Мөфтият тә ялгыша

Яшермим дә, үкенмим дә, «90нчы еллар калдыгы» мин. Урам тулы халык белән Хәтер Көнендә тәгъбир әйтеп йөргәннәребезне искә алсам, саф һава сулагандай булам. Иң беренчесе дә бүгенгедәй хәтеремдә. 1989нчы ел, 15нче октябрь, «Сөембикә» манарасы. Азербайҗан милләтеннән булган ике мөселман илен, динен саклап шәһит булганнар рухына багышлап дога кыла. Әлегә халык күп түгел, беренче мәртәбә үткәрелә ич.

Рәхмәт Габделбәр Фәйзрахмановка. Ул шәһәр бүлеген җитәкләде. Бары тик аның тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында тарихи вакыйга «югарыдагылар ни әйтер» дип әйтүчеләр тарафыннан тарих чүплегендә түгел, хәтеребездә яңарды.

Бүгенгесенә килсәк, 3нче май көнне мөфтият «Хәтер көне» атамалы чара үткәрде. Иллеләп кеше бар иде. Шәһәрдә сиксәннән артык мәчет. Һәр мәчеттән өч-дүрт кеше генә килгән булса да, ким дигәндә 250-300 кеше катнашкан булыр иде. Өченче мәртәбә үткәрүләре икән. Димәк, мөселманнарыбыз 1552нче елның 15нче октябрь вакыйгасын һиҗри илә һәр елны 12 көнгә үзгәртүне, салкын көздә 470 ел элек булган фаҗигане быел җылы майның рәхәт бер көненә күчерүне кабул итмәгәннәр.

Аңлашыла да. Әйтик, 9нчы Май, 1941нче елның 22нче июнь вакыйгаларын һиҗригә күчермәделәр ич. Һич булмаса, ихластан булса, эш хакы акчаларын аласы көннәрен һиҗригә күчерсеннәр иде. Күчермәгәннәр икән, димәк, кадерлерәк. Паспортларындагы милади туган көннәре дә күңелләренә хуш килә, минемчә. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам туганчы булган вакыйгаларны һиҗри илә ничек күрсәтер икән мөфтиятебез? Хәтта кесәбездәге паспортның тәреле икәнлеге, ягъни «воцерковлённый» икәнлеге дә игътибарсыз калды. «Серпастый-молоткастый» урынына яңасын алырга барганда стенада тышлыкның зурайтылган сурәтендә гербтагы тәреләр ап-ачык иде.

Фарыз намазын җәмәгать илә укыганда имам да кайвакытта ялгыша. «Сөбхәналла»ны ишетүгә, ялгышын төзәтә. Ялгышын дөрескә туры китереп тә, бәхәсләшеп тә, акланырга сылтаулар эзләп тә утырмый. Мөфтиятебез дә аңлар, тарихыбыздан аерылмас, иншаллаһ.

 Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии