«Баласын сөннәткә утыртмаган ата-ана гөнаһлы була»

«Баласын сөннәткә утыртмаган ата-ана гөнаһлы була»

«Лазер белән кистеләр, сеңлем. Берәр хәзрәттән сорагыз әле, дөресме икән?». Узган атнада редакция телефонына килеп ирешкән беренче сорау бу. «Мине бүлдермичә тыңлагыз да, сорауларыгыз булса шалтыратырсыз», – дигән җөмлә дә бар иде мөрәҗәгать башында. Башы-ахыры булмаган әлеге сорауның мәгънәсен аңламыйча, шалтыратучы белән элемтәгә кердек. Баксаң, сөннәткә утырту турында сорыйлар икән. Сөннәткә утырту – ата-бабаларыбыздан калган йола. Элек бу эшне динле, гыйлемле сөннәтче бабайлар гына башкарса, ә хәзер кече операцияне табиблар да ясый. Өстәвенә, лазер ярдәмендә. Баланы кайчан сөннәткә утырту хәерлерәк? Лазер ярдәмендә «киселгәне» дөресме? «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиннан сораштык.

– Сөннәт – икенче төрле әйткәндә, мәҗбүри булмаган, ләкин хупланылган гамәл. Димәк, сөннәтләү дә мәҗбүри түгел?

– Шәригатьтә «сөннәтләү» дигән йола бар. Гарәпчә ул «хыйтан» дип атала, ләкин татарлар бу сүз урынына «сөннәтләү», «сөннәткә утырту» дигән сүзләрне куллана. Сөннәткә утыртканда ир баланың җенес әгъзасының башындагы артык тире кисеп атыла. Бу гамәл җенес әгъзасын нәҗестән һәм төрле авыру таратучы микроблардан саклау өчен эшләнелә. Шуның нәтиҗәсендә ир-ат үзен һәм хатынын төрле авыру таратучы микроблардан имин кыла. Күпчелек галимнәр фикеренчә, сөннәтләү катгый рәвештә үтәлергә тиешле фарыз гамәл, Әбү Хәнифә мәзһәбендә бу гамәл «сөннәт-мө’әккәдә», ягъни катгый рәвештә үтәлергә тиешле сөннәт. Ир-атның сөннәтсез йөрүе бер галимнәр фикеренчә хәрам, ягъни тыелган, ә икенчеләре фикеренчә, мәкруһ, ягъни ярамый торган гамәл. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәтләү хакында болай дигән: «Чисталык белән бәйле пәйгамбәрләрнең биш гадәте бар: сөннәтләү, касык өстен кыру, култык астындагы төкләрне алу, тырнакларны кисү, мыекны кыскарту».

– Бу йола кайчан барлыкка килгән? Коръәндә сөннәтләү турында нәрсә әйтелә?

– Ибен Габделбәр һәм имам әл-Куртуби әйтүенчә, иң беренче сөннәтләнгән кеше Ибраһим пәйгамбәр булган. Мөхәммәд (с.г.в.): «Ибраһим пәйгамбәр сиксән яшендә үзен пәке белән сөннәтләде», – дигән. «Аңа бу гамәлне эшләргә Аллаһы Тәгалә Үзе боерды», – дип өстәлә Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә. Аллаһ Тәгалә: «Раббысы Ибраһимны әмерләр белән сынады һәм ул аларның бөтенесен үтәде», – дигән. Габдуллаһ ибен Габбәс исемле сәхәбә бу аятьне: «Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрне ун әмер белән сынады һәм алар чисталык белән бәйле гамәлләр. Аларның бишесе – башта, ә бишесе – тәндә.

Баш белән бәйле биш гамәл: мыекны кыскарту, авызны чайкау, борынны су белән чайкап сеңгерү, тешләрне чистарту, чәчне тарау. Тән белән бәйле биш гамәл: тырнакларны кисү, култык астындагы төкләрне алу, касык өстен кыру, сөннәткә утырту һәм су белән истинҗа кылу, ягъни хаҗәтне үтәгәннән соң су белән пакьлану», – дип аңлаткан. Ибраһим пәйгамбәрдән соң килгән бөтен пәйгамбәрләр дә үзләренә ияргән мөселманнарга сөннәткә утыртуны әмер иткән. Шулай ук Гайсә пәйгамбәр дә сөннәтләү йоласын үтәгән. Моның шулай булуын хәтта насаралар (христианнар. – Авт.) үзләре раслый, ләкин нишләптер бу йоланы үтәми.

– Баланы кечкенә чакта сөннәткә утырту мәҗбүриме? Аны жәлләп сөннәткә утыртмаучылар бар. Аның гөнаһы юкмы?

– Күпчелек галимнәр фикеренчә, сөннәткә утырту мәҗбүри гамәл. Аллаһы Тәгалә Коръәндә Нәхел сүрәсенең 123нче аятендә шуңа ишарә итеп болай дигән: «Соңыннан Без сиңа (ягъни Мөхәммәд пәйгамбәргә): «Хак юлдан барган Ибраһим пәйгамбәр диненә ияр – ул эшләгән гамәлләрне кыл. Дөреслектә, ул Аллаһка тиңдәш кылучылардан булмады», – дип вәхи иңдердек». Галимнәр фикеренчә, әти-әни ир балаларын балигълык яшенә хәтле сөннәткә утыртмый икән, аларга гөнаһ була. Әгәр дә берәр кешенең әти-әнисе аны кечкенә вакытында сөннәткә утыртмаган булса, ул балигъ булганнан соң үзе табиб янына барып бу йоланы эшләтергә тиеш. Балигъ булганнан соң бу эшне башкару аның үзенә йөкләнә.

– Аны кайчан ясату хәерлерәк?

– Баланы иртәрәк сөннәткә утыртсаң, яхшырак. Хәнәфи, Мәлики һәм Хәнбәли мәзһәбләре галимнәре фикеренчә, яһүдләргә охшау булмасын өчен баланы туганнан соң җиденче көнне сөннәткә утырту мәкруһ, ягъни хупланмый. Сөннәткә утыртуның иң кулай вакыты – бала туып җиде көн узганнан башлап ун яшькә җиткәнчегә кадәр.

– Хәзер сөннәтләүне больницада лазер ярдәмендә дә башкаралар. Бу дөресме?

– Сөннәтләүнең төп шарты – тиешле тиренең киселеп алынуы. Ул шарт үтәлсә дөрес һәм кабул була.

– Ир балаларның сөннәтле булып туу очраклары да бар. Халык арасында, бу турыда кешеләргә әйтергә ярамый, сөйләсәң, баланың бәхете кими, дигән ышану яши...

– Бу дини нигезе булмаган бер ырым гына. Баланың бәхете кимүе аның белән бәйле түгел. Шәригатьтә берәр кешенең сөннәтле тууы турында сөйләргә ярамый дигән тыю юк. Аллаһы Тәгалә һәм Аның илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) аннан тыймагач, без аны ярамый дип әйтә алмыйбыз.

– Сөннәтсез кешенең намазы кабул булмый дию дөресме?

– Намазның кабул булуы моның белән бәйле түгел. Намаз кабул булсын өчен, тәһарәтле булу, кыйблага юнәлү, гаурәт җирләрен каплау, кием белән тәннең нәҗестән чиста булуы таләп ителә.

Сәхифәне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сорашты

Комментарии