«Иң саваплы эш – бала тәрбияләү»

«Иң саваплы эш – бала тәрбияләү»

1нче июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) балаларны бик яраткан. Бервакыт Аның янына бер бәдәви килгән дә: «Син балаларыңны үбәсеңмени? Минем аларны бервакытта да үпкәнем юк», – дигән. Аңа каршы Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм: «Әгәр Аллаһ Тәгалә синең йөрәгеңне шәфкатьлелектән мәхрүм иткән икән, мин нәрсә эшлим соң?» – дип җавап биргән.
Пәйгамбәр (с.г.в.) гает намазына барганда бер малайны күргән. Ул малай күңелсезләнеп утырган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аның белән утырып, сөйләшеп, уйнагач кына малайның күңеле күтәрелгән. Аның: «Кем ятим баланың башын сыйпаса, Аллаһ чәч бөртеге кадәр савабын бирер», – дигәне дә билгеле.
Хәдисләрдән күренгәнчә, балалар – тормыш бизәге. Ә шул сабыйны иманлы, игелекле итеп үстерүнең сере нидә? Бала туган көннән алып аңа нинди тәрбия, нинди әхлак сабаклары бирелергә тиеш? Бу сораулар белән без «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.
– Бала туу, аңа исем кушу Ислам динендә аерым йолалар белән бәйле. Бу хакта тирәнтенрәк аңлатып китсәгез иде.
– Бала туу – һәр гаилә өчен шатлыклы вакыйга. Бәхетле ата һәм ана газиз нарасыйлары туу хөрмәтенә олы бәйрәм оештырырга әзер. Мөселманнарда исә бала туу уңаеннан оештырылучы гакыйка мәҗлесе сөннәт булып килә. Ир бала туса – ике сарык, кыз бала туса – бер сарык чалына.
Исем кушуга килгәндә, әлбәттә, балага матур яңгырашлы һәм асыл мәгънәле исем бирү хәерле. Күпчелек татар гаиләләрендә ата-аналар моны аңламый. Нәтиҗәдә, алар еш кына балаларына Эльза, Роберт, Милена һәм шуларга охшаш мәгънәсез чит ил исемнәре бирә. Ә бит безнең татарда матур мөселман исемнәре күп! Гайшә, Сөмәя, Хәдичә, Җәннәт, Йосыф, Габдулла – санап бетергесез! Соңгы арада Әмир, Исмәгыйль, Әмин ише гүзәл исемнәр ешаеп китте, шунысы шатландыра. Күркәм холыклы кешенең исеме дә күркәм булырга тиеш.
– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) балаларга карата мөнәсәбәте бик җылы булган. Барлык мөселманнар өчен үрнәк булган Рәсүлебез (с.г.в.) балаларны бик яраткан, диләр. Бу хакта нинди хәдисләр бар?
– Мөхәммәд (с.г.в.) үз балаларына карата аеруча шәфкатьле була. 
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) балалар турында әйткән бик күп сүзләре билгеле. Бер хәдистә Ул болай ди: «Чынлыкта, җәннәттә бер урын бар – аны сөенеч почмагы, диләр. Бу урынга бары тик балаларны сөендергән кешеләр генә керер».
Аллаһның Рәсүле (с.г.в.) оныклары Хәсән һәм Хөсәен турында: «Алар – минем дөньядагы ике гүзәл гөлем, хуш исле чәчәкләрем», – дигән. Карагыз әле, Рәсүлебез (с.г.в.) оныкларын гүзәл чәчәкләргә тиңли. 
Шулай берзаман Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына Бәни Тәмим кабиләсеннән берәү килә. Нәкъ шул вакытта бүлмәгә Пәйгамбәребезнең оныгы Хәсән килеп керә. Аны күреп, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бик сөенә, күңеле күтәрелә, аны кочып алып үбә. Теге килгән кунак, моны күреп: «Йа, Аллаһның илчесе! Минем ун улым бар, ләкин моңа кадәр берсен дә үпкәнем булмады», – дигән. Шулвакыт Рәсүлебез (с.г.в.) аңа күтәрелеп караган да: «Аллаһ синең калебеңнән мәрхәмәт хисен алган икән, мин нишли алам?» – дип җавап кайтарган.
Шуңа күрә динебездә балаларга гаять зур ихтирам һәм дәрәҗә бирелә. Гаиләнең дәвамы – балалар. Балалар булмаса – гаилә бетә, гаилә бетсә – милләтнең тамыры өзелә.
– Белгәнебезчә, балаларны тәрбияләү, аларга әдәп-әхлак һәм дин дәресләре бирү Исламда зур әһәмияткә ия. Балаларга яхшы тәрбия бирү никадәр саваплы, фазыйләтле гамәл?
– Ислам дине буенча, дөньяда иң гүзәл, иң өстенлекле гамәлләрнең берсе – балалар булдыру һәм иң саваплы эш – бала тәрбияләү. Рәсүлебез (с.г.в.) балаларга гаять зур мәртәбә бирде: «Балаларга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез», – диде.
Кыз балаларны тәрбияләү хакында аерым бер искиткеч матур хәдис бар: «Кеше өч кыз бала тудырып тәрбияләсә, аларны тормышка чыгарса һәм аларга игелек кылуны дәвам итсә, ул кешенең җәннәттә урыны бар». 
Гомумән алганда, кешедә булырга тиешле иң зур байлык – тәрбия һәм әхлак гүзәллеге. «Һичбер ата баласына затлы әдәп һәм тәрбиядән башка файдалырак нәрсә бирә алмас», – дигән Аллаһның илчесе. Ә бит чыннан да, затлы тәрбиядән дә зуррак кыйммәт юк. Балаларга калдырган мал-мөлкәт ялгышлар һәм авырлыклар аркасында юкка чыгар, ә менә гүзәл әхлак, асыл тәрбия, әдәп ул – бетмәс-төкәнмәс хәзинә. Әхлаксыз, тәрбиясез кешене беркем дә сөйми, киресенчә, андый адәмнән ераграк булырга тырышалар. 
– Бүген илебездә ятим яки ташлап калдырылган балалар саны арта бара. Балаларга карата шушындый мәрхәмәтсезлек, битарафлык хакында дин ни сөйли?
– Кызганыч, чыннан да илебездә мондый мәрхәмәтсезлек киң колач җәйгән. Хәтта яңа туган сабыйларны да ата-аналары бала табу йортларында, чүп савытларында ташлап калдырган очраклар билгеле. Русиядәге бала йортларында урыннар җитми, ул йортларда меңләгән бала ата-ана җылысын тоя алмыйча тилмереп яши. Мисал өчен генә: мөселман илләренең күпчелегендә балаларның ата-анасы Русиядәге кебек эчкечелеккә бирелеп, бала чирле булганга яисә акча җитмәүдән ташламыйлар, күпме бала туса – барысын да тәрбиялиләр. Мөселман илләрендәге ятим балаларның ата-анасы, нигездә, сугышта үлгән була, үз теләге белән беркем дә газиз сабыен чит кешеләр асрамасына калдырмый.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сүзләренә колак салыгыз: «Мин һәм ятимнәрне караучы менә болай булырбыз», – дип әйтә һәм ике бармагын якын китереп, ятимнәрне караучыларга никадәр якын булуына ишарә ясый. Хәдистән күренгәнчә, ятим калган баланы асрамага алган яисә ризыкландырган адәмнең җәннәттәге урыны Рәсүлебез янында булачак. Ә үз баласына да мәрхәмәт һәм шәфкать күрсәтмичә, аны ташлап калдырган ата-анага нинди җәза булырга мөмкин? Ул кешенең җәзасы турында уйлап карау да куркыныч.
«Мәрхәмәтсез кешенең үзенә дә мәрхәмәт булмас!» – дип әйткән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Балалары белән тиешле мөгамәлә кылмаган кешегә үзенең мәрхәмәтсезлеге әйләнеп кайта, монысын инде төрле хәлләрдән ишетеп-күреп беләбез. Бала бит – ата-анасының кечерәйтелгән көзгесе, аларның бар гамәлләрен иртәме-соңмы кабатлый. Шуңа күрә тәрбияви мәсьәлә Исламда бик мөһим булып тора. Балаларына әхлакый тәрбия бирү, кеше арасында ихлас һәм саф холыклы булуның фазыйләтен аңлату – һәрбер гаиләнең бурычы. Чөнки Аллаһның илчесе иң яхшы холыклы кеше булган, аның замандашлары – сәхәбәләр дә аның никадәр саф һәм чиста җан булуына сокланып торганнар. Аның бар гамәлләре искиткеч саф холык белән үрелеп барган, ул һәр кеше белән дә мәрхәмәтле булган. Без дә шуңа иярсәк, сөннәтне дә үтәрбез, Аллаһның рәхмәтенә дә ирешербез, иншәАллаһ.
– Ата һәм ана балаларына гүзәл тәрбия бирергә, дин, иман, Ислам әхлагын өйрәтергә тиеш. Шул вакытта балалары да ата-аналарына ихтирамлы булыр, аларны хөрмәт итәр. Ата-аналарына үлгәннән соң да догада булырлар. Ә белгәнебезчә, дөнья белән хушлашкач, кешенең Гамәл китабы ябыла. Бары тик өч нәрсә генә язылып барачак – кешеләргә калдырган сәдака, кемгә дә булса бирелгән файдалы белем һәм, ниһаять, иманлы баланың хәерле догасы.
БЕЛЕП ТОР!
Коръән аятьләрендә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләрендә тәрбиячеләрнең вазифалары күрсәтелгән һәм тиешлесен үтәмәүләре өчен кисәтүләр ясалган. Балаларны тәрбияләү ул – олы бурыч һәм аның җаваплылыгы бик зур.
Аллаһ Тәгалә «Тәхрим» сүрәсенең 6нчы аятендә әйтә: «Әй, иман китерүчеләр, үзегезне дә, йорт әһелләрегезне дә җәһәннәм утыннан саклагыз». Ягъни, үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп, җәмәгатьләрегезгә дә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез. Һәм бу Аллаһ Тәгалә боерган фарыз эшләрдән булып тора. Шулай итеп, бик күп аятьләрдә Аллаһ Тәгалә гаиләне һәм балаларны карарга, тәрбияләргә боерды, бу эшләрдә булган җаваплылык турында кисәтте.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Ир кеше үз гаиләсендә көтүче һәм көтүе өчен соралачак, хатын-кыз иренең өендә көтүче һәм көтүе өчен соралачак...». Ягъни ир кеше үзенең гаиләсе өчен соралачак: аларга иман өйрәткәнме, фарызларны үтәүләрен караганмы, яхшылыкка боерган, начарлыктан тыйганмы, хәрам эшләрдән һәм хәрам ризыклардан саклаганмы, изгелекләр кылырга өйрәткәнме һ.б. Ир кеше йорт әһелләренең дөньялыклары өчен генә түгел, ә ахирәт гамәлләре өчен дә җаваплы.
«Ир-атның баласын тәрбияләве бер саг (3,2-4 кило сыешлы савыт) сәдака бирүеннән хәерлерәк». Бу хәдистән исә сәдакалар биреп тә, балаларын тәрбия кылуны оныткан кешегә караганда, балаларын тәртип-әдәпкә өйрәтүченең хәерлерәк икәнлеге аңлашыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән:
«Балаларыгызга һәм йорт әһелләрегезгә изгелек өйрәтегез һәм аларда әдәплелек тәрбияләгез».
«Балаларыгызда өч сыйфат тәрбияләгез: Пәйгамбәрләрне сөю, аның йорт әһелләрен сөю, матур итеп Коръән уку».
Сәхабәләр һәм тәбигыйннәр (сәхабәләргә иярүчеләр) заманында аталар балаларына иң яхшы гыйлемле һәм әдәпле тәрбиячеләрне сайлаганнар. Гукъбә ибен Әбу Суфьян баласын тәрбиячегә биргәндә әйткән:
«Улыңны төзәтә башлауны иң әүвәл үзеңне төзәтүдән башла, чөнки аларның күзләре синең күзләргә бәйле, син яхшы санаган әйберләр, алар өчен дә яхшы булып күренерләр, син начар санаган әйберләр, алар өчен дә начар булып күренерләр. Аларга хикмәтле кешеләрнең тормыш юлларын һәм әдәпле кешеләрнең әхлакларын өйрәт. Аларны Минем белән куркыт, һәм Мин юкта тәрбиялә (җәза бир). Чирне белми торып, дәва бирми торган табиб кебек бул син аларга...».
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән:
«Сабыйларыгызның телен «Лә иләһә илләллаһү» сүзләре белән ачыгыз». Ягъни исем кушканда ук аның уң колагына – азан, сул колагына камәт әйтеп сабыйны тәрбияли башлыйбыз.
«Балаларыгызга җиде яшь тулгач намаз укырга боерыгыз, ә ун яшьләре тулса, намаз өчен сугыгыз (ягъни намаз укымаса мәҗбүриләп укытыгыз дигән мәгънәдә)».
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии