- 21.12.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №50 (22 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
“БГ”да басылган Вәлиулла Якуп фикерләрен (31.03.2010) ифрат дәрәҗәдә зыянлы, урынсыз, дип саныйм. Тыныч яшәгән татар мөселманнары арасын бозарга чакыра ул. Хакимият органнары Вәлиулла әфәндене тыңлап, аңа суфиларча буйсынмаган мөселманнарны җәберләү юлына басса, бу хәл бездә Кавказ вәзгыятен тудырыр иде. Аңлавымча, Русия җитәкчелеге татар дөньясында андый хәл булуын теләми. Гомумән, илдә тотрыклылык урнаштырырга тырыша.
Д.Медведев сайлау алды тезисларында иң мөһим дип, түбәндәгеләрне үтәүне вәгъдә иткән иде: кешеләр иминлеген тәэмин итү, моңа шарт буларак гаделлеккә нигезләнгән хөкүмәт булдыру, көчле гражданлык җәмгыяте төзү, коррупцияне җиңү. Шөкер, ил Президенты үз вәгъдәләрен тормышка ашыру эшен алып бара. Нәтиҗәләр дә күренә.
Инде без ил халкына кушылып, бу программаны сайлаганбыз икән, аны гамәлгә куюга аяк чалмыйк, булышыйк. Ил законнарын бозарга чакырмыйк. Русиядә 125нче федераль закон гамәлдә. Ул РФ конституциясе һәм халыкара кануннар нигезендә язылган. Аның 3нче маддәсендә дин иреклеге турында сүз бара. Ислам динен Вәлиулла хәзрәт теләгәнчә түгел, ә Аллаһы һәм Аның Рәсүле кушканча аңлатучылар – тыелырга тиешле җинаятьчеләр түгел. Һәр кешенең ислам динен тотарга, аны дәгъват кылырга хакы бар. Ә менә гражданнарның конституцион хокукын кысу тыелган. Аның өчен җавапка тартырга юридик нигез бар.
Ислам динен ничек үтәргә кирәклеге хакында дәгъвәт бирү хакимияткә, хокук саклау органнарына йөкләтелмәгән, бу эш мөфтиләр вазифасы. Нигә кирәк намусы, аңы булган җитәкчеләрне закон бозмаган өчен шелтәләү? Аларда кешелек сыйфаты булган өченме?
Китаплар язарлык гыйлеме булгач, Вәлиулла Якуп бу фикерләрен ялгышып түгел, аңлы рәвештә әйтә. Шунлыктан максат аңа аңлатырга тырышу түгел, ә нәрсәнең нәрсә икәнен халыкка белдерү. Халыкка адашмас өчен, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) васыятен үтәп, ул калдырган ике нәрсәгә – Коръәнгә һәм Сөннәткә таяну, ориентир итеп аларны тану кирәклеген әйтү.
Ислам динендә оппонентны көч белән тыю каралмаган. Ни теләсә, шуны эшләргә көче җитсә дә, Аллаһы үз бәндәләрен аздыручы Иблисны юк итмәгән, калдырган. Ни өчен? Раббыбыз кешене җәмгыяви зат итеп бар кылган, җәмгыятьнең кануннарын куйган. Шушы кануннарны үтәп яшәү генә кешелекне һәр яктан прогресска алып барганын аңлатып, Коръән иңдергән. “Каршылыкларның бердәмлеге һәм көрәше прогрессның локомотивы”, – ди шул законнарның берсе.
Оппозиция, фикер иреге тыелган җәмгыять алга бара алмый. Аеруча Вәлиулла Якуп теләгәнчә конструктив фикер тыела. Ирек булып та, дин эшләребездә бер урында таптану шул сәбәптән.
Динебез бәхәс чишү юлының да иң хәерлесен күрсәтә. “Әй, сез иман китергәнсез. …Әгәр сез нәрсә турында булса да бәхәскә керсәгез, бу турыда Аллаһы һәм аның Рәсүленә әйтегез (мөрәҗәгать итегез Коръәнгә, Сөннәткә), әгәр сез Аллаһы һәм кыямәт көненә ышансагыз. Алай хәерлерәк һәм нәтиҗәгә ирешүгә яхшырак туры килә”. Сүрәнең 65нче аятендә дә сүз шул хакта.
Аллаһы бар, Пәйгамбәребез (с.г.в) бер. Шунлыктан алар сүзен судья итеп тану кешеләрне бер фикергә китерәчәгенә шөбһә юк. Ә менә төрле фән галимнәре, хакимият түрәләре фикерен ислам дине мәсьәләләрендә катгый дәлил итеп алу – ялгыш, бердәмлеккә түгел, таркалуга илтүче юл. Мөселман өммәтенең төркемнәргә бүленү сәбәбе – Мөхәммәт (с.г.в.) күрсәткән юлны тотасы урынга, төрле шәхесләрне артык бөекләп, кешеләр аңында аларны пәйгамбәрлек дәрәҗәсенә күтәреп, уйдырма дингә ияртеп, мөселманнарны ислам диненнән читкә кертеп җибәрү. Ә бит бу шәхесләр үзләре исән чакта да андый эшкә катгый каршы булган.
Дини мәсьәләләр хакында дәгъватне теләсә кем бирергә тиеш түгел. Элеккеге галимнәр әйткән: “Фәтвәне өч төрле кеше: Коръән Кәрим гыйлемендә оста кеше; низаг өзәргә мәҗбүр булган әмир; үз өстенә үзе үти алмаслык эш йөкләүче ахмак кына ала. Ибн Сирин хәзрәтләре һәрвакыт: “Мин бу өч кешенең әүвәлге икесе түгел, өченчесе буласым килми”, – дип әйткән. Хәзер бездә фәтвә бирүчеләр чиктән ашты.
Мәхәлләдә фактларын бозып күрсәтеп, дәлилсез, логикага сыймаган мәгълүмат та күп. Мисал өчен, татарда үзен-үзе “ваһһаби” дип санаган мөселман юк, андый оешма да юк. Юк нәрсәне тыеп булмый. Шунлыктан аны кемгәдер тагарга туры килә. Бу эштә борынгы грек софистлары ысулы кулланыла. Алар кешене болай мыскыл иткән: “Югалтмаган нәрсәң синең үзеңдәме? Үзеңдә. Син мөгезеңне югалтмадыңмы? Югалтмадың. Димәк, син мөгезле. Кәҗә!” Бичара кеше башын капшап карый. Мөгез юк. Әмма сүз белән дәлилли алмый. Бик сирәге генә софистны әңгәмәнең башына кайтара һәм: “Юк нәрсәне югалтып буламы соң, ахмак”, – дип, өстен чыга. Кем авызыннан чыкканга карамастан, исламга каршы сүз һөҗүменең барысы да бер калыптан, шушы принципта төзелгән. Максаты – тәкъва мөселманнарын җәмәгатьчелеккә, хакимияткә мөгезле итеп сурәтләү.
“Согуд Гарәбстаны – ваһһабилар иле, ваһһабилар хәнәфиләрне мөселманга санамый”, – дигән фикер әйтә В.Якуп. Миллионлаган хәнәфиләр Мәккәгә хаҗга бара, көндәлек аралаша. Аларга берәр вакыт: “Сез мөселман түгел. Килмәгез монда”, – дип әйткәннәре бармы?! Андый хәл булганы юк. Хәнәфит Шәймиевка ваһһабилар короле зур премия бирде түгелме? Аны да ваһһабилар хәрәкәтендә санаргамы?
Динне хөрмәт иткән хакимият башлыкларын, ислам диненең потенциалын дөрес бәяләгән хокук саклау органнары вәкилләрен “сатлык җаннар” дип игълан итү, русча әйтсәк: “ни в какие ворота не лезет”. Нинди хезмәт булуга карамастан, кеше хак юлга баса икән, яманны яхшыдан үзе аера башлый икән, ул инде вазифасын үтәгәндә, коррупциягә аумый. Аллаһы ризалыгыннан мәхрүм калудан курка. Афәт килү түгел бу күренеш. Кемгә төртеп күрсәтсәләр, шуны җәберләсә, менә бу хәл – афәт. Хезмәткәрләрдә кеше сыйфаты юклыгын күрсәтә.
Мөселманнар 2009 елда балалар өчен лагерь оештырган иде. Бәлки, Вәлиулла Якупны бу хәл кайгыга салгандыр.
Лагерьның уңай нәтиҗәләре күп булды. Шуларның бер кечкенә мисалын гына китерик. Лагерьга йөргән бер баланың гаиләсендә әти-әнисе арасында даими низаг чыгып тора икән. Әхлак дәресләре бу балага шулкадәр тәэсир иткән, көннәрнең берсендә кабат тавыш купкач, бала ата-анасы янына килеп баса да: “Җитте, туктагыз. Мин сезнең җәһәннәмгә керүегезне теләмим. Моннан соң сезнең арада тавыш чыкмасын”, – ди һәм нәрсәнең нәрсә икәнен аңлатып та бирә. Үз чиратында ата-ана күңеленә бу сабыйның ихлас сүзе шулхәтле үтеп керә: ике арада ихтирам урнаша, тавыш бетә. Баланың әтисе район башлыгына килеп, елый-елый лагерь оештыручыларга рәхмәт әйтә.
Күрәбез: бу лагерьдә В.Якуп уйлаганча, сугышчылар әзерләмәгәннәр, тискәре күренешләр белән көрәшчеләр тәрбияләмәгәннәр. Шунлыктан аңлы җитәкче, органнарның аңлы хезмәткәрләре мондый эшне ник хупламасын? Алар җәмгыятькә әхлак нормаларын урнаштырырга омтылган мөселманнарда үзләрендә булышчы күрәләр.
Хәзер урынлымы-юкмы, Әбү Хәнифә мәсхәбен торгызыйк дип, ассызыкларга яраталар. Ә бит Әбү Хәнифә дин алып килмәгән, Ислам динен аңлатучы бөек галим булган. Ул Аллаһы сүзен, Пәйгамбәребез сүзен үзенекеннән өстен куйган. Пәйгамбәрлек дәгъват итмәгән. Аллаһыга, аның Рәсүленә иман китергән хак мөселман булган. Һәр мәсхәбтән аерым дин ясарга, аларны бер-берсенә каршы куярга нигә кирәк?
“Динне нәкъ ата-бабаларыбыз тотканча гына үтик”, – дигән дәгъват белән дә ислам дине белән мөселман-татар җәмгыятен икесен бер нәрсә итеп санаудан килә. Чынбарлыкта ислам дине Аллаһы тарафыннан Мөхәммәд (с.г.в.) аша иңдерелгән илаһи әмерләр һәм тыюлар. Ул диннең принциплары Коръәндә, Сөннәттә саклана, ниндидер бер халыкның ата-бабасы гамәлендә түгел. Мөселман халыклар – ислам диненең үзе түгел, ә аның чагылышы. Ислам дине таләпләрен ничек үтәүгә карап, динне я дөрес, я бозып сурәтлиләр.
Билгеле булганча, мөселман сәләф заманыннан соң ислам диненнән читләшә башлый. Бу процесс татарны да читтә калдырмыйча, хәзерге этник мөселман хәленә китергән. Дөньякүләм алганда, мондый тискәре күренеш башлануында монархия, диктатура сәбәп булган.
Хәзерге заман җәмгыяте белемле. Коръәнне, Сөнәтне юлбашчы итеп, хак юлны табарга сәләтле. Әмма таба алмый, бездәге дин эшләренә коррупция урнашу аяк чала. Ни өчен? Чөнки ислам динендә коррупциягә урын юк. Бу дин вөҗданга нигезләнгән. Шунлыктан динне үзгәртеп, аны хәзер урнашкан хәлгә яраклаштыру эше алып барыла. Заманында монархия дә шул юлдан барган.
Мөселман кеше: “Халыкны ислам диненнән читләштерергә омтылучылар юкка чыксын!” – дип тели алмый. Аллаһы аларга да үз урыннарын билгеләгән. Динебез хәтта кешенең иң явыз дошманы булган шайтан юк ителсен дип, дога кылырга өйрәтми, шайтан вәсвәсәсеннән Аллаһыга сыгынамын, дип әйтергә куша. Без дә бу теләктә булыйк.
Әмма дога кылып кына, мәсьәлә хәл ителми. Гамәлен күрү – шарт. Бар бит безнең дин галимнәребез, калебе саф фикер ияләребез. Аңлатсыннар иде халыкка ислам диненә реформа тиеш түгеллеген. Аңыбызны, күңелебезне реформалап, ислам диненә кайту кирәкмәгәнлеген. Җавапсыз калдырмасыннар иде динебезгә булган һөҗүмнәрне. Салих пәйгамбәр хәленә калмасак иде. “Салих пәйгамбәрнең дөясен бер яки ике генә кеше үтергән хәлдә, Аллаһы Тәгалә ни өчен кавемне һәлак итте?” – дип сораучыларга Хәсән Бари: “Чөнки башкалар шуңа риза булып торды”, – дип җавап биргән.
Безнең Диния нәзарәтләрен кайберәүләр репрессив орган итәргә тырыша. Турысын әйткәндә, хәзер аларның җитәкчелеген сайлауда муллалар декорация вазифасын үтәргә мәҗбүр, ә мөселманнар катнашмый. Мәгънә бармы андый нәзарәтләр булуда? Ислам динендә иерархия корылмаган. Мөселман белән Аллаһы арасында арадашчы юк һәм илаһы бар. Ә халыклар арасына Үзенең әминнәре итеп Аллаһы Тәгалә галимнәрне билгеләгән. Алар һәм гыйлем мөселманнар белән идарә итүче, аларны берләштерүче. Бу принциплар бездәге кебек хәлләр тумасын өчен куелган.
125нче федераль закон да мәхәлләләрнең бәйсез булуын рөхсәт итә. Нәзарәтләрнең диктатыннан котылу максатыннан, мәхәлләләр андый чарага барырга мәҗбүр булырлар. Вәлиулла Якупның эшчәнлеге дә мондый адымга өстәмә этәргеч булып тора. Беренче чиратта, бу хәрәкәтне “Казанский мөфтият”кә караган чит төбәк мөселманнары башлар. Бу хәл, һичшиксез, диндә Казанның абруен киметү.
Камил ӘХӘТОВ.
Киров өлкәсе, Малмыж районы.
Комментарии