Дин хакында уйлану

Уйлап утырдым-утырдым да, язарга булдым. Беренчедән, дини мәҗлесләр турында фикеремне әйтәсем килә. Шуңа бик аптырыйм, ачуым да килә: мәчеттә никах укытып (нинди белемле хәзрәтләрдән вәгазь тыңлап!), мәҗлесне кафеларда хәмерле өстәл артында дәвам итәргә оялмый халык, өйләрдә дә шул ук хәл.

Мин үзем Коръәннән бер генә хәреф өйрәнгән кеше дә бөтенләй икенчегә әйләнә, дип уйлый идем. Белемлеләр дә күбәйде. Яман гадәттән китүче генә аз. Совет чорыннан калган яман гадәтләр гөрләп үсә хәзер.

Раббыбыз пәйгамбәрләрне халык азып-бозылып беткәч җибәрә торган булган. Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) – соңгы пәйгамбәр. Әмма бозылуыбыз чиктән ашкан инде…

Раббыбыз тагын бер кабат безгә үз шәфкатен күрсәтте. Безгә, дәүләтчелеген югалткан татар халкына, хак килде. Шуны тотарга мөмкинлек килде. Әмма безнең аны мәҗлестән ары уздырырга исәп юк. Гореф-гадәт дәрәҗәсендә генә калдырабыз!

Шулай җырлый-җырлый, эчә-эчә биш вакыт намаз укый, вакытың булмаса, берсен генә укый торган динне тәкъдим итәләр безгә. Шуны дин дип, әби-бабаларыбызның гореф-гадәте дип, бутамакчы булалар. Нишләп ислам динендәге әби-бабаларыбыз мондый булсын?

Мине мәктәп ишегеннән дә чыгып китә алмаган япь-яшь малайларның исерек булып каршыма очраулары бик борчый. Бу – шул бала тугач та сөенешеп, өстәл тутырып хәмер куеп, җырлашып туган көннәр уздыруның җимеше.

Ә инде тәмәке тартып торучы татар хатын-кызын күрсәм, әрним. Күп алар. Әле беркөнне каршыма тере генә, кечерәк кенә кыз бала килә. Бармак арасында тәмәке. Мине яратып, «Әссәламүгаләйкүм, апай», – дип әйтергә дә өлгерде…

Инде әрвахларны искә алу мәҗлесләренә тукталыйм. Бу эш исламда юк, дисәң… Рамил хәзрәткә бу хакта сорау бирәләр иде. Ул бар дими, әмма начар гадәт түгел, дип җавап бирә. Ә инде Җәлил хәзрәт әйтә: «Дини темага лекция була дип чакырсаң, 4-5 кеше килер идеме? Ә монда 30-35 кеше йотлыгып вәгазь тыңлый», – ди.

Ә мин әйтәм: 30-35 кешелек мәҗлестә түгел, 15-20 кешелек мәҗлестә дә хуҗа шартлаганчы ашарлык итеп ризык әзерли. Аның теләге шул: ризыкларны ничегрәк өстәлгә чыгарып бетерү. Сәдака алыштыру уены һәм алып китәргә ризык төрү башлана. Вәгазь тыңлыйм диючегә дә ярты гына колак белән тыңлау мөмкинлеге кала. Ә хуҗа Берлинны алган батыр шикелле җиңеләеп кала. Аңа бернинди дин кирәкми. Бүген дин шул дәрәҗәдә.

Безгә, дәүләтчелеген югалткан татар халкына, Аллаһы Тәгаләбез 1990 елда үзен дөньяга таныту мөмкинлеген бирде. Безнең арадан дөньяви академиклар дәрәҗәсендәге, алардан да зуррак белемле дин белгечләре чыкмаска тиешмени? Чыга алмый, аларны исем тагып чүплиләр. Әмма алар чыгачак. Бу чүпләүчеләрнең барысына да бик нык җавап бирергә туры киләчәк әле.

Мин «Әл-Ихлас» мәхәлләсеннән. Намазымны өйдә укып, сөенеп яшәп ята идем. Соңгы вакыйгалар мине дә тартып чыгарды. Илдә көрәш барган чакта минем Рөстәм хәзрәтебез Сафинны яклап чыгасым килә. Искәндәр Сираҗи «Безнең гәҗит»нең 33нче санында әйтә: динчеләр белән милләтчеләр тарткалаша башлаган, ди.

Безнең имамыбыз Рөстәм хәзрәтнең милләттән баш тартканы юк бугай аның. Әнисе – Бәдәр апа Рәшидә абыстайда белем алган бик мөлаем татар карчыгы. Җәмәгате Сафия иренә бик тугрылыклы кыз бала. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган. Уллары Габдрахман, Әмир, Әхмәд – исемнәре генә нинди бит! Ике улы татар гимназиясендә белем ала, үзе милләтне сөюче, бик зур дини белемле Рөстәм хәзрәтебез. Башка милләттәшләребез дә, башка зыялыларыбыз да, башка «милләт дип лаф оручыларыбыз» да Рөстәм хәзрәт дәрәҗәсендә булса, бик күркәм булыр иде. Май ботканы бозмас иде, алга барыр идек.

Рөстәм хәзрәт мәрхүмнәрне соңгы юлга хәстәрләп җибәрүне дә (Аллаһ ризалыгы дип, акчага түгел) башлады. Хатын-кызлар да әҗер савап эшлим дип, сөенешеп йөриләр. Болай да дөньявилар илебезне 22 елда бүлгәләп бетерде ич инде. Динчеләр алардан да уздырмакчы була!

Без татар, без милләт, без Тукайлы халык диючеләргә Тукаебызның шигырен китерәсем килә:

Нечкәрә күңелем,

Коръән алып укысам,

Җаным киңәя,

Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм,

Рухым ләззәтләнә, кинәнә.

Китә күңлем тулган тау-тау кайгы,

Барлык борчулардан пакьләнәм.

Тәңремнән көтәм чиксез рәхмәт,

Әллә нәрсәләрдән сакланам.

Без Тукайлы милләт, дип мактанучы, әмма ул язганча да яши белмәгән татар халкын, Аллаһның боерыкларын үтәмичә, мәҗлесләр генә үткәреп яшәүне ислам дине дип уйлаучы-саташучы татар халкын кызганам.

Наҗия ВӘЛИУЛЛИНА.

Дин хакында уйлану , 3.3 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии