрсәтү, ремонт эшләрен башкару өчен юллар салу проблемасы туачак бит. Бу каланчаларны кую район хакимиятендә хәл ителсә, җир бирү хакында авыл җирлеге башлыгына басым ясалуы да мөмкин. Ә аның халык ризалыгыннан башка бу эшне башкарырга хокукы юк. Утыз Имән авылында халык ризалыгын алмыйча, аның белән киңәшмичә генә элемтә вышкалары бастырып куйдылар. Бу антенна базалы булгач, башка авылларда куелганыннан шактый көчлерәк. Димәк, аның кеше исәнлегенә зыяны да күбрәк. Халык исәнлеген санга сукмыйча, аны сарыф итеп байлык туплаучыларның «борынын борып», «чеметеп» торырга кирәк.

Безнең белән бу каланчаларны урнаштыру турында килешү төзелмәде. Килешү төзелмәгәч, аны урнаштыру өчен җир бүлеп бирү дә законлы түгел.

Әгәр дә балаларыгызның, якыннарыгызның сәламәтлеге өчен борчыласыз икән, килешүсез җир бүлеп бирелүе хакында төрле инстанцияләргә шикаятьләр язарга, судка да бирергә була. Шуны белегез: зарарсыз әйбер булса, аны иң беренче чиратта түрәләр үзләренең эш урыннарына куйдырырлар иде.

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии