«Күз яше – көчсезлек билгесе түгел»

«Күз яше – көчсезлек билгесе түгел»

Күз яшьләре кайгыдан да, сөенечтән дә чыга. Шулай ук алар кешенең йомшак күңелле, хисле икәнлеген дә билгели. Намаз укыганда чыккан күз яшьләре аеруча игътибарга лаек. Нәкъ менә шул энҗе бөртекләре Аллаһ Тәгалә каршында кыйммәтле. Кыямәт көнендә алар өчен коллар чиксез нигъмәтләргә ия булачак. Ислам динендә балавыз сыгу хакында Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләштек.

– Ислам дине елауга нинди карашта? Күз яше – көчсезләр юанычы, ди халык мәкале. Тик кайчак артык көчле булганнар да елап юана. Бу Аллаһ алдында һәркемнең бертигез дәрәҗәдә булуына дәлилме?

– Елау – табигый халәт. Аллаһ Тәгалә һәр кешене елау һәм көлү, шатлану һәм кайгыру кебек сыйфатлар белән дөньяга яралтты. Коръәндә «Йолдыз» сүрәсенең 43нче аятендә: «Аллаһ кешене көлә һәм елый торган итте», – дип әйтелгән. Шуңа күрә елау гарьләнерлек нәрсә саналмый һәм көчсезлек билгесе дә булып тормый. Киресенчә, елау ихлас һәм дөрес күңелле кеше булуның билгесе ул.

– Өшкергәндә күз яше агу нәрсәне аңлата?

– Өшкергәндә кайбер кешеләрнең күзләреннән яшь ага башлый. Бу күренеш яки күз тигәнне, яки Коръән аятьләрен тыңлап тәэсирләнгәнне аңлатырга мөмкин.

– Кеше үлгәч, елама, мәет су эчендә булыр, диләр. Бу каян чыккан гыйбарә?

– Татар халкында шундый гыйбарә бар, ләкин Ислам динендә бу гыйбарәнең дөреслеген раслаучы дәлил юк. Ислам дине үзеңне кулда тотып, әдәп-әхлак саклап елауны тыймый. Бары тик үзеңне кулда тотмыйча кычкырып елау, елаганда Аллаһны ачуландыра торган сүзләр сөйләү чын мәгънәсендә зур гөнаһ булып санала. Мөслим хәдисләр җыентыгында килгән хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Каты кычкырып еласалар мәет каберендә газаплана», – дип әйткән. Хәдис галимнәре аңлатуынча, бу хәдистә сүз үзе үлгәннән соң каты тавыш белән кычкырып еларга васыять иткән кеше турында бара. Әгәр дә аның туганнары шушы васыятьне үтәп кычкырып еласалар, үлгән кеше гөнаһлы эшне эшләргә кушканы өчен кабердә газап күрәчәк.

– Намаз укыганда елаучылар да бар, мондый намаз кабул булырмы?

– Намазда Коръән аятьләренең мәгънәләре турында фикерләп, Аллаһның газабыннан куркып һәм җәһәннәм газабын искә төшереп еласаң, андый намаз дөрес була. Аллаһ Тәгалә намазны укыганда елаучы кешеләрне мактап, Коръәндә «Исра» сүрәсенең 109нчы аятендә: «Иман китергән кешеләр елап сәҗдә кылалар һәм Коръән аятьләрен тыңлау аларда Аллаһка буйсынуларын арттыра», – дип әйткән. Мәсәлән, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) төннәрен намаз укыганда елый торган булган. Шулай ук икенче хәлифә – Әбу Бәкер Әс-Ситдыйк, Аллаһ аннан разый булсын, имам булып җәмәгать намазын укыганда елый торган булган. Бервакыт икенче тугры хәлифә Гомәр әл-Фәркук, Аллаһ аннан разый булсын, ахшам намазында имам булып «Тур» сүрәсен укыган. «Дөреслектә Раббыңның газабы һичшиксез төшәчәк», – дигән аятькә җиткәч, ул елый башлаган. Ул шул хәтле каты елаган ки, хәтта авыруга сабышкан. Соңыннан кешеләр аның хәлен белергә килә башлаганнар.

– Аллаһ Тәгалә чын күңелдән елап сораган теләкләрне кабул итә, дибез. Бу шулаймы?

– Кылган догаларыбызны Аллаһ Тәгалә кабул итсен өчен, иң беренче чиратта, тапкан малыбыз, ашаган ризыгыбыз һәм эчкән эчемлегебез хәләл булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Аллаһ күркәм зат һәм Ул күркәм нәрсәдән башка нәрсәне кабул итми. Аллаһ Тәгалә мөэминнәргә, пәйгамбәрләргә әмер иткән нәрсәне әмер итте. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әй пәйгамбәрләр, яхшы ризыкларны ашагыз һәм изге гамәлләр кылыгыз». Башка аятьтә Аллаһ Тәгалә болай дигән: «Әй иман китергән кешеләр, сезгә биргән хәләл ризыкларны ашагыз». Соңыннан ул озак вакыт сәфәрдә булып, чәчләре тузгып беткән һәм тузанга баткан бер кеше турында сөйләгән. Ул кеше кулын күккә күтәреп: «Йә Раббым, йә Раббым», – дип дога кылды, ләкин аның ашаган ризыгы хәрәм, эчкән эчемлеге хәрәм, кигән киеме хәрәм иде. Аның догасы ничек кабул булсын?!».

Бервакыт Мөхәммәд (с.г.в.) Сәгед ибне Әби Ваккас исемле сәхәбәсенә болай дигән: «Йә Сәгед, ризыгың хәләл булсын, шул вакытта догаң кабул булыр. Мөхәммәднең җанына хуҗа булган Аллаһ белән ант итәмен ки, әгәр дә бер кеше бер кисәк хәрәм ризык ашаса, аның 40 көн буе кылган изге гамәлләре кабул булмый. Әгәр дә бер кешенең тәне ришвәт һәм риба акчасы хисабына үссә, ул җәһәннәм утына иң лаеклы кеше булачак». 

Дога кабул булуның икенче шарты – теләкләрнең кабул булуына ышанып, Аллаһка ялвару. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.): «Догагызның кабул булуына чын күңелдән ышанган хәлдә Аллаһ Тәгаләгә ялварыгыз. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә чит нәрсә турында уйлаучы гафил күңел белән кылган доганы кабул итми», – дигән.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә күз яше түккәнме?

– Кыямәт көненә хәтле иң хәерле кеше булып калачак Аллаһның илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр дә вакыт-вакыт елый торган булган. Бигрәк тә ул Коръән укыганда һәм аны тыңлаганда елаган. Габдуллаһ ибне Мәсгүд исемле сәхәбә: «Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр миңа: «Коръән укы», – диде. Мин аңа: «Йә Аллаһның илчесе! Коръән сиңа иңдерелде бит, шулай булгач ничек инде мин аны сиңа укыйм?», – дидем. Ул: «Әйе, шулай, ләкин мин башка кешенең Коръән укуын тыңларга яратам», – диде. Шуннан соң мин «Ниса (Хатыннар)» сүрәсен укыдым. «Әгәр дә Без Кыямәт көнендә һәрбер өммәттән үзләренә каршы бер шаһит китерсәк, ә сине мөселман өммәтенә карата шаһит итеп китерсәк, имансызларның хәлләре ничек булыр?» – дигән аятькә җиткәч, ул: «Хәзергә җитеп торыр», – диде. Аңа күтәрелеп карасам, аның ике күзеннән яшь ага иде», – дигән.

Шулай ук ул кайгы килгән вакытта да елаган. Ибраһим исемле улы вафат булгач, аның күзләреннән яшьләр тама башлый. Габдрахман ибне Гауф исемле сәхәбә бу хәлне күреп: «Йә Аллаһның илчесе! Әллә син дә елыйсыңмы?» – дип сораган. Мөхәммәд пәйгамбәр аңа: «Әй Гауфның улы! Дөреслектә, елау ул – мәрхәмәтлелек билгесе», – дип әйткән һәм тагын елый башлаган. Шуннан соң ул: «Дөреслектә, күз елый, йөрәк кайгыра, ләкин без Аллаһ риза булган сүзне генә әйтәбез. Әй Ибраһим! Без синең белән аерылуга бик нык кайгырабыз», – дигән.

– Коръәндә елау, балавыз сыгу хакында нинди аятьләр бар?

– Коръәндә елау турында җиде аятьтә зикер ителә. Аларның кайберләре әңгәмә башында искә алынган иде. Гомумән алганда, елау иманның камиллеген һәм күңелнең ихлас булуын күрсәтүче билге булып тора. «Мәрьям» сүрәсенең 58нче аятендә: «Әгәр дә аларга рәхимле Аллаһның Коръәндәге аятьләре укылса, алар елап сәҗдә кылалалар», – диелгән. Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга намаз һәм Коръән укыганда елаучы күзләр насыйп әйләсен иде.

БУ КЫЗЫК

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өч кеше иблистән һәм аның гаскәреннән котылачак: тәүлек буена Аллаһка зикер әйтүчеләр, төннең икенче яртысында Аллаһтан куркып елаучылар һәм кылган гөнаһлары өчен чын күңелдән тәүбә итүчеләр», – дигән.

Бервакыт пәйгамбәребезнең сәхәбәләре Гайшә анабыз янына кереп: «Гайшә анабыз, сезгә бер соравыбыз бар: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләмнең иң күркәм гамәлләре турында сөйләгез әле», – дигәннәр. Гайшә, елап: «Бервакыт ул төнлә намаз укырга торды һәм миңа: «Гайшә, мине ялгызымны гына калдыр әле гыйбадәт кылырга», – диде. Мин: «Аллаһ белән ант итәм, мин синең янәшәңдә булырга яратам. Сине бәхетле кылган гамәлләр мине дә шатландыра», – дидем. Ул тәһарәт алып, намаз укырга җыена башлады. Гадәттә, намаз укыганда аның тезләре, хәтта тирәсендәге җир дә дымлана иде. Шул вакыт азан әйтмәкче булып, Билал керде һәм пәйгамбәрнең күз яшьләрен күреп: «Син ник елыйсың, Аллаһ синең булган һәм булачак гөнаһларыңны кичерде бит», – диде. Ул: «Мин рәхмәтле кол булырга тиеш түгелме? Бу төндә миңа берничә аять иңдерелде. Кем дә кем намаздагы аятьләрнең мәгънәсен белмичә укый икән, шуның хәле бик тә аяныч», – дип әйткән.

СОРАГЫЗ!

ТӘМӘКЕ УРАЗАНЫ БОЗАМЫ?

– Кайберәүләр ураза тотсалар да, тәмәке тарталар. Ураза вакытында тәмәке тартырга рөхсәт ителәме? Тәмәке тартучы янында басып торган кешенең уразасы да бозыламы?

Рәшит ХӘЙРИЕВ,

Казан шәһәре

– Тәмәке уразаны боза. Тәмәкедән арына алмаган кеше – җәннәтне тәмәкегә алмаштырган кеше белән бер. Һәрбер тәмәке тарткан кеше янәшәсендә басып торган кешенең исәнлегенә зыян иткәнен белә, димәк, башка кешегә карата золымлык кыла, явызлык күрсәтә. Әгәр дә кеше үзе теләп тәмәке тартучы янында басып тора һәм тәмәке исен исни икән, аның да уразасы бозыла. Әгәр дә урамда үтеп барганда берәү ялгыш сезнең кырыйдан тәмәке пыскытып, төтен чыгарып китә икән, сезнең уразагыз бозылмас, Аллаһ теләсә, – дип җавап бирде «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт Морадыймов.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии