- 22.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №32 (18 август)
- Рубрика: Иманга юл
Аномаль эсселек ураза тотучыларга өстәмә сынау булды. Соңгы 1-2 көндә температура бераз сүрелсә дә, әле көндезләрен эссе булачак. Бу нисбәттән табиблар ураза тотучыларга үз киңәшләрен бирә.
1. Онытмагыз: сырхау кешегә, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларына ураза тотарга киңәш ителми. Чөнки тир аша күп күләмдә су һәм микроэлементлар югалу сәбәпле, организмда су-электролит балансы югала, кан куера, кислородка кытлык барлыкка килә. Эсседә 16 сәгать буе су эчмәү (организмга тәүлек дәвамында кимендә 2 литр чиста су кирәк) хәлне гаять кискенләштерергә мөмкин.
2. Кояш баегач авыз ачканда туклануны яшелчә, җиләк, җимеш, чикләвекләрдән башлагыз. Майсыз ит һәм балык ашагыз, катык, кефир эчегез. Суга булган дефицитны акрынлап тутырыгыз. Минераллар белән витаминнар кулланыгыз.
3. Әгәр табиб билгеләгән дару препаратлары бар икән, аларны эчүдә өзеклекләр булдырырга киңәш ителми.
4. Көннең эссе вакытында физик көч таләп итә торган авыр эшләрне кичектереп торыгыз. Спорт залларына бару, фитнес белән шөгыльләнү, мунча, сауна керү киңәш ителми, бакчада эш күләмен киметегез. Натураль тукымадан ачык төстәге киемнән йөрегез. Башыгызны кояштан каплагыз, моның өчен иң яхшысы киң кырлы җиңел салам эшләпә.
Балалар ураза тотарга тиешме?
Еш кына өлкәннәр бала чакларын искә төшергәндә, әти-әниләренең ничек итеп Ураза тотулары, Корбан бәйрәмнәре үткәрүләре хакында сөйли. Ә бүгенге балалар алар яшенә җиткәч, шулай ук яратып – сагынып Рамазан айларын хәтер капчыкларыннан барлармы? Монысы инде, әлбәттә, мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае бүгенге гаиләләрдә ничегрәк узуга бәйле.
Бала вакытта һәрнәрсә диярлек зур бер ачыш булып тоела. Кызыксыну, күбрәк белергә омтылыш көчле. Менә шундый чакта беркатлы, самими күңелгә иман орлыгы салу ата-аналар бурычы булып тора. Ә моны исә Рамазан ае мәгънәсен аңлатудан башларга да мөмкин бит. Бу уңайдан muslimbaby.ru сайты биргән киңәшләр комачауламас.
1. Гаилә белән бергәләп Рамазан аена план корыгыз. Әйтик, бергәләп Коръән укырга, сүрәләрне өйрәнергә була, билгеле бер дин тыйган гамәлләрне – гайбәт сатулардан, әйткәләшүдән һәм башкалардан тыелырга мөмкин.
2. Балаларыгыз белән ифтар мәҗлесе оештырыгыз. Балаларыгыз ифтарга үзләре теләгәннәрне чакырсын.
3. Мәчетләргә тәравих намазына балаларыгыз белән барыгыз.
4. Балалар белән бергәләп мохтаҗларга ярдәм итегез.
Өлкәннәр белән бергә еш кына сабыйлар да ураза тоту теләген белдерә. Ә аларга ураза тотарга ярыймы соң? “Балигъ булмаган балаларга (якынча 15 яшькә кадәр) ислам кануннары буенча ураза тоту мәҗбүри түгел. Әгәр ата-ана ураза тотарга өйрәтү, дини тәрбия бирү максатыннан файдасы тияр дип күрсәләр, балаларын акрынлап әлеге гамәлгә якынайта ала. Бала бер яки берничә көн ураза тотарга мөмкин. Яисә җиңеләйтелгән формада тота ала”, – дип яза үз сайтында имам Шамил Әләүтдинов.
Айзирәк ГӘРӘЕВА
intertat.ru
Редакциядән: бу нисбәттән элеккеге күршеләребез тәҗрибәсе һич истән чыкмый. Электән үк динне саклап килгән гаилә, якын дусларыбыз алар. 2 егет үстерделәр. Ә яшьлек елларыбызда, шул егетләр әле бөтенләй сабый чакта, аларның да уразага кушыласы килә. Кызганыч бит, бигрәк нәниләр… Күршеләребез хәйләсен тапкан. Сәхәргә барысы бергә утыралар. Балалар аннан соң, көн дәвамында ашыйсылары килгән саен, “сәхәр яңарта”, шулай итеп, ихластан, ураза тотабыз, дип сөенеп мактанышалар иде. Бу оештырылган ялган турында бүген үзләре мыек астыннан көлеп искә алалар. Әгәр сиңа ярамый, дип тыйсаң да файдага түгел: бала динебездән читләшергә, минеке түгел дияргә яисә куркырга тиеш түгел. Шул ук вакытта үсеп килүче организмга ач тору, су эчмәү зыянлы булырга да мөмкин. Әнә шул “сәхәр яңартучы” балалар үсеп, безнең күз алдыбызда азан әйтергә, намаз укырга өйрәнде. Әле без намаз укый белми дә идек…
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Фитыр сәдакасы
Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын өчен, фитыр сәдакасы бирелә. Фитыр зәкатьтән санала. Зәкать – «пакьләү» дигәнне аңлата.
Билгеле булганча, ураза тоткан кеше ашау, эчү һәм якынлык кылудан тыелып тора. Әмма ул җан иясен рәнҗетсә, ялган сөйләсә, ягъни гөнаһ кылса, аның уразасы ач торудан гына гыйбарәт булып кала. Шуңа күрә берәр төрле гөнаһ эшләгән булса, аны пакьләү өчен фитыр сәдакасы бирелә. Ягъни уразаны тәмамлап, ашау, эчү, якынлык кылудан һәм гөнаһлардан да сакланган өчен бирелә.
Фитыр сәдакасы ураза гаете укылганчы биреп бетерелергә тиеш. Ул вакытында тапшырылмаса, кеше өстендә бурыч булып кала һәм аны кайчан да булса бирергә кирәк. Фитыр күләменә килгәндә, ул һәрвакыт бодай, арпа, йөзем бәясе белән үлчәнгән. Аның күләме һәр елны төрлечә. Быел ул 50 сум күләмендә билгеләнде. Фитыр сәдакасын ризык белән ярлы-ятимгә бирсәң, савабы күбрәк. Тиешле ризык күләмендә акчалата бирсәң дә рөхсәт ителә.
Рамазан ае, ураза турында хәдис, аятьләр
И иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз. Бәлки, сез (бу фарызларны үтәп) котылу юлына басарсыз?
(“Бакара” сүрәсе, 183нче аять).
Рамазан ае – кешеләргә туры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Хаста булганнар вә сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәре хисабынча) башка көннәрне ураза тотар. Аллаһы сезгә җиңеллек тели. Санаулы ураза көннәрен тәмам итеп, сезгә туры юл күрсәткәне өчен, Аллаһыны олылагыз, шөкер итегез.
(“Бакара» сүрәсе, 185нче аять).
МӨСЕЛМАН TV-РАДИОСЫ СӨЙЛИ
Әлеге медиапродукцияне “Иман” ислам мәдәнияте мәркәзе тәкъдим итә. Әлегә тапшырулар сынау рәвешендә IMANTV.SU сәхифәсендә алып барыла. Һәрберсе ике телдә сөйли. Ягъни татар TV-радиосын да, русчасын да карый-тыңлый аласың. Икетеллелек сакланса да, оештыручылар икесен бер казанга салып бутамаска булган. Әлеге медиапроект “Иман” мәркәзенең 29 ноябрьдә узачак 20 еллык юбилее уңаеннан оештырылган. Биредә мөселманнар тормышындагы актуаль мәсьәләләр, традицион ислам кыйммәтләре сөйләнәчәк.
“Иман”лылар сынау рәвешендә Ураза гаетенә кадәр эшләргә ниятли. Әлегә алар эшнең техник якларын өйрәнү белән мәшгуль. Чөнки даими рәвештә сөйли башлагач, эфир өзлексез тәкъдим ителергә тиеш, дип ышандыралар. Аннары гадәти программа игълан итеп, тотрыклы эшкә күчәргә, бу ресурсларны рекламаларга исәплиләр.
Татар телле интернет-радио бер ай элек сөйли башлады. Биредә билгеле татар имамнарының вәгазь-хөтбәләрен, Коръән, намаз уку буенча төрле дәресләр, мөнәҗәтләр ишетергә була. Ә TVга килгәндә, ул нәкъ өч атна элек эшли башлады. Әлеге телеканал татар телендә күрсәтә. Бу челтәрдә күренекле имамнарның вәгазьләре белән беррәттән, Татарстанда мөселманнар тормышындагы вакыйгалар яктыртыла.
Әйтергә кирәк, “иман”лылар соңгы вакытта интернетта татарча ресурсларны киң файдалана башлады. Яздан ныклап эшли башлаган musulman.su татарча интернет сәхифәсенең бүген tayanallaga.ru адреслы игезәге барлыкка килде. Беренчесендә татарлар тормышында күтәрелгән милли-дини мәсьәләләр яктыртылса, икенчесендә Ураза бәйрәменнән соң күптән түгел генә тәмамланган “Таян Аллага” әдәби бәйгесе йомгаклары эленә, моннан тыш, сайтта татар авторларының ислам тематикасына кагылышлы әдәби әсәрләрен укырга була.
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб (оештыручы, “Иман” мәркәзе рәисе):
– Дөньяви татар радио-телевидениесендә дингә багышланган тапшырулар булса да, алар эфирның кечкенә генә өлешен алып тора. Ә мөселман татарлары күбрәк тыңларга-карарга тели. Шуның өчен бу эшне кемдер башларга тиеш иде. Без алындык, иманым камил, тиздән андый радио һәм телевидениеләр бермә-бер артачак. Минем максат – бер үк вакытта шушы эшне эшләрлек дип күрсәтү һәм, икенчедән, яшьрәк, гайрәтлерәк коллегаларыбызны кызыктыру, җәлеп итү. Алар да бу эшкә алынсын иде. Дәүләти булмаган татар телле сегмент бу өлкәдә үсәргә тиеш. Дини генә түгел, мәсәлән, музыка һәм башка юнәлештәге каналлар интернетта үрчесен иде. Татар теле бөтен өлкәдә булса, аны куллану да, әлбәттә, киңәячәк.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Кайтаваз
Яулык ябу ни өчен кирәк?
“БГ”да “Яулыкларың әллә синең” (21 апрель, 2010) язмасын укыгач, кулга каләм алырга булдым.
Күпләр яулык ябуның, мөселман киеме киюнең мәгънәсенә төшенми яисә гел белмиләр. Ә гайбәтен сөйләргә син безгә куш. Ярый да хакыйкать булса, ягъни дөресен белеп сөйләсәң.
Кием кешедә өч төрле роль уйный.
1. Каплаучы (мөселман киемнәре гаурәт җирләрне каплый).
2. Саклаучы (эсседән, суыктан)
3. Бизәүче (кием кешене бизи, диләр бит)
Күпләр: “Күңелеңнән Аллаһыга ышансаң, шул җиткән. Нәрсәгә ул яулык ябып, капланып йөрү”, – ди. Янәсе, кеше иманлы булса, шул җиткән. Иман исә ул – тел белән әйтү, йөрәк белән раслау, ныгыту һәм тән белән гамәл итү.
Без бу илдә яшибез икән, законнарны үтәргә тиеш. Әгәр дә бозабыз икән, штраф түлибез, җәза бирәләр. “Белмәдем”, – дип котыла алмыйсың. Мөселманнарның да төп законнар җыелмасы бар. Ул – Коръән. Үзеңне мөселман дип санау әле син, чыннан да, мөселман дигән сүз түгел. Моның өчен Аллаһы Тәгалә кушканны үтәп яшәргә кирәк. Яулык ябу турында Коръәндә “Нур” сүрәсенең 31нче аятендә ачык итеп язылган: “Әйт мөселман хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсын, кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар. Мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый. Башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар вә зиннәтләрен ачмасыннар”. Шулай итеп, Хак Тәгалә мөселман булган хатын-кызга чәчен, муенын, беләкләрен, тубыкларын, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды.
Лилия: “Әбиләребез яшь чагында толымнарын чулпылап үреп, иңнәренә сала торган булган. Озын, калын кап-кара толымнарын алар беркайчан да яшермәгән”, – дигән. Бу фикерне күпләрдән ишетергә була. Шуны гына әйтәсем килә: сез дә шулай йөрегез. Кискән чәчкә караганда, бик матур һәм мөселманлыкка бер адым булыр иде.
Коръәндәге бөтен аять тә – кешенең бу фани һәм мәңгелеге өчен дөрес баруны күрсәтүче маяк. Ислам, мөселманнар турында юк-барны сөйләгәнче, Коръәнне ачып укыгыз.
Аллаһы Тәгалә гомеребезне хәерле-бәрәкәтле, мәгънәле итсә иде.
Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.
Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.
Комментарии