- 22.07.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №28 (19 июль)
- Рубрика: Иманга юл
Аллаһ Тәгалә Коръән турында: «Бу бәрәкәтле китапны Без сиңа аның аятьләре турында фикерләсеннәр һәм акыл ияләре аннан гыйбрәт алсын өчен иңдердек», – дигән. Изге китапны без укырга, аның буенча яшәргә һәм гамәл кылырга тиешбез. Мин аны укый белмим, диючеләр дә табылыр. Хәзерге көндә бу проблема түгел, теләге булган кеше аның тәрҗемәсен укып та тиешле әҗер-савабын алырга мөмкин. Өстәвенә, хәзер Коръән укый торган лампалар да бар. Телең укырга әзер булмаса, колагың тыңларга күнексен.
Мөселман кардәшләребез өчен 2021нче елда ук сатуга чыккан Коръән укый торган лампаларны күргәнегез бардыр. Алар ай, космос, цилиндр, куб формасында – җаныгызга кайсысы ошый, шунысын сайлап алырга мөмкин. Лампага Коръән тулысынча яздырылган. Өстәвенә, Коръәнне 18 укучы тавышландыра, нечкә, калын тавышлысын сайлап алырга мөмкин. Коръән 14 телдә яңгырый. Лампа булгач, төнлә аны төнге ут чыганагы буларак та кулланырга була. Лампа нәшид һәм хәдисләр дә сөйли белә.
Әлеге лампа – Коръән һәм аның мәгънәви тәрҗемәләрен тыңлау, өйрәнү, ятлау буенча менә дигән әсбап. Пульт яки телефондагы мобиль кушымта ярдәмендә гарәп телендә тулысы белән Коръән тыңлап була, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре дә тәкъдим ителә.
Татар һәм рус телләрендә аудиотәрҗемәләр нәзарәтнең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы нигезендә эшләнгән – татар телендә диктор Илдар Кыямов, ә рус телендә Биектау районы Калинино авылында урнашкан «Карадениз» мәчете имамы Айбек Токтосопиев укый.
Лампа намаз укырга өйрәнүчеләр өчен дә зур мөмкинлекләр бирә: гарәп телендә азан әйтелә, тәкбирдән алып, сүрәләрне укып, намаз тәртипләре аңлатыла, гарәп әлифбасы (кагыйдә нурания), Коръәнне ятлау нигезләре өйрәтелә. Әлеге уникаль лампаның идея авторы – Булат Нигъмәтҗанов. Ул мөселман товарлары сату белән шөгыльләнә.
– Бөтен нәрсә мобиль җайланмаларга күчкән заманда, әлеге лампага ихтыяҗ зур иде. Татарстан Диния нәзарәтендә 40ка якын галим 7 ел дәвамында бик зур эш башкарды – «Кәлам Шәриф»не тәрҗемә итте. Ә без шуңа нигезләнеп, Коръән укый торган үз лампабызны булдырдык. Ул Русиядә бердәнбер, – ди ул. – Беренче партия лампа өч ай дәвамында чит илдә җитештерелде. Онлайн режимда эшләдек. Ялгышларны төзәтеп, җайланманы камилләштереп, идеаль хәлгә җиткердек. Үзенчәлекле дизайнлы, сыйфатлы, эксклюзив җайланмалар беренче көнне күпләрдә кызыксыну уятты. Дүрт көндә 200гә якын лампа сатып алдылар. Татарстан мөфтие дә бу проектны хуплады.
Һәр кешене дә бу җайланманың ни өчен лампа буларак эшләнелүе дә кызыксындыра, билгеле. Булат фикеренчә, әле диндә беренче адымнарын гына ясап килүче кардәшләребез күбрәк авырлык килгәндә, төшенкелеккә бирелгәндә, үзләре генә калып уйланырга ярата. Шул вакытта лампаны кабызып, алар тынычланалар. Әлеге җайланма бигрәк тә сабый баласы булган аналарга зур ярдәм күрсәтүче икән. Баксаң, тавышын аз гына ачып куеп, тынгысыз балага тыңлатсаң, ул тиз арада йокыга тала һәм уянмыйча рәхәтләнеп йоклый.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии