Олы иманлы кечкенә авыл

Олы иманлы кечкенә авыл

Татарстанда тагын бер мәчет сафка басты. Арча районының Югары Оры авылындагы иман йорты авылның күрке булып әллә кайдан балкып тора. Тирә як авылларда мәчетләр элегрәк салынганлыктан, югарыорылыларны мин авылымда гает намазларында бик еш күрә идем. Ниһаять, Югары Орыда да манара күккә ашкач, авылга икенче төрле ямь, нур иңгәндәй булды. Мәчет рәсми төстә ачылганчы ук иман йортына әверелгән иде инде. Узган ел беренче Корбан гаете укылган. Аннан соң да намазлар тукталмаган. 27нче декабрьгәчә, газ тоташтырылганчы, кышкы киемнәрдән укыганнар, салкын, дип тормаганнар. Ә менә хәзер мәчет эче якты, җылы, авыл мәчетләренә хас булмаган уңайлык – тәһарәтханәсенә кадәр бар шартын китереп ясап куйганнар.

110 кеше яшәүче 59 йортлы нәни генә авыл бу. Мин су буйлап аскарак урнашкан Түбән Оры авылында туып үсеп, хәзер дә күп вакытымны авылымда үткәрүче кеше буларак та, мәктәптә бу авыл малайлары кызлары белән бергә белем алып та беләм: биредә тырыш, бердәм халык яши. Элек усаллыклары белән дә дан тотканнар, дип сөйлиләр. Тәртипсезлеккә катгый төстә каршы чыкканнар, бирегә килеп ниндидер чатаклыклар кылырга куркып торганнар. Әйтик, революциядән соңгы ачлык елларында урлашучыны тереләй җиргә күмгәннәр, дигән риваять тә яши. Без исә ике авыл – беребез Түбән икенчебез Югары Орыда, инешебез уртак булганлыктан, су күршеләре булып гомер бакый бергә яшәдек. Үзара килен төшереп, кияүләр алмашып яши бирәбез әле дә. Авылыбызда иң күп туйлар шушы күршеләр белән бәйле.

Әле беркөн, мәчет ачылганчы ук, шушы авылда яшәүче класс дустым, атаклы умартачы Илһам Шакиров янына йомыш белән менгәч (безнең якта бу авылга менәбез, дип сөйләшәләр), оныгым Мөхәммәт белән җомга намазына кергән идек. 12 кеше санап, шатланып, сокланып чыктым. Намаз сафында яшьләр дә бар. Хатын-кызлар да җомгага йөри икән. Кайбер зур-зур авылларда җомга намазына да сафка тезелергә кеше җитмәгәнен күреп оялган вакытта, кечкенә генә авыл өчен мактаулы күренеш бу. Әле Аллаһ кушса, сафлар тагын да артыр. Мәчет ачылганчы ук ике төркем дин сабакларын үзләштерә башлаган. Балалар да бик теләп йөри икән бу сабакларга.

Инде менә Русия Конституциясе көнендә – 12нче июньдә Югары Оры авылына якташлар, кунаклар җыелды.

– Бу райондагы 85нче мәчет. Авыл халкы бик тырыш икән. Уртак көч белән бик күркәм мәчет төзеп чыккансыз. Аның ишеге ябылып тормасын, азан тавышы тынмасын иде, – диде Арча районы җитәкчесе Илшат Нуриев.

Азан тавышы, Аллага шөкер, безнең авылга да ишетелеп тора. Җомга көннәрендә, яисә өйлә намазларында гына да түгел, башка вакытларда да, хәтта ястү намазларына да чакыра. Мин бакчада казынып йөргәндә, җил Югары Оры тарафларыннан исмиме, азан тавышы ишетелер, күңелгә рәхәтлек бирер иде, дип бик еш тикшереп алам.

Иман йорты тарихи элеккесеннән ерак түгел. Хәзер клуб ул. Манарасын денсезлек иңдерелгән чорда, каракларча, төнлә, кеше күрмәгәндә (авылның даныннан, бердәмлегеннән шүрләгәннәрдер инде), кисеп төшергәннәр. Иртән халык ах иткән, бөтенесе җыелып елаган.

– Без бала вакытта булды бу хәл, – ди авылда 18 ел абыстай булып торган 84 яшьлек Гөлҗәүһәр апа Хәмидуллина. – Ул бинага ашлык салдылар, рөхсәтсез басуда йөргән терлекләрне алып кайтып ябалар иде. Аннан клуб ясадылар. Мәчетсез калганга карап, дин бетмәде. Халык денсез калмады. Мәчет карты Минкамулла абый азанга кадәр әйтте. Курыкмадылар да, ташламадылар да. Авылда мәчет булмагач, халык дингә тартылмады, читләшә дә башлады, дип курыккан идек. Аллага шөкер, җомга намазлары вакытында күп кеше була. Гаеттә мәчет тулы иде. Феликс хәзрәт аны эшләтеп җибәрү өчен бөтен көчен куйды, күңелен биреп йөрде, – ди ул.

Югары Оры мәчете төзелүнең үз тарихы бар. «Таттелеком» ширкәтенең элеккеге җитәкчесе, бик татар җанлы шәхес Лотфулла Шәфигуллинның бабасы урманчы булган. Шушы авылдан ерак түгел генә урнашкан урманчылыкта яшәгән. Лотфулла әфәнде бабасы истәлегенә урмандагы бер аланга таш куйдырган, ял итү урыны ясаган, ә авылга Симетбаштагы элеккеге агач мәчетне күчереп салырга булган.

– Халык бу тәкъдимне күтәреп алды, – ди Феликс хәзрәт. – Бар нәрсәне шушында җыелып хәл итәбез. Мохтаҗларга ярдәм күрсәтәбез. Фитыр сәдакасын дә шундыйларга өләштек. Көзен гошер сәдакасы җыеп, 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә илтеп тапшырдык. Ихлас кешеләр бик күп, Аллага шөкер. Халык белән бергә яшибез. Ачылу тантанасына да бөтен авыл җыелды. Пылаулар пешереп, чын дини бәйрәм оештырдык, – ди ул.

– Менә бит, изге күңелле кешеләр ярдәмендә яңа мәчет төзелде, – ди Раушания ханым. – Лотфулла Шәфигуллин башлап җибәрде. Шушы безнең нигездән чыккан Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин материаллар белән дә, финанс ягыннан да бик күп көч салды. «Аю» хуҗалыгы җитәкчеләре Якуб, Яхья, Ягъфәр, Марсель Сафиуллиннар бик булышты. Авылдан чыккан Гомәр Шәйхиев зират төзекләндергәндә дә ярдәм итте, быел 80-90 кешелек ифтар ашы үткәрде. Рәфкать Бәдриев, аның өч бертуган сеңлесе мәчетне «киендерделәр».

– Уң кулың биргәнне, сул кулың күрмәсен, диләр. Шулай да бу урында исемнәрен әйтми мөмкин булмады. – Мөселман гына түгел, чит дин кешеләре дә ярдәм кулы сузды, – диде Феликс хәзрәт. – Агач котельныйны Яшел Үзәннән килеп янмый торган материал белән эшкәртеп киттеләр. Бер тиен акча алмадылар. Мөхәммәттәкый исемле кеше хатыны Рәшидә ханым белән чапан һәм чалма бүләк иттеләр. Ачылу тантанасына да күп бүләкләр белән кайтканнар иде. Авыл халкына да рәхмәтем чиксез зур.

Мәчетнең авыл үзәгендә иң күркәм, иң изге урын буласына ышаныч зур. Югары Орыда бүгенге югары хисләр, дингә омтылыш сүрелмәсен, киресенчә ургылып ташып торсын. Шуны аңлатырга теләгәндәй, Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тантанада чыгыш ясап, үзенең җор теле белән гыйбрәт алырлык мисалларны кызык итеп сөйләп китте:

– Шулай бер авылда мәчеттә очрашу вакытында миңа мөрәҗәгать иттеләр: хәзрәт, глава белән сөйләшәсе иде, мәчетнең газына түлисе бар, диләр. Менә карагыз 100 йорт, һәрберсе мәчеттән зуррак, кайберләре икешәр катлы, шул йортларның газына түләргә акча бар, менә бер йортка, мәчеткә акча юк. Мәчет хәзрәт өстендәге бина түгел, ул авыл өчен кирәк. Намаз укуларыгыз да, мәчеткә йөрүләрегез дә хәзрәт өчен түгел.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Бер абзый әйтә икән, кайда эшлисең, дигәч – БАМда. Ни инде ул дигәч, больница, аптека, магазин… Бар авыруның нервыдан башланганын беләбез. Ә күңел тынычлыгы кайда – әлбәттә, иман ныклыгында, шушы мәчеттә…

Җәлил хәзрәтнең бу вәгазен еракларга ишеттерәсе, бар халыкка аңлатасы иде. Ә якташларым Югары Оры авылы халкын иман йортына ия булулары белән котлыйбыз. Иманлы авылның киләчәге якты, бәхетле, иншәАллаһ.

«Арча хәбәрләре» газетасы журналисты Гөлсинә ЗӘКИЕВА ярдәме белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии