- 22.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №7 (17 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Диния нәзарәте дәгъват бүлегеннән килеп район мәдәният йортында вәгазь кичәсе уздырганнар иде. Мин фәкыйрегез дә анда булып, шунда туган теләк-фикерләремне сезгә дә бәян итмәкче булам. Бу әле минем генә фикер дөрес дигән сүз түгел, ә уйланырга бер сәбәпче булса иде диюем. Вәгазьнең төп эчтәлеге – Аллаһы Тәгаләгә ышаныгыз, җәннәт бар, тәмуг бар, Пәйгамбәребез (с.г.в.) миграҗ вакытында күрде. Җәннәттә бик рәхәт булачак, алтын сарайлар, хур кызлары һәм бернинди борчу-мәшәкатьләрсез тормыш һ.б. Имеш, шуңа омтылырга һәм авырлыкларга түзәргә, булган кадәресенә шөкер итәргә кирәк. Әйе, бу бик дөрес! Шулай да сәламәт акыллы кешедә каршылыклы сораулар тудыра. Бар әйбере җитеш, мохтаҗлык тоймаган кешегә җәннәттә мал нигә? Алтын сарайлар нигә кирәк? Бәһасе булмаган алтын ниемә?! Җитәр инде, мөхтәрәм хәзрәтләр, халыкның аң-белем дәрәҗәсе сәләф заманындагы түгел бит инде!
Инде килеп әйтсәк, монда җыелган халык, уртача, пенсия яшендәге абый-апалар. Алар дингә килгән инде, аларга бу кирәкми, алар боларны мең кабат ишеткән һәм инанган. Күбесе мәдрәсәләр тәмамлаган, яисә укып йөрүчеләр. Ә нәрсә кирәк соң? Иң беренче нәүбәттә халыкка шул җәннәткә Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән юллар белән керү мөмкинлеген күрсәтергә, аңлатырга кирәк. Җәннәттәге хур кызлары түгел, үзебезнең хур кызларыннан ким булмаган хатыннарыбыз белән, хәзерге дөньяда җәннәттәге кебек яшәү хикмәтен өйрәтергә кирәк, минемчә. Халыкка фикхтан (шәргый кануннар) белем, мәгълүмат җитми. Мәсәлән, ир-хатын мөнәсәбәтләре, бер-берсе алдындагы хаклары, ата-ана хакын хаклау, күрше хакы, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, ахыры бу дөньядан китәргә әзерлек һәм китү хәлләре. Менә боларны халык тирәнтен аңласа, тормышында кулланса, мондагы яшәеш тә җәннәттәгедән бер дә ким булмас иде.
Җәннәт, минемчә, моннан башлана, дөнья тормышыннан, һәм җәһәннәм дә. Менә шушы язманы укучылар арасында авырып сызланучылар, балаларын, якыннарын югалткан хәсрәтлеләр бардыр, йа Раббым хәлләрен җиңеләйтсәң иде! Кайсыгыз әйтә алыр, бу хәлләр җәһәннәм газабыннан бер тамчы түгел дип?! Үзләре генә белә инде алар… Тормышлары көйле, барысы да сау-сәламәт, җаннары тыныч, тамаклары тук кешеләребез күп, һәм барыбыз да шулай яшәсәк иде. Кайсыгыз бу хәлләрне җәннәт тормышыннан бер тамчы түгел дияр?! Һәр кеше ислам кануннарын белеп, аңлап, үзара гаделлек белән эш йөртсә, бар да тәртипкә килер иде. Адәм балалары арасындагы каршылыклар, рәнҗешләр, үзара дошманлыклар – барысы да гаделлекнең югалуыннан икәнлеге барыбызга да мәгълүм булса кирәк. Тик әһәмият биреп үтәүчеләр сирәк. Күбебез Аллаһ Тәгалә колыннан битәр үзебезнең нәфсебез колы булып яшибез бугай. Төптәнрәк уйлап, фикерләп карасак, Аллаһ Тәгалә Коръәнне кешеләр бу дөньяда җәннәт тормышы белән яшәсеннәр дип иңдерүен аңлыйбыз. Байлары шәфкатьсез, ярлылары хөсет һәм байларга карата тискәре мөнәсәбәттә булсыннар дип әйтәме? Юк. Киресенчә, һәрбер бай кешенең малында мохтаҗ туганының хакы бар, шулай булгач, өлешләрен кайтарыгыз, пакьләгез малларыгызны ди бит. Акылы булган кешегә аңлашыла булса кирәк, тик торганнан, бушлыктан мал туплап булмый. Аның өчен ни белән шөгыльләнсәң дә кулланучы кирәк, ансыз мал туплап булмый, бу бәхәссез, димәк, шулардан аз-азлап җыелган керемнән генә мал туплап була. Меңнәрчә сумлык бурычлары була торып, булганын түләмичә корбан чалдырып, сәдакалар биргән булып йөрүче байларыбыз, малларыбызны пакьлибез, диеп уйлый булыр. Алдамагыз үзегезне хөрмәтле кардәшләр! Бер генә тиен бурычыгыз булса да, кылган эшләрегездән савап булмас. Аның савабы сездә бурычы булган кешеләргә булачак, иншә Аллаһ! Чөнки Аллаһ Тәгалә гадел! Үзара килешмичә, бәхилләшмичә торып Аллаһ Тәгалә бер якны да кичерми – гаделсезлектән куркам, ди! Аңлавы бик җиңел бит, шуларны аңлатасы иде халыкка.
Ата-ана, туганнар мөнәсәбәте дөрес юлдан йөрсә, җәмгыятебез бу хәлгә төшәр идеме? Картлар йортлары, сау-сәламәт «гренәдүрдәй» балалары була торып, әби-бабайлар белән тулыр идеме? Гомерләре буе шул әрәмтамакларны кеше итәргә тырышып яшәгән, эшләгән картларны, торакларын алыр өчен, картлар йортына илткәннән соң, малларын бүлешә алмыйча, пычакка-пычак килүче кан кардәшләр булыр идеме? Ике арадагы ызанны сантиметрлап үлчәп, талашып-сугышып яшәүче күршеләр булыр идеме? Яисә шәһәр йортлары бер-берсен белмәүче, бер-берсеннән бихәбәр күршеләр-кешеләр тулган таш әрҗәләр кебек булыр идеме?! Хөрмәтле хәзрәтләр, халыкка шул хәлләргә төшмәү юлларын өзлексез рәвештә аңлатасы иде. Тагын бер теләк: халык алдына чыгар алдыннан, үзләренең бу халык алдында элек сөйләгән вәгазьләрен исләренә алып, узганнарны кабатламасыннар иде. Алайса әле һаман узган җыелудан таралмадык бугай дигән хис китми күңелдән.
Сүземне түгәрәкләп әйтәсе килгән сүзем шул: өчесе, җидесе һ.б. турында бәхәсләшеп, сабыйларга сөйлисе кыйссалар белән вакыт исраф итмичә, халыкка ислам хөкемнәрен аңлатып, бу дөньяда җәннәтле булу юлларын күрсәтсәгез иде. Барыбыз да тынычлыкта, сәламәтлектә, хәләл маллар кәсеп итеп, озын-озак хәерле гомерләр кичерсәк иде.
Алмаз МИНҺАҖ,
Кайбыч районы
Комментарии