- 22.05.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №19 (17 май)
- Рубрика: Иманга юл
Коръәндә: «Аллаһ Тәгалә пакьләнүчеләрне һәм тәүбә кылучыларны ярата», – диелгән. Үзен мөселман дип санаган һәр кеше тәне белән генә түгел, җаны белән дә чиста булырга тырыша. Үзебезнең өс-башны гына түгел, тирә-юнебезне дә чиста итеп тотарга омтылабыз. Моңа мисал итеп өй юу йоласын гына алыйк. Авыл җирендә өй юу күренеше бигрәк тә күркәм. Көннәр җылытып, кояш карауга, һәркемнең ишегалдына мендәр, юрганнар, келәмнәр тезелә... Аларны каккалап, яңа гына юылган йортка кертеп урнаштыру үзе ни тора! Өй юуның әдәбе, тәртибе турында «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.
– Алмаз хәзрәт, ни өчен Ислам динендә чисталыкка аерым игътибар бирелә?
– Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Чисталык – иманның яртысы», – дигән. Шулай ук: «Ислам – пакь дин, шуңа күрә пакь булырга тырышыгыз. Пакь булмаган кеше җәннәткә кермәс», «Ислам пакьлек өстендә төзелгән», – дигән хәдисләр дә чисталык-пакьлекнең мөселман өчен никадәр мөһим икәнен аңлата. «Кыямәт көнендә фәрештәләр: «Мөхәммәт (с. г. в.) өммәте кайда?» – дип, иң беренче булып өммәтебезне исәп-хисапка чакырыр. Шулчак кул-аякларында тәһарәт эзләре нурланып-балкып, йөзләре яктырып торган кешеләр уртага чыгып, Пәйгамбәребезгә иярерләр. Аллаһ Тәгалә мөселманнарга биш вакыт намазны фарыз кылган. Һәр мөселман намаз алдыннан чистарына – тәһарәт ала. Димәк, көненә, ким дигәндә, биш тапкыр чистарына. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләргә мөрәҗәгать итеп: «Әгәр сезнең өй алдыннан елга агып торса һәм сез шул елгада биш тапкыр юынсагыз, сезнең тәнегездә пычрак җир калыр идеме?» – дип сораган. Сәхабәләр: «Юк», – дип җавап биргән. Шуннан Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Намаз да менә шушы елга кебек сезнең гөнаһларыгызны юа», – дип сүзен тәмамлаган.
– Яз айларында һәркем йорт-җирен җыештыра, юа. Бу күркәм йола кайчан туган икән?
– Кызганыч, бу хакта динебездә мәгълүмат юк. Миңа калса, мөселманнар үзләренә йола тудырып, шуңа тугры кала киләләр. Һәм бу бик яхшы.
– Өй юуның үз тәртибе бар. Өлкән яшьтәге әби-апалар һәрчак: «Йортны ишек төбеннән түгел, түреннән юыгыз», – диләр. Моңа диндә аңлатма бармы?
– Ислам динендә өй җыештыру яки юуга карата аерым таләпләр юк. Мөселманнар өчен иң мөһиме – һәр җирдә тәртип һәм чисталык булсын.
– Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы?
– Ярый. Җомга – мөселманнар өчен бәйрәм көне. Элек-электән әби-апалар эшне җомгага калдырмый килгән. Бәйрәм көн бәйрәмчә үтсен, дигәннәр, күрәсең. Шуңадыр, халык арасында җомга көнне эш башларга ярамый, җомга өй юарга ярамый, дигән сүзләр йөри. Мөселман кеше көн саен намаз укый. Ул намаз укыган урынын һәрчак чиста тота, шуңа күрә җомга да, шимбә дә, атнаның башка көннәрендә дә өй җыештырырга рөхсәт ителә.
– Ә гает көнне юарга ярыймы?
– Гает көнне өй җыештырырга ярамый, дигән чикләү юк. Әйткәнемчә, бәйрәм көн тулысынча догалар укып, намаз кылып үткәрелсен өчен, җыештыру һәм юу ише вак-төяк эшләрне мондый көнгә калдырмаска мөмкин.
– Халыкта «Кояш баегач, идән юган суны түгәргә ярамый» дигән ышану бар.
– «Кояш баткан вакытта балаларыгызны яныгызда тотыгыз. Бу вакытта җирдә шайтаннар тарала», – дигән хәдис бар. Ләкин ниндидер су түгү яки башка эшләргә карата диндә башка андый тыю, боерык юк. Шуңа күрә халык телендә андый ышанулар булырга мөмкин. Әмма мөселман кеше, иң беренче чиратта, бу хакта ислам динендә ниләр әйтелгәнен ачыкларга, бары шуңа гына таянырга тиеш.
– Юу эшләрен кояш баегач башкарырга ярыймы?
– Ислам динендә андый тыю юк. Ләкин кич – ял вакыты, шуңа күрә вакытны дөрес бүлеп, ял итәргә дә вакыт калдырырга кирәк.
БЕЛЕП ТОР!
Исламда чисталыкның 7 кагыйдәсе турында Казанның Борисково бистәсендәге «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин болай ди:
Кулның чисталыгы. Үзеңнеке булмаган әйберләрне алмаска һәм байлыкның кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә, гади генә әйткәндә, сәдака биреп ярдәм итүдә саран булмау.
Колакларның чисталыгы. Гайбәт, фетнә һәм дошманлыкка чакыручы сүзләрне тыңламау.
Күзләрнең чисталыгы. Кешеләргә хөсетлек, бозыклык һәм вәсвәсә белән карамау.
Авызның чисталыгы. Буш сүздән, гайбәттән һәм чиктән чыгып күп сөйләүдән тыелу. «Сөйләшү көмеш булса, сөйләшмәү – сары алтын», – ди халык.
Тәннең, киемнең һәм яшәгән урынның чиста һәм пөхтә булуы.
Уй һәм фикернең чиста булуы. Гөнаһлы фикерләргә юл куймау. Бигрәк тә кешеләр турында тиешсез начар уйламау.
Йөрәкнең чиста булуы. Көферлек, монафыйклык, тәкәбберлек һәм хөсетлек чирләреннән пакь булу. Хөрмәтле дустым! Пакьлек турында сүз барганда, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) «Чисталык – иманның яртысы» дигән сүзен искә төшермәү һич мөмкин түгел. Әйе, югарыда язылган чисталык кагыйдәләрен үзендә булдыра алмаган кешене чын иманлы кеше дип әйтү авыр.
СОРАГЫЗ!
ФАМИЛИЯНЕ АЛЫШТЫРЫРГАМЫ?
Дин буенча хатын-кызлар ир фамилиясен алырга тиешме?
Сәрия ЗИННУРОВА,
Арча шәһәре
– Бу мәсьәләдә ике төрле фикер бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Үз әтиләрегезгә кайтыгыз», – дип әйтә. Һәр кешенең үз нәселе, үз фамилиясе бар. Ә нәсел бик мөһим. Хатын-кыз башка кеше фамилиясен алса, ул үзен шул нәселгә бәйләгән булып чыга. Шунлыктан, фамилияне алыштырырга киңәш ителми. Кайбер гаиләләрдә кыз балалар гына була. Нәселләренең фамилиясе дәвам итсен өчен, ирләренең фамилияләрен алмаган очраклар бар. Революциягә кадәр дә хатын-кызлар үз фамилияләре белән йөргән. Икенче фикер буенча, фамилия ул әллә-ни мөһим әйбер түгел һәм әти-әнине инкарь итми. Әмма хатын-кызның үз фамилиясендә калуы хәерлерәк. Бу ЗАГСта да рөхсәт ителә. Аннары фамилияне үзгәртү мәшәкатьле дә бит. Кызганыч, күп кенә парлар аерылыша да. Кайбер хатын-кызлар, кыз фамилияләренә кире күчеп тормыйча, ирләренең фамилиясендә кала. Шуңа да, башта ук кыз фамилиясендә калуы хәерлерәк булыр иде, – дип җавап бирде Казанның Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин.
КАГЫЙДӘСЕ НИНДИ?
– Хаҗәт намазын укуның кагыйдәсе нинди?
Клара апагыз,
Казан шәһәре
Соравыгызга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин болай дип җавап бирде:
– Хаҗәт намазын Аллаһ Тәгаләдән бер теләгеңне тормышка ашыруны сорап, ястү намазыннан соң ике яки дүрт рәкәгать итеп укыйсың. Теләгең чынга ашсын өчен Аллаһ Тәгаләгә дога вә ният кыласың. Монда бары тик теләкнең начар булмавы гына шарттыр.
Беренче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң өч мәртәбә «Аятел Көрси», калган рәкәгатьләрдә «Фатиха»дан соң берәр мәртәбә «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре укыла. Намаз беткәннән соң, Аллаһка хәмде-сәнә әйтелер, Пәйгамбәргә салават-сәлам китерелер.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии