Шулмы дин, шулмы мәчет?

Шулмы дин, шулмы мәчет?

Моннан берничә ел элек мәчетләргә һәм кешеләренә кагылышлы фикерләремне язарга утыргач, бу эшемнән тыелып калган идем. Ничектер, бөтен тулылыгы белән таныш булмаган, ни дисәң дә, изге дип саналган дин өлкәсенә тел тидерергә хакым юк кебек иде. Тик тора-бара күңелемнән чыгарып атарга тиешле уйларым һич тә тынычлык бирмичә, көчәя генә барды. Инде «күңелгә килгән алга килә» дигәндәй, бүгенге вәзгыятьтә һәм дин әһелләре белән бәйләнешле хәлләрне күрү минем ул чактагы шикләнүләремне тәмам юкка чыгарды. Кабат искә алып уйлап карасам, анда языласы сүзләрем бөтенләй гөнаһсыз, бик гади генә булган икән бит: кешеләренең китергән сәдакаларга канәгатьсезлек күрсәтүе, мәет өстендә укыган өчен күбрәк акча таләп итүе, үтисе йолаларын, багышлыйсы догаларын, ярты-йорты, тиз-тиз башкарып, башка җиргә китәргә ашыгуы, мәчеткә киңәш сорап барган кешегә киңәш түгел, ә урынсыз кисәтү ясау очраклары һәм башкалар. Үзем шул нәрсәләргә борчылып йөргәнгә, минем ул чакта: «Болай булса, кешеләр мәчеткә тартылмас, ә, киресенчә, аннан бизәр генә», – диясем килгән иде. Инде бүген үземә дә ул чактагы беркатлылыгым көлке булып тоела. Кая инде ул безнең «вак-төяк» борчулы сүзләргә колак салырлык чын дин әһелләре? Хәзерге «картлары», әнә, «Джип»ларда гына җилдерә, чит илләрдә генә ял итә, зур байлыклар туплагач, шунда күченеп үк китә!..

Үзгәреш чорлары башланган елларда дингә сусаган халык дәррәү мәчетләргә юнәлде. Дини мәҗлес, кунак ашлары уздыру, корбан чалулар – бөтенесе бер-берең белән уздырышып үткәрелә башлаган иде хәтта. Шул арада яхшы гына акча эшләп алырга өлгергән кешеләр аеруча үзләрен күрсәтергә ашыкты. Билгеле инде, ул кешеләр советлар вакытында да «йоклап ятканнардан» түгел иде. Гади халык үзенчә «шатланды», хәленнән киләме, юкмы, шул акчалылар артыннан калмаска тырышып, мәҗлес үткәрсә, соңгы тәңкәсен туздырып булса да, кунаклары каршында йөзен кызартмас өчен җан талашты. Гади халык шундый инде ул, эшләп яшәгән кеше һаман да дөреслек булыр, эшләгәнеңне күрерләр, кайчан да булса, эш кешесенең кадере артыр дип өметләнә. Әйе, яңа тормыш белән яши башлады халык, тик аны һәркем үзенчә аңлады. Тормыш иске булса да, яңа булса да, тормыш инде ул. Ә көнкүрешне эшләргә өйрәнгән кеше эшләп, урларга, таларга өйрәнгәне – урлап, талап алып бара. Мәчетләргә дә шул ук кешеләр йөри, кайсы эшләп тапкан малыннан сәдака илтә, ә башкалары сәдакага килгән мәчет байлыгына хуҗа булырга ашыга.

Әнием яшь чагыннан ук дин тоткан кеше булганга, мин бу нәрсәләрне читтән күзәтеп, нык борчыла идем. Инде үзем дә олыгаеп барганга, кайчакларда әнием белән кунак өстәлләрендә утыргалыйм һәм әле кичә генә сыра сатып, алдашып, баеп яткан, һәм кинәт кенә дини булып киткән, белер-белмәс дога кылып түр башында утыручы адәмнәрне күреп, тормышның, ничектер, әнием уйлаганча яхшы якка түгел, ә, киресенчә, бозыклыкка таба баруын сизенми мөмкин түгел иде. Тормышны беләсең килсә, ерак барып йөрисе юк бит ул, бары халык арасында булырга гына кирәк. Билгеле инде, күңелем сизенгән нәрсәләр турында әнием белән дә бүлешәсем, аны урынсыз «сукыр» ышанулардан арындырасым килә иде. «Дингә тел тидерә күрмә, кызым», – дип, әнием мине туктата гына, һич тә сүземне тыңламый иде. Тик бер тапкыр трамвайда барганда көтмәгәндә генә без белгән иң дәрәҗәле абыстайның килеп кереп, үзеннән дә олы кешене: «Ничек оялмыйча абыстайга урын бирми утырып барасың? – дип сүгүен күргәч кенә сүзләремә әнием бераз колак сала башлады. Баштарак әлеге абыстайның: «Булган малыңа канәгать була белергә кирәк»,– дигәнен тыңлаган, инде байтак кына мал-мөлкәтнең хуҗасы булып алгач: «Татар бай булырга тиеш, аның йорты да, коттеджлары да булырга тиеш», – дип, башкачарак сөйли башлаганын ишеткән әнием дә «дингә» тел тидерүнең куркыныч нәрсә түгеллегенә ышана иде инде. Әнием дин башка, мәчет кешеләре башка икәнлекне шушы кешеләргә карап аңлады бугай.

Мин бүген шуңа шатланам, ярый әле соңгы вакытлардагы мәчет кешеләре белән бәйләнешле хәлләрне әнием күрмәде…

Әлфия ФАЗЛЫЕВА.

Шулмы дин, шулмы мәчет? , 3.2 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии