Дини белем алу – һәр мөселманның бурычы!

Гыйлем алу, белемле булу, мәгърифәт учагында кайнау – халкыбызга хас сыйфатлар. Кайбер әле укый-яза белмәгәндә, безнең бабалар инде мең елдан артык язма әсәрләр иҗат иткән, шуны күчергән. Узган гасырда ике тапкыр алфавит үзгәртүгә дучар булып та, барыбер бирешмәгән, наданлыкны җиңеп чыккан.

Бу хәлгә гаҗәпләнәсе юк, чөнки һәр мөселман белә: Аллаһы Тәгаләнең иңгән иң беренче сүзе – “УКЫ” була. Гыйлем ике төрле: дөнья һәм ахирәттә файда китерә торганы, зыяннан саклый торганы – файдалы, киресе исә – файдасыз гыйлем дип атала. Әлбәттә инде, Раббыбыз Аллаһы Тәгалә белән танышу, тормышыбызны аның әмер-тыюлары кысасына кертү, тирә-юньдәгеләр хакын белү – гаять дәрәҗәдә әһәмиятле эш, ә моның өчен шәригать белеме алу зарури. Аллаһы Тәгалә аның өстенә нинди бурычлар йөкләгәнен, нинди вазифалар биргәнен белмәгән кеше үзе дә бәхетсез булырга, башкаларга да авырлык китерергә мөмкин. Шуңа күрә дин белеме алып, аны яшәешебезгә үткәреп, башкаларны шуның белән таныштырып яшәгән җәмгыять күп проблемалардан имин булыр иде. Безнең җәмгыяте Аллаһыны танып, аның бер генә тыюын үтәсә – хәмер эчмәсә, бик күп кайгы-хәсрәттән үзен саклар иде.

Шул максаттан чыгып, республикабызда дистәгә якын мәдрәсә эшләп килә, һәм без дә, Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Түбән Кама районы мөхтәсибәте тарафыннан ачылып, инде 13 елга якын уңышлы гына эшләп килүче “Рисалә” мәдрәсәсе идарәсе 9-11 сыйныфны тәмамлаган яшь егетләрне имам-хатыйб, шәригать фәннәре укытучысы, фәннәре белгече дәрәҗәсенә ирешүдә көчләрен сынап карарга чакырабыз.

Бушлай тәкъдим ителә торган торак, ашау һәм уку шәкертләргә укуга тулаем бирелергә ярдәм итә. Мәдрәсәбездә рухи тәрбия генә түгел, шулай ук физик тәрбия дәресләре дә каралган. Атна саен шәкертләр бассейнга йөри, төрле спорт чараларында катнаша.

Мәдрәсә Түбән Кама шәһәре үзәк мәчете бинасында урнашкан. Ләкин шәкертләр төрле экскурсияләр вакытында республикабызның башка мәчетләре белән дә таныша ала.

Мәдрәсәне тәмамлаган шәкерт өч ел уку дәверендә үк укыту, имамлык вазифаларында катнашып тәҗрибә туплап чыга һәм югары әхлакый шәхесләр тәрбияләүдә катнаша ала.

Мәдрәсәгә керү өчен, түбәндәге документлар таләп ителә:

1. Паспорт

2. Хәрби билет яки комиссариатта теркәлү хакында таныклык (приписное свидетельство)

3. 4х3 зурлыгындагы 4 фото

4. Медицина белешмәсе (86-ф)

5. Укыган уку йортларының таныклыгы (аттестат яки диплом)

6. Укыган уку йортыннан характеристика

7. Укырга керү өчен – 1000 сум

Белешмәләр өчен телефон: +7 919 635 55 13, (8.8555) 42-08-68.

Адрес: Түбән Кама, Химиклар урамы, 59.

Күршеләрең булсын яныңда

Тормыш итү көннән-көн авырлаша. Аның мәшәкатьләре белән дөнья гүзәллеге дә күзгә күренми. Шундый минутларда авырлыклар алдында баш имәскә, ничек тә яшәргә тырышырга кирәк. Бары тик тирә-юньгә игътибар белән карау да җитә. Сиңа авыр минутта кул сузучы, өмет утын кабызып җибәрердәй кеше, бәлки, янәшәңдә йөридер… Ул синең әти-әниең, туганнарың, дусларың, күршеләреңдер.

Тукай районы Иске Теләнче авылында яшәүче ике күрше турында язасым килә. Ярдәмчел, эчкерсез, һәр аткан таңга куанып, булганына шөкер итеп яшәүче бу ике гаиләнең яшәү рәвешенә күпләр соклана.

Фәтхуллин Рәфкать абый хәләле Фәнәдия апа белән терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан. Үзләре кебек уңган, ярдәмчел, матур балалар үстергән. Бер-берсенә карата игътибарлы, тәмле телле бу гаиләдән үрнәк алам.

Күршеләре Назыйм абый Садыйков белән Нәгыймә апа да күп еллар колхозны күтәрүгә көч куйган. Бригадир, мал табибы булып эшләгән Назыйм абый хәзерге көндә тирә-якка бик белемле буларак танылды. Тормыш иптәше Нәгыймә апа белән икесе дә дин юлында. Авыру кешеләрне өшкереп, сихәт бирәләр. Дога укып, киңәшләре белән сыкраган күңелләрне дәвалыйлар.

Бу ике күрше мактауга лаек. Шундый гаиләләр күбрәк булса иде.

Чулпан ШӘЙДУЛЛИНА.

Әлмәт шәһәре.

Кайтаваз

Әхлаксызлыкны хупламыйк!

“БГ”да “Кушаматсыз адәм юк” (6 май, 2009) дигән мәкаләне укыгач, үз фикеремне язарга булдым. Кайбер газеталарда кушаматлар турындагы язмаларны игътибар белән укып барсам да, аларның тагылу тарихында мәгънәсезлектән башка бер генә зирәк акыл да, тапкырлык та күргәнем булмады.

Базарга барган идем, ката саталар дисә – Ката, Кабартма ашыйсым килә дисә – Кабартма, капка алдында ире: “Хатын, пәрәмәч пешерә әле”, – дисә, Пәрәмәч кушаматы тагу өчен, никадәр зирәклек, акыл кирәктер – аңламыйм. Ә әхлак турында әйтеп тә тормыйм. Җитмәсә, кайберәүләр шуны халык авыз иҗатының бер төре кебек итеп карый. Авыздан чыккан һәр сүз өчен кушамат “ябыштырсалар”, бер-ике генә түгел, әллә ничә кушамат йөртерсең. Автор: “Үзенең кушаматын һәркем белә, ләкин моңа берәү дә үпкәләми”, – ди. Кем белгән, бәлки, ямьсез кушаматлы кеше авылдашларына күңеленнән бик рәнҗи торгандыр, әмма мәрхәмәтсез авылдашларының явыз, рәхимсез теленнән ничек котылсын?! Кушаматсыз адәм юк дигәндә, мин авылымны – Аксубай районы, Кызыл Тау авылын мисал итеп китерәм. Безнең авылда да кушаматлар бар, әмма аз һәм алар арасында котсыз яңгырашлылары юк. Шәхсән үзем берсен дә атауны хупламас идем. Алланың рәхмәте яусын авылдашларыма, кушамат такмадылар. Ансыз да бутамадылар. Классташларыбыз арасында да кушаматлар юк дәрәҗәсендә иде. Югыйсә күрше авылыбызда аларның ниндие генә юк: Бозау, Бүре, Карга, Мәче, Бака, Таракан… Тагын җансыз нәрсәләр дә бихисап.

Кем үзен шушы кушаматлар белән атауны теләр икән?! Шул ямьсез кушаматны бишектәге бер гөнаһсыз нәни сабый да йөртә.

Авылдашлар – һәрвакыт бер-берсенә кирәкле иң якын кешеләр. Анда туганнарың, кардәшләрең, күршеләрең, классташларың, дусларың, кода-кодачаларың, ата-анаңның, абый-апаңның яшьтәшләре. Алар турында сөйләгәндә, шундый иләмсез кушаматларны куллану нинди мәрхәмәтсезлек! Автор әйткәнчә, кушаматны ниндидер шаяны уйлап чыгармый, ә явызы тага. Явызлык, яманлык хөсетле авыздан чыга. Ә мәрхәмәтле, әхлаклы кешенең әйтергә теле әйләнми. Белмим, башка халыкларда да – төрки, дини кардәшләребездә дә бар микән татардагы кебек иләмсез кушаматлар чәпәү?!

Коръәннең 49нчы сүрәсенең 11нче аятендә болай диелгән:

“Әй иман китергән бәндәләр! Сезнең берләрегез икенчеләрегезне мыскыл итмәсен, алардан көлмәсен. Бәлки, алар көлгән кешеләр Аллаһы Тәгалә хозурында хәерлерәктер. Бер-беребезгә әшәке кушаматлар такмагыз. Иман китереп әшәкелек кылу – яман гадәт. Тәүбәгә килмәгәннәр үзләренә золымлык итәләр”.

Һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.ның хәдисендә “Кушаматы белән кешегә эндәшүчегә фәрештәләр ләгънәте”, – диелә.

Кушамат әйтү – зур явызлык, мәрхәмәтсезлек, золымлык. Кушамат белән кешегә дәшкән саен, кушаматны уйлап чыгаручы – автор әйткән “шаян”га рәнҗештән, ләгънәттән өлеш өстәлеп тормыйдыр дип һич уйлап булмый.

Без дә шул әхлаксызлыкны хупламыйк, авылдашларыбызны рәнҗетмик, иманнан ерагайта торган нәрсәләрдән һәм ләгънәттән саклансак иде.

Әлфия ШАГАЕВА.

Кама Аланы бистәсе.

Кайтаваз

Бабаң Горилламы?

“Татар булу – мөселман дигән сүз түгел. Милләт, динебез тамырына күбрәк үзебезнең денсезләр балта чаба”, – дип әйткән иде мәрхүм әти.

“БГ”да (1 апрель, 13 сан) Ф.Мәүлетовның “2009 ел – Дарвин елы” дигән язманы укыгач, шул сүзләр исемә төште. Фәнил әфәнде Дарвинист икән. Хәтта бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең исемен дә телгә алырга чирканып, “нәрсәдер” дип кенә яза. Шул ук вакытта ул: “Табигать – менә дигән конструктор, безгә могҗиза булып тоелган әллә нинди хикмәтләр кылырга сәләтле”, – дигән. Фәнил әфәнде, нәрсә соң ул Табигать? Каян килгән ул? Кем өйрәткән аны могҗиза кылырга? Аңлавымча, Табигать ул – иксез-чиксез кодрәт иясе Аллаһы Тәгалә могҗизалары җыелмасы. Табигатьнең бозылмас кануннары һәм адәм баласы мәңге ача алмас серләре бар. Алар тыгыз бәйләнештә. Табигать кануннарын физика, химия, биология, математика фәннәре галимнәре тикшерә, өйрәнә, нәтиҗәсеннән бөтен халык файдалана.

Ә серләрен бөек кодрәт иясеннән башка беркем дә белә алмаячак.

Кояш системасы да шул ук канун, серләрдән тора. 3,5-5 млрд ел дәвамында бөтен планеталар үз орбитасыннан тайпылмыйча һаман Кояш тирәсендә әйләнә. Ә бит Кояш системасында Җир ул –яшәешкә яраклы бердәнбер планета. Иксез-чиксез космоста абсолют суык белән Кояш кызулыгы арасында Җир шары орбитасы бер микрон киңлектә урнаштырылган. Нинди көч (?!) җирне тормыш өчен иң җайлы орбитадан авыштырмыйча әйләндерә икән? Әлбәттә, сез математик формулаларга таянып аңлатырсыз. Укый-яза белмәгән бер гарәп-пәйгамбәребез (с.г.в) теле аша Аллаһы Тәгалә бу сорауга җавапны XXIV гасыр алдан иңдергән: “Әшшәмсу вәл камәрә бихусбән”, (Әррахмән сүрәсе, 4 аят), ягъни “Без Кояшны һәм Айны хисап нигезендә урнаштырдык”, – дигән.

Коръән Шәрифнең һәрбер сүрәсе, аяте – зур гыйльми мәгълүмат чыганагы. Шуның өчен Коръәнне җентекләп укып, аңлаган һәрбер атеист-галим яки гайри дин кешесе хакыйкатьне тапканына сөенә-сөенә Ислам диненә кайта.

Ә сезнең, Фәнил әфәнде, борынгы әби-бабаларыгыз Горилла яки Шимпанзе булуына шигем юк. Бигайбә, бу үзегез яклаган Дарвин теориясе. Ит тартмаса, кан тарта (кан тартмаса, җан тарта). Гөнаһ шомлыгына, бу теорияне яклаучылар күбәеп: “Ходай юк ул, гөнаһ юк, тормыштан нәфесең теләгәнне алып кал диючеләр, аракы чөмереп, телеэкраннардан “памперсларын” селкеп күрсәтергә дә күп сорамый. Ату, асу, кисү, урлау, хурлау, талау кебек “һөнәр”ләр – барысы да шул тәгълимат җимеше. Ләкин Кояшны итәк белән ябып булмый. Дингә тартылып, яшәеш асылын аңларга телүче яшьләр катламы тернәкләнеп килә. Киләчәктә ул катлам көчкә тулып тамыр җәйгәч, Дарвин теориясенең көлен күккә очырачак. Иншалла, шигем юк.

Нәгыймә ТАЛИПОВА.

Лениногорск районы, Ивановка авылы.

Комментарии