Игелекле кешеләрең бар әле, авылым!

Игелекле кешеләрең бар әле, авылым!

Безнең Алабирде авылында 180ләп йорт бар. Монда һәркем үзенчә көн күрә: кемдер читкә чыгып китеп эшли, кемдер авылда үзе дә эшли һәм башкаларны да эшләтә белә (эш биреп тора), ә бит әле аның үзе дә эшләми, эшләүчегә дә аяк чала белә торганнары бар.

Ә менә авылдашыбыз Фирдүс Мөнир улы Җәләлиевне Аллаһы Тәгалә бары изге гамәлләр кылыр өчен генә яраткандыр, мөгаен. Ул эшмәкәрлек белән генә шөгыльләнми, ә авыл халкы мәнфәгатьләрен дә кайгырта: кемгәдер эш биреп тора, кемгәдер терлек азыгы (печән, салам) белән, кемгәдер иген белән булыша. Ярдәмгә мохтаҗ картларны, гарипләрне дә игътибарсыз калдырмый: үзләре сорамаса да, тиешле ярдәмен күрсәтә һәм мәктәптә үткәрелгән бер генә чара да аның хезмәтеннән башка узмый. Ул бит боларны макталырга һәм үзен күрсәтергә дип кылмый, намусы һәм йөрәге шулай куша аңа. Алдагы елларда үткәрелгән авыл Сабан туйлары өчен дә ул зур ярдәм күрсәтте. Шуны да әйтергә кирәк, авылыбыз башыннан баткак сазга әйләнгән юлны да Фирдүс Мөнир улы үзенең хәләл акчасы белән торгызып килә: карьердан машина белән таш китертеп, 1 километр юлны салдырды, хәтта үзе бульдозор белән тигезләтеп йөрде. Таш китертү өчен аңа машина белән эшкуар Илгиз Зәки улы Шәйхетдинов булышты. Илгиз дә башкаларга эш белән, кемгәдер матди яктан ярдәм итә.

Авылыбызның татар зираты коймалары тузгач та, Фирдүс Җәләлиев үзенең дусты эшмәкәр Фәнис Нәҗиб улы Фәйзуллин белән профнастилдан яңа коймалар ясатып куйдырды. Мәчетебезне тышлатып җылытыр өчен дә ул бик зур ярдәм итте, дөрес аңа булышырга башка эшмәкәрләр дә алынды. Аллаһы Тәгалә йортының матур тәрәзә яңакларын Фәнис Нәҗиб улы Чаллы шәһәреннән кадәр алып кайтып куйдырды.

Изображение удалено.

Мәчетебез бөтен авылга ямь биреп, иман нуры таратып торса, ислам дине йолаларын үтәү һәм үткәрү чараларын авылыбызның имам хатибы Рөстәм хәзрәт Тәлгать улы Гарифуллин алып бара. Ул туры сүзле, кешелекле һәм ышанычлы булуы белән зур дәрәҗәгә ия. Аны өлкәннәр дә һәм яшьләр дә хөрмәт итә. Авыл балаларына әхлак тәрбиясе генә бирү түгел, аларның йөрәгенә иман нуры салу өчен дә бик тырыша: дини бәйрәмнәрне генә үткәреп калмый, балаларны намазлар үтәргә дә, Коръән сүрәләрен укырга да өйрәтә (дөрес, ата-аналарга да бу гамәл комачауламас, үзләреннән соң иманлы һәм миһербанлы балалар үстереп калдырырлар иде).

Авылыбызның игелекле бәндәләренә рәхмәтләрнең иң олысы ирешсен иде: исәнлектә һәм саулыкта, тулы гаиләләре белән тормышның ямен һәм тәмен тоеп, дөньялыкта рәхәткә һәм рәхмәткә ирешеп яшәсеннәр иде. Игелекле кешеләре булганда, яшәр әле авылыбыз.

Хәбир ГАРИФУЛЛИН гаиләсе.

Тәтеш районы, Алабирде авылы.

Комментарии