- 22.04.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №15 (19 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
«Нәфеснең чиге юк», – дип әйтә иде безнең әни. Бабам Зарифның да: «Кеше нәфесе өч чиләк. Икесе тула, өченчесе беркайчан да тулмый», – дигәне истә. Алар хаклы булганнар икән, дим бүгенге халыкның яшәешен күзәтеп. Яши-яши, кешенең нәфесе чиксез икәненә ышанасың. Олигархларның, депутатларның, түрәләрнең тормышларын күздә тотып әйтүем. Коррупция, урлашу, казна талау – бездә гадәти күренеш. Үзләре үк әйтеп торалар бит, коррупцияне җиңеп булмый, диләр. 500 мең сум хезмәт хакы алып утыручы депутатлар 10-15 мең сумга яшәгән пенсионерларның хәлен аңлыймы? Хезмәт хакларын 20-25 мең сумнан арттырмас өчен тавыш бирәләр. Ачның хәлен тук белми шул.
Русиядә яшәүнең асылын аңлау өчен урыс халкының мәкальләренә күз салу да җитә. «Не пойман – не вор», ди ул. «Вор на воре сидит и вором погоняет» дигәне дә бар. «Нашему вору все в пору», диләр.
Екатерина Икенче үзенең финанс министрыннан чиновникларның нәрсә эшләгәнен сорый икән. «Так-с, Ваше Величество, воруют-с!» – дип җавап бирә тегесе. Ничә гасыр узган, ә Русиядә бернәрсә дә үзгәрмәгән. Киләчәктә үзгәрер дигән дә өмет юк.
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии