Үземне тыя алмагач китапларымны тыялар!

Оренбург суды карары белән китабымның тыелуы турында мин дүшәмбе көнне генә «Безнең гәҗит» газетасы хәбәрчесеннән ишетеп белдем, чөнки Себер юлында йөреп, мондагы хәлләрне белмичәрәк калганмын. Шунда ук интернеттан суд карарын эзләп таптым, биредә минем «Бәхет ачкычы» китабының русчасы турында сүз бара икән. Әйе, ул Оренбург суды карары белән тыелган китаплар исемлегенә кертелгән булып чыкты. Бу «кара исемлек»кә Мәскәүнең «САД» нәшрияте чыгарган күп китаплар кергән, шулар арасында минем шушы китабым да бар. Башта «САД» нәшрияте җитәкчесе Айдар Хәбибуллинны, ялган яла белән хөкем итеп, 6 елга төрмәгә утыртып куйдылар, хәзер ул чыгарган китапларны хөкем итәләр… Айдар әфәнде – бик ихлас мөселман, элеккеге хәрби хирург, Чечняда күп кешеләрне үлемнән алып калучы табиб иде, дине турында йөзләгән бастырып чыгарды. Органнарга менә шул активлыгы ярамагандыр – үзен дә, инде менә ул чыгарган китапларны да хөкем иттеләр. Әмма соңгы хөкем Аллаһтан булачак, бер гаепсез мөселманнарны шулай газаплаган өчен, ислам китапларын судлар белән тыйган өчен бу бәндәләр үзләре иң каты җәза алачак, иншаллаһ!

Суд белән тыелган бу китабым балалар өчен язылган, мәктәп балаларына фәнне – дин аша, динне – фән аша аңлаткан, дәреслек дәрәҗәсендәге китап иде. Аның татарчасы шунда ук таралып бетте, русчасын да тиз алып бетерделәр, Татарстанда мин аны сатуда күрмичә дә калдым, Төмәннән берничәне табып алдым. Күрәсез, Рәсәй дәүләтендә ислам динен аңлаткан китаплар кирәк түгел, чөнки динебез үзе бу илдә кирәк түгел. Ислам китапларын тыю – ул инде ислам динен тыю, дигән сүз. Башта «ваһһаби» китаплары, дип, иң тәкъва китапларны юк иттеләр, хәзер чират уртачарак хезмәтләргә дә җитте. Әйе, аларга ваһһабчылар да, суфыйлар да кирәк түгел, чөнки икесе дә мөселманнар, шуңа күрә икесен дә юк итәләр…

Инде үземә килгәндә, эшчәнлегемне суд белән тыя-туктата алмагач, хәзер китапларымны хөкем итә башлаганнар икән… Димәк, бу китаплардан, аларның көченнән, бездән куркалар, дигән сүз… Исламның таралуыннан куркалар… Ә ул таралачак, чөнки ислам – Аллаһ дине, һәм ул заман ахырына кадәр яшәячәк, иншаллаһ!

Фәүзия БӘЙРӘМОВА.

Язучы, тарих фәннәре кандидаты.

Үземне тыя алмагач китапларымны тыялар! , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии