Җомга намазы вакытына ял бирелсен

Җомга намазы вакытына ял бирелсен

Әгәр үзен мөселман дип санаган кешеләр

җомга намазын өч тапкыр сәбәпсез калдырса,

Аллаһ аларның йөрәгенә мөһер сугар, шуннан соң

алар ваемсыз кешегә әйләнерләр.

Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.)

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим.

Мең елдан артык инде җомга көне татар халкы өчен ике гаеттән дә олуг һәм мөбарәк көн булып тора. Бу көннең бөеклеген Аллаһ Раббыбыз үзе билгеләде һәм Коръән китабында: «Әй, сез иман китергән бәндәләр, җомга көнне җомга намазына чакыруны (ягъни азанны) ишетсәгез, сәүдәләрегезне һәм башка эшләрегезне калдырып, Аллаһны искә алырга юнәлегез (мәчетләргә)», – дип әмер бирде. Һәм Аллаһның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәлам дә: «Кояш чыккан көннәрнең иң хәерлесе – җомга көне. Бу көнне Аллаһы Тәгалә беренче кеше – атабыз Адәм галәйһиссәламне барлыкка китерде; бу көнне аны җәннәткә кертте; шушы көнне аны җәннәттән чыгарды. Һәм Кыямәт көне дә җомга көнендә башланачак. Җомга намазын уку – һәр мөселманның катгый бурычы», – дип әйтте.

Дөрестән дә, һәрберебез атна буе Аллаһының биргән бихисап нигъмәтләреннән файдаланабыз. Шуңа да карамастан күп гөнаһлар да кылабыз. Тулаем дөнья эшләренә бирелеп, Аллаһ Раббыбыздан ерагаябыз. Күп итеп шөкерләр кыласы урында, гөнаһка батып бетәбез. Йөрәкләребез туңа, телләребез гайбәткә кереп киткәли, иманнарыбыз зәгыйфьләнә, күзләребезне хәрамнәрдән сакламый башлыйбыз, өстебездә торган вазифаларга ваемсызланабыз, яшәү дә күңелсезләнә башлый. Ә инде җомга көнен безгә Аллаһы Тәгалә бөек көн итеп билгеләде!Без бу көнне госел коенабыз, матур, чиста, яхшы киемнәр киеп, яхшы кәеф белән җомга намазына барабыз. Атлаган һәрбер адымыбыз өчен гөнаһларыбыз бетә бара, савап языла. Мәчеткә кереп, имамның сөйләгән хөтбәсен тыныч кына тыңлаган вакытта гыйлемебез арта, иманыбыз куәтләнә, ике рәкәгать җомга намазын укыгач, узган атна буе кылган гөнаһларыбыз ярлыканып, күңелләребез сафлана. Бу көнне догалар һичшиксез кабул була торган вакыт бар. Ул имам вәгазь сөйләгән вакытта була, ди ислам галимнәре. Миңа кешеләр: «Догаларыбыз җавапсыз кала», – дип зарлана, ә мин аларга: «Соң сез үзегез гаепле, җомга намазларына килегез», – дип җавап бирәм. «Аллаһка бер адым ясаган кешегә Аллаһ ун адым ясар», – дип әйтә Мөхәммәд галәйһиссәлам. Җомга намазына килсәгез, Аллаһ барлык догаларыгызны кабул итәр!

Шушы язманы әзерләгән вакытта безгә кардәш халык булган Төркиядән яхшы хәбәр килеп төште. Төркия Президенты Рәҗәп ага Эрдоган бу илдә яшәүче мөселманнарга җомга вакытында, нинди генә урында эшләүләренә карамастан, җомга намазына бару өчен канун нигезендә ял вакыты бирде. Бу мөселман җитәкчесенең үз халкы алдында кылган изге бурычын үтәве булса, ә Төркия мөселманнары өчен шатлыклы вакыйга булды. Бу яңалык безне дә бик сөендерде.

Әмма үзебезнең Татарстанда – егерме елдан артык бәйсез татар дәүләтендә яшәп тә Татарстандагы мөселманнар, үзләрен гаепле хис итеп, эш урынындагы җитәкчеләрдән: «Мине җомга намазына җибәрегез әле», – дип үтенеп йөрергә мәҗбүр. Һәр атнада мин танышларымны, күршеләремне җомга намазына чакырам, хәтта ДПС хезмәткәрләрен дә. «Җомга намазы вакытында мөселман кешеләренә җомга намазына бармыйча эшләү хәрам», – дип аңлатам. Алар миңа бертавыштан: «Эштән китеп булмый, хәзрәт», – дип кырт кисеп әйтеп куялар. Эшләгән эш урынымнан үземне дә бер-ике тапкыр куып та чыгарганнары булды. Бу бит башка сыймый торган хәл: Татарстан җөмһүриятендә яшәп, сине мәсхәрә итеп, эшеңнән куып чыгарсыннар әле җомга намазына барган өчен?! Мондый рәнҗетүләр бүтән кабатланмаска тиеш бит. Республикабыз Президентына җомга көнендә һәр теләгән мөселман кешесенә эшли торган урыныннан ирекле рәвештә җомга намазына бару мөмкинлеге бирә торган закон булдыру турында Аллаһы Тәгаләдән вакыт килеп җитте булса кирәк! Чөнки безнең республикада яшәүче башка дин әһелләренә үз гыйбадәтләрен башкарырга ике ял көне бирелә: яһүдиләр шимбә көнне ял итәләр һәм синагогаларда дини йолаларын үтиләр, христианнар якшәмбе көнне, чиркәүләргә барып, үз йолаларын башкаралар. Ә инде татар мөселманнарына ике сәгатьлек җомга намазына бару мөмкинлеге юк… Шушы да булдымы тигез хокуклы татар дәүләте?! Минем фикеремчә, бу татар-мөселман җәмәгатьчелегенә карата ихтирамсызлык һәм кискен дискриминация була.

Безнең халыкка бернинди дә катнашы булмаган «Яңа ел» дип аталган «бәйрәм»гә ун көн ял бирелә, ә республика мөселманнары исә фарыз булган (катгый таләп ителгән гыйбадәт) бөек җомга көнендә җомга намазына бара алмый тилмерә. Мондый хәлләрдән соң Аллаһ Раббыбыз бу җитәкчеләрдән риза булырмы соң? Намазга йөри алмый тилмергән татар мөселманнары рәнҗеше җомга көне саен ләгънәт булып җитәкчеләр өстенә төшеп тормасмы?! Газета укучыларыбыз арасында Президент аппаратында эшләүче кешеләр йә танышларыгыз булса, бу проблема турында Президентка җиткерсәгез иде. Шушы гаделсезлекне бетерергә алынса иде ул. Җомга саен күпме кеше дога кылыр, рәхмәт укыр иде аңа! Татарстаныбызга бәрәкәт иңәр, халкыбыз күпме бәла-казалардан котылып калыр иде. Мөхәммәд галәйһиссәлам безгә: «Гаделсезлек Кыямәт көнендә гаделсезлек кылучы янына кара болыт булып килер», – дип әйтеп калдырган бит. Гаделсезлеккә юл куймыйк, кардәшләр! Төркия Президенты мисалында безнең татар дәүләте Президентына да җомга көнендә сәгать 11.00дән алып 14.00 сәгатькә кадәр ял вакыты бирергә дигән карар чыгаруга Аллаһ тәүфыйк бирсен, дип дога кылыйк! Бу мәсьәләне Бөтентатар милли хәрәкәте әгъзалары да тормышка ашыру өстендә эшләрләр, дигән өметтә калам, җәмәгать!

Гомәр хәзрәт БАТЫРША,

Бөтентатар милли хәрәкәте имамы

Комментарии