- 21.11.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №46 (15 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Язсаң, сүз, төртсәң күз чыга, дигәндәй, мин тагын кулыма каләм алдым әле. «Безнең гәҗит»тә мәрхүмә Хәния Фәрхинең кырыгында флешмоб (абау, ничек ямьсез яңгырый!) белән искә алдылар дигән мәкаләне укыгач (№37, 13 сентябрь, 2017), үз фикеремне язып җибәрергә булдым. Мондый мәгънәсез гамәлләребезне татарлар да эшли башлады бит, ә, җәмәгать! Кемгә иярәбез? Урысларгамы? Алар бит үз диннәрен, гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклый. Ә безнекеләр? Танылган җырчыбыз Хәния Фәрхинең кырыгын үзебезнең гореф-гадәтләр буенча, матур итеп Коръән укытып искә алып үткәрсәләр ярамас идеме? Нәрсәгә ул безгә флешмоб? Җыр бит ул җир астында яткан әрвахларга барып җитми. Аларга дога кирәк, дога! Җырлагыз сез, искә алыгыз, ләкин нәкъ җидесенә, кырыгына туры китереп түгел. Гореф-гадәт бетсә, дин дә бетә. Алар бит берсен-берсе саклап килделәр. Минем, шәхсән, мондый гамәлләрне күңелем кабул итми. Бигайбә, әгәр дөрес уйламасам, гафу итүегезне сорыйм.
Христиан динендәге халыкның кайбер кылган гамәлләре (бигрәк тә кешене күмгәндә, аны искә алу көннәрендә) безнең башка сыймаслык бит.
Узган гасырның 80нче еллары. Минем Коми АССРның Инта шәһәрендә эшләгән вакыт. Беркөнне безнең оешмада бергә эшләгән коми егетен җирләргә бардык (христиан динендәге кеше). Җыелган халык зиратка кереп, кабер казырга тотынганчы аракы эчә башлады. Кабернең яртысы казылып беткәнче, 5-6сы исереп аудылар. Мин бу хәлгә шаккаттым. Ул вакытта аракыны мин дә эчә идем анысы. Ләкин зиратта, кабер өстендә бусы инде артык. Болар мине кыстап, аракыны авызга салмакчы булалар. Мин бик ачуланып, боларны ташлап кайтып киттем. Күмәргә дә, кырыгына да бармадым. Ә мәрхүмнең кырыгында, эчеп алгач, җырлаша башлаганнар, аннары эт урынына сугышып таралышканнар. Безнең татарлар уздырган флешмобларда да шундый хәлләр булмас дип, кем кистереп әйтә ала?
Икенче очрак. 1960нчы еллар башында дип истә калган. Минем туган авылым Буа районы Кильдураз авылыннан ерак түгел Фролово дигән урыс авылы урнашкан. Андагы чиркәү совет чорында да эшләвеннән туктамады. Менә шунда күрше Чуашстан авылларыннан үзләренең бәйрәмнәрендә чуаш хатыннары балаларын ияртеп, җәяүләп, берәр атнага баралар иде. Юллары безнең авыл һәм Зөя күпере аша уза. Бер елны шуларны аръякка чыгармас өчен күперне бүлеп куйганнар. Колхоз рәисе, парторг, авыл куштаннары тезелешеп басканнар. Шунда нәрсә булды дисезме? Бу хатыннар балалары белән бергә (араларында ирләр булганын хәтерләмим) Зөягә ташланып, йөзеп чыга башлады. Ә ул вакытта Зөя елгасы бик тирән, чөнки бездән түбәндә ГЭС бар иде. Берсе генә дә кире борылып кайтып китмәде. Менә нинди халык, үз диннәрен, гореф-гадәтләрен ничек кенә булса да югалтмаска тырышалар.
Аның каравы, бу колхоз рәисе эшләгән чорда нинди генә афәтләр, фаҗигаләр булмады. Шушы күпердән сөт ташучы трактор белән өч кеше елгага егылып төште. Бәхеткә, исән калдылар үзе. Шушы ук күпердән сыер савучы бер апа егылып төшеп үлде. Тимер юл кичүендә бер трактор поезд астына керде. Бәхеткә, ул вакытта да тракторчы исән калды, пассажир поезды да рельслардан чыкмады, ләкин кузгалып китә алмыйча бик озак торды. Фермадан чыгып киткән 42 тана поезд астына кереп, туралып үлде. Кырдагы иген су астында калды һәм тагын әллә нәрсәләр… Чуаш хатыннарының каргап китүләрен ишетүчеләр булган.
Ә без, флюгер кебек, җил каян иссә, бигрәк тә «югарыдан искән җил» булса, кыйблабызны шунда ук үзгәртәбез. Әй, татарлар! Уяныгыз инде, йоклаган килеш упкынга барып төшәбез бит.
Динебезгә кайтыйк, балаларны укытыйк, үзебезнең гореф-гадәтләрне саклап калыйк. Нигә безгә ятларга иярергә? «Аларга» да тимик, «алар» үзләренчә, без үзебезчә яшик. Барыбызга да җир җитә, илебез иркен, күңелебез дә иркен булсын. Бу дөньяның өч кенә көнлек икәнен онытмасак иде.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре
Комментарии