- 21.12.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №50 (16 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Дөньяда булган нинди генә нәрсәгә карасаң да, камил итеп яралтылганына сокланып туймаслык. Табигатьтәге һәрнәрсә яшәүгә, үрчүгә омтылыш белән матур һәм камил итеп яралтылган. Акылы уйланырга сәләтле булган кеше өчен табигатьтә булган һәрнәрсәнең Яралтучысы бар икәнлеген аңларлык дәлилләр бар. Инде соңгы 10-15 ел чамасы кайсыбер әйберләрне Аллаһы Тәгалә Үзенең имзасын куеп, ягъни гарәп хәрефләре белән «Аллаһ» дип язылган язу белән барлыкка китерә башлады. Шундый «имза» белән туган бозаулар да, сарыклар да булды, балыклар да тоттылар, иң күбе тавык йомыркасы булгандыр. Әмма Аллаһыга ышанырга теләмәгән кешеләрне андый «имза»лы йомырка да иманга китерми, әлбәттә. Ә акылын эшләтә белгән кеше өчен «имза»сыз йомырка турында уйланып та, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына иман китерә ала. Теләсә кайсы эшне эшләүгә караганда, имза гына куюы җиңелрәк бит инде, шул турыда никтер уйлап карамыйбыз. Әйтик, йорт төзер өчен, «бу йортны мин төзедем» дип язып кул куюга караганда, күп көч таләп иткәнен барыбыз да аңлыйбыздыр. Ә менә Аллаһы Тәгалә яралткан әйберләргә күбебезнең исе китми, ә шул әйбергә Аллаһы Үзенең имзасын куйса, шаккатабыз. Ә чынлыкта Аллаһы Раббыбыз кешегә соңгы форсат итеп Үзе яралткан тереклеккә имза да куеп күрсәтә. Хак Тәгалә Коръәннең бик күп аятьләрендә кешене Үзе яралткан әйберләргә карап уйланырга һәм Аллаһының барлыгына инанып, иман китерергә чакыра. Мәсәлән, «Шиксез, күкләрнең һәм Җирнең яралтылуында, төн белән көннең алмашынуында, кешеләргә файдалы йөкләр төягән көймәләрнең диңгезләрне ярып йөрүләрендә, күктән яңгыр иңдереп үле җирне җанландыруында, Җир йөзендә һәртөрле җан ияләрен яралтуында, Җир белән Күк арасында Аллаһының әмеренә буйсынып йөзүче болытларда акылын эшләтә белгән кеше өчен (Аллаһының барлыгын, берлеген) раслый торган байтак дәлилләр бар» (2. 164).Күрәсез, җәмәгать, Аллаһы Раббыбыз безне Үзе яралткан табигать хакында уйланырга, акылыбыз белән барлык тереклекне һәм шул исәптән безнең үзебезне дә Аллаһы яралтканына инанырга, иман китерергә чакыра.
Әйдәгез без дә, мөхтәрәм милләттәшләр, шушы мәкаләдә, имзалы тавык йомыркасын күрергә күнеккән булсак та, йомырканың төзелеше турында уйланып карыйк әле.
Интернет челтәрендә утырырга өйрәнгән һәркем тавык йомыркасы турында мәгълүмат таба ала.
Тавык йомыркасының кабыгы безгә шоп-шома булып күренә. Әгәр дә аны микроскоп аша карасаң, аңарда бик күп вак тишекләр (күзәнәкләр) күрергә мөмкин. Галимнәр әйтүенчә, бер тавык йомыркасының кабыгында 10 мең чамасы күзәнәк бар икән. Һәрбер җан иясенә сулар өчен һава кирәккән кебек, йомырка эчендәге чебеш яралгысына да һава кирәк. Кабыктагы күзәнәкләр аша яралгыга кислород керә һәм яралгы сулышыннан барлыкка килгән углекислый газ тышка чыгарыла. 13-14 көнлек яралгы тәүлегенә 600 см3 һава сулый башлый. Ә инде яралгы 19 көнлек булуга, кабыктагы күзәнәкләрдән кергән һава җитми башлый, әмма чеби кабыктан чиертеп чыгарга тагы ике тәүлек бар бит әле. Пешкән тавык йомыркасын әрчеп карамаган кеше юктыр һәм без йомырканың калын ягында кабык белән эчке пәрдә (мембрана) арасында бер бушлык булганын күргәнебез бар. Менә шушы бушлык чебеш өчен ике тәүлеккә җитәрлек һава белән тутырылган. Чебеш яралгысына 19 тәүлек дигәндә, борыны белән пәрдәне тишеп, шундагы һаваны сулый башлый. Алай гына да түгел, шул пәрдәне ерткач кына, яралгы үпкәсе белән суларга тотына, аңа чаклы аның канына кислород тәне аша гына бирелә икән. 21 тәүлек дигәндә, юкарган кабыкны тишеп чыгып, ул инде атмосферадагы һаваны суларга яраклашып беткән була.
Безнең өчен гадәти булган, көн саен диярлек ризык буларак куллана торган, кирәкле җылылык хасил иткән вакытта, 21 көн дигәндә, чебеш яралып чыга торган тавык йомыркасы да нинди камил итеп яралтылган. Ә без йомырка кабыгындагы Аллаһының «имза»сын күреп шаккатабыз. Әлбәттә, әйткәнебезчә, бу «имза»ны Раббыбыз акылы белән Хак Тәгаләнең барлыгын аңлый алмаучыларга маңгай күзе белән күрсеннәр дип куя.
Форсаттан файдаланып, мөселман кардәшләребезгә тавык йомыркасын кешеләр ясавы турында да әйтеп китмичә булмый. Әле бу турыда күп кешеләр белми торганнардыр, бигрәк тә интернеттан ерак булган олы кешеләр.
Әйе, бүгенге көндә Кытай дәүләте тавык йомыркасын химик юл белән җитештерә башлады. Хәзер Кытайда тавык йомыркасын химик юл белән җитештерү нык техник үсеш алган, чын йомырканы ясалма йомыркадан тышкы яктан гади күз белән аерып та булмый.
Бу ясалма йомырканы җитештерү өчен углекислый кальций, калий альгинаты, калиалюмин квасцы, җилем, кальций хлориды, бензой кислотасы, лимон кислотасы һәм төсле пигмент кулланыла. Монда сүз лабораториядә ясап карау турында бармый, ә бик күп күләмдә җитештерү турында бара. Мондый ясалма тавык йомыркасы җитештерүнең үз бәясе, тавык асрап җитештергән йомыркага караганда, 10 тапкыр арзангарак төшә икән. Кытай йомыркаларының кабыгында вак кына күзәнәкләр дә юк, чебеш тә чыкмый, ә менә шуны ризык итеп кулланган кешенең исәнлеге бик тиз какшаячак. Бу ясалма тавык йомыркалары тиздән безнең сәүдә үзәкләрендә сатыла башламас, дип ышаныч белдерә алмыйм…
Аллаһы Раббыбыз безне тәмле һәм файдалы булган ризыклар белән бүләкләсә, байлыкка табынучы Иблис хезмәткәрләре кешене агулау өчен барлык тырышлыкларын куялар. Хәтта «Хәләл» тамгасы белән җитештерелә торган казылыкларга да төрле саннар астында «Е»шкалар кушалар. Кайберәүләр сорар: «Ни өчен Аллаһы Тәгалә аларга бу юньсезлекне кылырга рөхсәт итә?» – дип. Җавап бик гади, чөнки Адәм балалары, Аллаһының кушканнарыннан читләшеп, Иблисне үзләренең дусты итеп алды. «Әй Адәм балалары, әллә Мин сезгә боермадым, «Иблискә иярмәгез, ул сезнең хәтәр дошманыгыз!» – дип» (36. 60) Бүген берәр мөселман Иблис гамәлен кылуга каршы чыкса, эзәрлеклиләр, төрмәгә утырталар, үтерәләр. Бәнәхакка рәнҗетелгән мөселманнарны яклап чыгарга тиешле мөхтәрәм имам вә мөфтиләр балык кебек – ләм-мим бер сүз дәшмиләр.
Хөрмәтле мөселман кардәшләр, барыбызны да Аллаһы Тәгалә туры юлдан тайпылдырмыйча, төрле хәрам һәм агулы ризыкларга юлыгудан сакласа иде, дигән догалар белән,
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.
Комментарии