Басылганга кире кайтып

«Безнең гәҗит» тә (№2, 13 гыйнвар, 2016) «Күңелем борчулары» дигән язмам дөнья күргән иде. Иң беренче, язмаларыма гәҗит битләрендә урын биргән баш мөхәррир Илфат абый Фәйзрахмановка олы рәхмәтләремне белдерәсем килә. Шулай ук, иҗатыма битараф булмаган укучыларга да чиксез хөрмәтем барып ирешсә иде дигән теләктә калам.

«Күңелем борчулары» басылып чыккач, укучылар фикерен дә ишетергә насыйп булды, бу – минем өчен чиксез куаныч! Язганнарым игътибарсыз калмаган дигән сүз. Яшел Үзәннән Илгизәр абый Акъегеткә, Азнакайдан Әминә апа Латыйповага түбәндәге җавапларымны җиткерәсем килә.

Әгәр дә үземнең фикерләрем белән сезне рәнҗеткән булсам, гафу үтенәм. Әйтәсе килгәннәремне дөрес аңласагыз иде, зинһар! Мин мөселман кардәшләремне түбәнсетергә теләмәдем. Бары тик мода артыннан куып, шәригать кануннарын үтәп яшәүләре шикле булган бәндәләрне генә тасвирларга теләдем. Ишетеп белүемчә, бездә дә бар көндезләрен яулыкка уранып, төннәрен бозык гамәл кылучылар. Аллаһ кичерсен иде аларны! Гаурәт урыннарын каплап, дингә якын булган кешеләргә хөрмәтем чиксез. Иң беренче чиратта без җаныбыз белән дингә ышанырга, Аллаһка тартылырга тиеш! Биш вакыт намазын укып, барлык дини кануннарны үтәп яшәүчеләр пакьли безнең яшәешебезне. Балаларның да әлеге юлдан китүе уңай күренеш. Бары тик мөселман булган һәрбер кеше үзенең ана телен зурласын, аның белән горурлансын, җиргә салып таптамасын иде. Моны бит башка милләт вәкилләре дә күрә. Алар да безгә карап соклансын, үрнәк алсын. Өлкәннәр дә яшьләргә шуны төшендереп, кирәк урында акыллы киңәшләре белән ярдәм кулын сузса иде.

Ә инде татар телендә югары уку йортлары булмау мәсьәләсендә, бәлки, безгә өлкәннәр белән бергәләп мөрәҗәгать итеп караргадыр ул депутатларга, сез ничек уйлыйсыз?

Әгәр дә минем фикерләрем белән килешмисез икән, кесә телефонымның номеры редакциядә бар, туры үземә мөрәҗәгать итегез! Рәхәтләнеп сөйләшербез! Барыгызга да исәнлек-саулык, имин көннәр телим!

РЕДАКЦИЯДӘН. Даими авторыбыз Гөлчәчәк Садретдинова-Хаҗиеваның «Күңелем борчулары» исемле язмасы буенча хатлар һаман да килеп тора. Алар шулай ук киләсе саннарда газетабыз битләрендә урын алыр дип уйлыйбыз.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии