Факиһә абыстай

Факиһә абыстай

22нче апрельдә, Рамазан аеның пәнҗешәмбе көнендә, сөекле Факиһә абыстаебыз 94нче яшендә бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын. Балаларының, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә аларга җиңеллек, сабырлык бирсен.

Авзалетдинова Факиһә Авзалетдин кызы 1927нче елның 3нче августында Актаныш районы Әнәк авылында туа. 1941нче елда 7 классны тәмамлаган Факиһәне сугышка киткән Сәлахетдин абыйсы урынына эшкә чакыралар. Учетчик, колхозда хисапчы булып эшли, белемен күтәрә. Сугыштан соң Иске Айман егете Садыйков Әбелкирам Салихҗан улы белән гаилә коралар. Кирам абый Әгерҗе район Исәнбай авылына май заводы директоры итеп билгеләнгәч, гаилә шунда күчә. Биредә Факиһә апа урта мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли. Ә 1968нче елны 5 баласы белән ул тол кала. Әтиләре вафат булганда, Иреккә 11, Рәмиләгә 10, Рәмзиягә 8, Рәзиләгә 5, Илһамга 1 яшь була. «Әнкәй берничә эштә эшләде», – дип искә ала Ирек әфәнде. Йорт эшләре, балаларны карау Нәгыймә әбиләре белән өлкән балалар җилкәсенә төшә.

1962-1966нчы елларда урта мәктәптә укыган Фәния Зиннәтуллина истәлекләреннән: «Факиһә апа интернатта безнең тәрбияче иде. Һәр бала белән йомшак, ягымлы сөйләшүе күңелдә калган. Аңа ихтирамыбыз зур булды. Педучилищедан соң Исәнбай балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгәндә, Факиһә апаның улы Илһам минем төркемгә йөрде. Аны һәр иртә апалары китерә, кичен өчәүләп килеп алалар. Факиһә апа бик сабыр, күршеләре, укытучылар коллективы белән дә яхшы мөгамәләдә булды, беркайчан зарланмады. Язмыш безне кабат Чаллыда очраштырды. Ул элеккечә якын кешем булып калды». Илһамия Мәҗитова һ.б.да җылы хатирәләрен, изге теләкләрен җиткерделәр.

«Интернатта эшләгәндә әнкәй «Аҗаган» уенын әзерләде, – ди Ирек әфәнде. – Уен шарты буенча балалар махсус киемдә булырга тиеш. Ата-аналар тегә алмаячакларын әйткәч, әнкәй ак халат тәкъдим итте, һәм шулай килештеләр. Ә мин – командир. Өйдә бергәләп йолдызлы погоннар, шинель тектек. Тырышулар үзен аклады: без җиңдек. Акчалата бүләк тапшырганда, әнкәй: «Авзалетдинова Факиһә бүләк алырга әзер!» – дип, пионерларча салют биреп, тантаналы төстә директор каршына килеп басты. Без шатлыктан күкнең җиденче катында идек». Балалар күңеленә юл, ата-аналар белән уртак тел таба белгән. Намуслы хезмәте гомер буе аерылгысыз юлдашы була аның. Зур гаиләсе белән Чаллыга күчеп, заводта (ЗСД) хисапчы вазифасында эшләп пенсиягә чыккач та, кабат-кабат эшкә чакырып алалар аны. Үзендәге асыл сыйфатларны Факиһә апа балаларына да бирә алган. «Ләә иләһә илләллаһу» әнкәйнең соңгы сулышынача теленнән төшмәде. Ул безне дә Аллаһка таянырга, һәркемне хөрмәт итәргә, хәтта кешегә таушалган акча кайтарып бирүдән дә сакланырга өйрәтте, андыйны банкка илтергә куша иде», – диләр Рәмилә, Рәмзия ханымнар. Әйе, балалары да әбиләрен, әниләрен ихлас кайгыртып яшәде, үз гаиләләрендә күркәм әти-әни үрнәге булып гомер итәләр.

Күрәсең, гыйлемгә омтылу Факиһә апаның ата-ана тәрбиясе белән канына сеңгән. Әтисеннән алган дин сабакларын Чаллыда мулла-абыстай гаиләләрендә дәвам итә. Дини уку йортлары ачылу белән, белемен камилләштерә, чын мөгаллимә-абыстай булып җитешә. Үзеннән гыйлем алган күпме мөслимә аңа рәхмәтле! Шәкертләре Наилә апа, Нәбирә апа, 99 яшьлек Асия абыстай һ.б. белән һәрчак элемтәдә тордылар, хәзер дә балалары белән аралашалар. Факиһә абыстай янәшәсендә һәркем үзен әнисе янындагы кебек хис итте. Мәкаме әбекәйләребезнең Коръән укуын хәтерләтә, дога кылгач, күңелгә тынычлык, рәхәтлек иңә иде. Шуңа да алардан кеше өзелмәде, ераклардан килеп алдылар аны. Факиһә абыстай бары Аллаһ ризалыгы өчен кешеләргә төрле яктан ярдәм итте, киңәшләрен биреп торды. Биш вакыт намазын калдырмыйча, гомер буе ураза тотып, даими Коръән хәтем итеп яшәргә Раббыбыз аңа сәламәтлек, зиһен биргән, игелекле, иманлы балалар бүләк иткән. Рәхмәт яусын ул-кызларына, аларның гаиләләренә. Аллаһ риза булсын үзләреннән, хәерле догаларын кабул итсен.

Бу язмам да дога булып, хөрмәтле Факиһә абыстаебызның рухын шатландырсын. Әмиин.

Сүземне А.Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога» әсәрендәге Коръән сүзләре белән тәмамлау урынлы булыр. «Аллаһның нинди мисал китергәнен белмисеңмени? Яхшы сүзне Ул тамыры җирдә, ботаклары күктә булган нигъмәт агачына охшата». («Ибраһим» с., 24 а.)

Факиһә абыстайны барлык белүчеләр исеменнән

Лилия МАРИСКИНА,

Чаллы шәһәре

Комментарии